Презентация, доклад на тему Татар әдәбиятыннан презентация Г.Тукай . Аның иҗатында хезмәт темасы

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна

Слайд 1Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк

булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта
Килгән чакта җиргә җылы май.
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез
Безнең күңелләрдә син, Тукай!
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез
Йөрәкләрдә— Тукай эзләре!

Республикабызның президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев: "Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!"— диде.
Тарих бик күп исемнәрне белә,Бөек шәхесләргә дөнья бай. Сәнгать дөньясында маяк булып,Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!Чал Иделдә

Слайд 2Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске

стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

АРЧА РАЙОНЫ КУШЛАВЫЧ АВЫЛЫ

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла

Слайд 3КАРАҢГЫДА ЯЛТЫРАДЫ ДА ЮЛ КҮРСӘТТЕ

БАШКАЛАРГА.










Бәләкәй Габдулланы Өчиледәге бабасы Зиннәтуллага кайтаралар. Монда ул ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

КАРАҢГЫДА ЯЛТЫРАДЫ ДА ЮЛ КҮРСӘТТЕ

Слайд 4 УРАЛЬСК ЧОРЫ
.
Белемгә

сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.
УРАЛЬСК ЧОРЫ. Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп

Слайд 5 КАЗАН ЧОРЫ 1907

ЕЛНЫҢ САРЫ ЯФРАКЛАР БЕЛӘН ТҮШӘЛГӘН КАЗАН УРАМЫНА АТЛЫ ПОВОЗКАГА УТЫРЫП ТУКАЙ КИЛЕП КЕРӘ. ШУШЫ ЕЛНЫҢ КӨЗЕННӘН ТУКАЙНЫҢ КАЗАН ЧОРЫ — ХАЛКЫНА, ВАТАНЫНА ШИГЪРИ СҮЗЕН ӘЙТЕР ӨЧЕН БИРЕЛГӘН БИШ ЕЛ ДА СИГЕЗ АЙЛЫК ДӘВЕРЕ БАШЛАНА.

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый

КАЗАН ЧОРЫ  1907 ЕЛНЫҢ САРЫ

Слайд 6 ТУКАЙНЫҢ

ДУСЛАРЫ

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй..


ТУКАЙНЫҢ ДУСЛАРЫ   Казанда Тукай яңа

Слайд 7ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫ-КАЗАНДА ҺӘМ КЫРЛАЙДА

ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫ-КАЗАНДА ҺӘМ КЫРЛАЙДА

Слайд 8Казан шәһәрендә Тукайга куелган һәйкәлләр.
ТУКАЙНЫ ОНЫТМЫЙЛАР



Казан шәһәрендә Тукайга куелган һәйкәлләр.     ТУКАЙНЫ ОНЫТМЫЙЛАР

Слайд 9ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫНДА

ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫНДА

Слайд 10ҮЗЕ ҮЛСӘ ДӘ, ЭЗЕ САКЛАНА!
Киттең, Тукай,
Үттең, Тукай,
Йөрәкләрне яндырып,
Иңрәде ил,
Тетрәде җир,
Каплады

кара болыт.

Дип язган казах шагыйре Сырбай Мәүленов

ҮЗЕ ҮЛСӘ ДӘ, ЭЗЕ САКЛАНА!Киттең, Тукай,Үттең, Тукай,Йөрәкләрне яндырып,Иңрәде ил, Тетрәде җир,Каплады кара болыт.Дип язган казах шагыйре Сырбай

Слайд 11 ТЕСТ

БИРЕМНӘРЕ:

1. Г.Тукай туган авыл? (Өчиле,Кушлавыч, Кырлай, Җаек)
2. Тукай туган авыл кайсы районга керә?(Биектау, Арча, Әтнә,Балтач)
3. Тукай әнисенең исеме ничек?(Саҗидә, Газизә, Мәмдүдә, Зөһрә)
4. Тукай әтисенең исеме ничек?(Сәгъди, Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтвәли, Зиннәтулла)
5. Өчиледәге бабасы кем?(Мөхәммәтвәли, Зиннәтулла, Галиәсгар, Бәдретдин)
6. «Бу…? Авылы минем дөньяга күзем ачылган урын…» (Кушлавыч, Кырлай, Өчиле, Сосна)
7. Мәдрәсәдә Тукай остазының исеме?(Камил, Мотыйгулла, Әхмәтша, Гайнетдин)
8. Тукай укыган «Мотыйгия» мәдрәсәсе кайда урнашкан? (Казан,Уральск, Кырлай, Минзәлә)
9. Ничәнче елда Тукай соңгы мәртәбә Казанга килә? (1907, 1912, 1900, 1905)
10. Казанда Тукай яшәгән кунакханәнең исеме? (Щетинкин номерлары, «Амур», «Болгар», Колесников номерлары)

ТЕСТ БИРЕМНӘРЕ:1. Г.Тукай туган авыл? (Өчиле,Кушлавыч, Кырлай,

Слайд 12Нинди шигырь-әкиятләрдән?

Нинди шигырь-әкиятләрдән?

Слайд 13

ЭШКӘ ӨНДӘҮ

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И сабыйлар, Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә-эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

ЭШКӘ ӨНДӘҮЗур бәхетләр сызганып эшкә

Слайд 14

ЭШ

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә көн.
Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң, тынарсың җомга көн.
Күр ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,
көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!


Иҗтиһад итсәң-тырышсаң

ЭШТынма,

Слайд 15 БӘХЕТЛЕ

БАЛА.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
Уенга салмаса ихлас-менә бәхте аның шунда.
Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми., егылганнарга кул бирсә

Сүзлек эше:
1.Мөгаллим-учитель
2. Сабак-урок
3. Ихлас- внимание

БӘХЕТЛЕ БАЛА.Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел

Слайд 16

МӘКАЛЬЛӘР

1.Тырышкан табар, …

2. Хезмәте барның, …

3. Хезмәтенә күрә…

4. Белемсез берне егар, …

МӘКАЛЬЛӘР1.Тырышкан табар, …2.

Слайд 17 МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ ҖАВАПЛАРЫ.
1.Тырышкан табар, ташка кадак кагар

2. Хезмәте

барның, хөрмәте бар.

3. Хезмәтенә күрә хөрмәте.

4. Белемсез берне егар, белемле меңне егар.

МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ ҖАВАПЛАРЫ.1.Тырышкан табар, ташка кадак кагар2. Хезмәте барның, хөрмәте бар.3. Хезмәтенә күрә хөрмәте.4.

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть