Презентация, доклад на тему Синтаксик бәйләнеш төрләре, 7 сыйныф

Содержание

Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булаларТезүле бәйләнеш булганда, сүзләр һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйча киләләр. Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүз (җөмлә) икенче сүзгә (җөмләгә) ияреп, буйсынып килә

Слайд 1Cинтаксик бәйләнеш төрләре

Cинтаксик бәйләнеш төрләре

Слайд 2Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булалар
Тезүле бәйләнеш булганда, сүзләр

һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйча киләләр.

Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүз (җөмлә) икенче сүзгә (җөмләгә) ияреп, буйсынып килә

Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булаларТезүле бәйләнеш булганда, сүзләр һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар,

Слайд 3Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша
1. Тезүче теркәгечләр (җыючы: һәм, вә,

да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер; каршы куючы: ә, ләкин, әмма, мәгәр, иллә, илләмәгәр, тик, бары, фәкать, исә, аның каравы; бүлүче: янә-янә, яисә, я, әле-әле, әллә-әллә): Укыдым һәм сөйләдем. Укыдым, ләкин сөйләмәдем.
2. Тезү интонациясе: Укыдым, сөйләдем.
3. Каршы кую интонациясе: Укыдым – аңламадым
Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша1. Тезүче теркәгечләр (җыючы: һәм, вә, да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер; каршы куючы:

Слайд 4Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була
хәбәрлекле мөнәсәбәт
ачыклаулы мөнәсәбәт

(төгәлләүле мөнәсәбәт)
аныклаулы мөнәсәбәт


Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт булахәбәрлекле мөнәсәбәтачыклаулы мөнәсәбәт (төгәлләүле мөнәсәбәт)аныклаулы мөнәсәбәт

Слайд 5
Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә

җөмлә барлыкка килә.
Мәсәлән, Без укыйбыз. Бүлмә якты. Китап өстәлдә. Каләм минеке.
Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә җөмлә барлыкка килә. Мәсәлән, Без укыйбыз.

Слайд 6Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр
Хәбәрлек кушымчалары: Мин укучымын.
Зат-сан, заман кушымчалары: Без

язабыз.
Сүз тәртибе: Көн матур.
-ныкы/-неке кушымчасы: Каләм сезнеке.
Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары: Китап өстәлдә.
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: Юл урман аша.
Хәбәр итү интонациясе: Әтием – табиб. Көз.


Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләрХәбәрлек кушымчалары: Мин укучымын.Зат-сан, заман кушымчалары: Без язабыз.Сүз тәртибе: Көн матур.-ныкы/-неке кушымчасы: Каләм

Слайд 7
Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә

барлыкка килә.
Китапханәгә бару, әнинең яулыгы, баргач күрү, көзге яңгыр, шул урам, кадерле әнием.
Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә барлыкка килә. Китапханәгә бару, әнинең яулыгы,

Слайд 8 Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр
Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан

төшү.
Фигыль формалары: әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту.
Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма.
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: урман аша бару.
Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.
Сүз тәртибе: матур көн.
Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау.

Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.Фигыль формалары: әйтсә килү,

Слайд 9
Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа аныклык,

өстәмә мәгълүмат бирә.
Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә аныклагыч формалаша.

Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа аныклык, өстәмә мәгълүмат бирә. Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә

Слайд 10Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чаралар
Аныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, хәтта,

һәрхәлдә, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге, аеруча, аерата, башлыча, тулырак әйткәндә, ачыграк әйткәндә, икенче төрле әйткәндә, башкача әйткәндә, киңрәк алсак, аерым алганда, җитмәсә, өстәвенә һ.б. Иртәгә, ягъни шимбә көнне, якташлар бәйрәме була.
2. Аныклау интонациясе. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә
Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чараларАныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, хәтта, һәрхәлдә, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге,

Слайд 11Истә тотыгыз!

Истә тотыгыз!

Слайд 12 Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал!
1. кеше холкын күзәт
2. телең

белән узма
3. әйткәндә сүзеңчә эшлә
4. йөрсәң күрерсең
5. матурны бизисе юк
6. белгәнне яраталар
7. этсез куян тотып булмас
8. абына-абына Бохарага җитәрсең
9. киемеңне бизәмә
10. сүздә мактанма
11. авызындагы тешенә бакма

А) белемең белән уз
Б) майны майлыйсы юк
В) белмәгәнне өйрәтәләр
Г) үзеңнекен төзәт
Д) акылыңны бизә
Е)эштә мактан
Ж)кулындагы эшенә бак
З) әйтмәгәндә уеңча эшлә
И)күрсәң белерсең
К) дуссыз гомер итеп булмас
Л) ялгыша-ялгыша галим булырсың

Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал! 1. кеше холкын күзәт2. телең белән узма3. әйткәндә сүзеңчә

Слайд 13Кирәкле бәйләүче чараларны кулланып, ике төркемдәге сүзләрне бер-берсе белән хәбәрлекле мөнәсәбәткә

кертеп языгыз

Үрнәк: Яңгыр ява.
Яңгыр, без, мин, көн, җиләк, кызлар, әнием, китап
Яву, күп, кояшлы, өстәлдә, укучы, табибә, килү, дуслар.
 

Кирәкле бәйләүче чараларны кулланып, ике төркемдәге сүзләрне бер-берсе белән хәбәрлекле мөнәсәбәткә кертеп языгызҮрнәк: Яңгыр ява.Яңгыр, без, мин,

Слайд 14Бирелгән җөмләләргә аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр өстәп языгыз
Мин яраткан җырны –

җырла әле!
Бездән ерак түгел, , әбием яши.
Мин апама – бүләк җибәрдем.
Дусларым, бигрәк тә , биергә яраталар.
Без, , күренекле рәссам Б.Урманче музеена бардык.


Бирелгән җөмләләргә аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр өстәп языгызМин яраткан җырны –

Слайд 15Үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләрне һәм җөмләләрне аерып языгы
1. – Сүзләрнең

тезүле бәйләнештә торуы
2. – Җөмләләрнең тезүле бәйләнештә торуы
Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган (М. Галиев) .
Бу тынгысыз, көйсез оныгыннан
И зарланды әби, зарланды (К. Булатова) .
Музыка тынды, халык залга керә башлады. (Ә. Еники) .
Күз күргән бөтен дөнья, әллә кайдан-кая баскычланып менгән таулар, киң басулар, үзән елга буйлап сузылган тигез болыннар - һәммәсе тирән ак кар белән төренгәннәр...(Г. Ибраһимов) .
Кайдадыр еракта кемдер курай уйный, һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала. (М. Әмир) .
Тагын җылылык, илаһи тынычлык килгәндәй булды (Т. Галиуллин).
Иллә һәр китап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә изгелеккә омтылу хисе уятты (М. Хәбибуллин) .
 

Үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләрне һәм җөмләләрне аерып языгы1. – Сүзләрнең тезүле бәйләнештә торуы2. – Җөмләләрнең тезүле

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть