Слайд 1
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Миңнуллинның
тормыш юлы
аның шигырьләрендә
Слайд 2
Free template from www.brainybetty.com
Безнең эшкә тарих бәя салыр,
Әманәтнең бездә изгесе.
Безнең кулда
милләт киләчәге,
Сабыйларның күңел көзгесе.
Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый -җырлый гармун уйнаганын.
Р.Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан Республикасы Илеш районы Шәммәт авылында дөньяга килә. Әтисе Мөгаллим тирә — якка даны таралган гармунчы була.Роберт Миңнуллин әтисе турында : « Гармун уйнап. Җырлап, елап утырган чакларын хәтерлим әле», - дип яза.Ул, әтисенә багышлап, «Әткәй моңы» дигән шигырь иҗат итә..
Слайд 3Шагыйрь әнисе Гөлҗәүһәр белән
Ләкин әтисе
бик яшьләй үлеп китә. Безнең сөекле шагыйребезгә ул чакта нибары 11 яшь кенә була.Берсеннән — берсе яшь 5 бала әнисе кулына кала. Ул 5 баласының җанын гына саклап калмаган, күкрәк сөте , изге догалары белән туган телебезгә , моңыбызга, туган җиребезгә сүнмәс — сүрелмәс мәхәббәт иңдергән
Әнисе турында Роберт Миңнуллин менә болай дип язды:
Күзләре -гел җәүһәр –
Һәр сүзе- мең гәүһәр!!
Йөзләре- гөл ,җәүһәр,
Ә үзе-Гөлҗәүһәр!
Слайд 4
Free template from www.brainybetty.com
Без әнкәйнең
биш шатлыгы идек
Берегез-Фән!
Берегез -Рим!
Горур булыйк,
энекәшләр,
Без кемнән ким?!
Сез бар чакта , Әнкәй тыныч,
Мин дә тыныч,
Сезнең кебек ирләр бар да
Ил дә тыныч!
Слайд 5Син һаман сер...
Роберт Миңнуллин тормыш иптәше Клара белән
Гомер буе сине сөйдем...
Син
һаман сер, син -тылсым.
Син бит миңа , миңа гына
Насыйп булгансың...
Булсын!
Минем кебекләр , әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми...
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкмим.
Слайд 6
Free template from www.brainybetty.com
Минем кадерлеләрем
Алар белән рәхәт миңа ,
Алар барда
җылырак.
Мин дә шулар төсле малай-
Яшем генә олырак.
Алар белән гомеребез
Бәхетлерәк, татлырак.
Мин дә шулар төсле бала –
Яшем генә олырак
Балалары Алмаз һәм Таңсылу белән
Слайд 7
Free template from www.brainybetty.com
Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да
талантлы татар
Р. Миңнуллин - журналист, дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар “Казан утлары” журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, “Сабантуй” газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-1999 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкара.
1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда Татарстан Югары Советы Президиумы әгьзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылары союзы идарәсе, 1995 елдан - “Сабантуй” газетасының шеф редакторы булып эшли.
Слайд 8
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Миңнуллинын эшләгән эш урыннары
Слайд 9
Free template from www.brainybetty.com
Син халкыңның үз шагыйре,
Үз халкыңның даны...
Болай гына- җиңел
генә
Яулап булмый аны.
Дәрәҗәле исемнәре
Муса Җәлил исемендәге премия иясе
Абдулла Алиш исемендәге премия иясе
“Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы
өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы
диплом белән бүләкләнде.
“Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Слайд 10
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Минңуллин –балалар язучысы
Слайд 11
Free template from www.brainybetty.com
Аның турында остазлары
“Роберт Миңнуллин беренче китабын “Бәхетле булыгыз”
дип атаган иде. Теләге нәшрият капусы ачылган чакка туры килгәндер: бик күп укучыларын бәхетле итте ул. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды.. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аны белмәгән татар баласы юктыр., - дип яза аның остазы Шәүкәт Галиев.
Е Г Р А М М А
« Исәнмесез , дуслар! Белеп торам : сез шигырь яратасыз.Ә шигырьне чын күңелдән сөючеләр беркайчан да начар була алмый, чөнки шигърият күңелләрне яктыртып җибәрә, тормышыбызга ямь өсти. Музыка, сәнгать, шигърият белән мавыгучы балаларның , кызларныың тәртип бозганын , яманлык эшләгәнен күргәнегез бармы сезнең? Юктыр, мөгаен!.Әйбәт кешеләрнең үзләренә дә әйбәтлек кенә эшлисе килеп тора. Шуңа күрә мин сезгә- әйбәт малайларга — кызлырга- шигырьләремне , җырларымны бүләк итәм. Укыгыз, җырлагыз, уйланыгыз, елмаегыз, яме!
Роберт Миңнуллин.
Слайд 13
Free template from www.brainybetty.com
Китап – күңел көзгесе
Слайд 14
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Миңнуллинга багышланган китаплар.
Слайд 15
Free template from www.brainybetty.com
Никто не любит читать скучные книги, пусть даже
они очень полезные и умные. Роберт Миннуллин пишет весело и интересно… Но поэт в своих стихах не только развлекает, но и учит. Стихи Роберта мне кажется, звучат, как курай - сладкоголосая свирель- вплетающая свою мелодию в богатую талантами татарской поэзии.
Сергей
Михалков
Слайд 16
Free template from www.brainybetty.com
Кроссворд
1. Үзе ямь-яшел ,тәнеңне аннан ерак яшер.
(Кычыткан. "Талбишек",.)
2.
Кулы юк, балчык ташый Балтасы юк, өй ясый.
(Карлыгач. "Алма бабай".)
3. Сумка тотып керәләр, белем алып чыгалар.
(Мәктәп. "Күчтәнәч".))
Һичберкайчан сөйләшми ул, ләкин һәркем аңлый телен.
Олы дими, кече дими, бирә ул безгә белем.
(Китап. "Күчтәнәч".)
5. Кешеләр нидән көлә?
(Кызык. "Күчтәнәч''121 бит)
6. Вертикаль буенча: Алмаз.
Слайд 17 Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль
өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк- гарьлек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул- зур фидакарьлек!
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк,
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк!
Слайд 18
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Миңнуллин иҗатын беләбезме?
1.Р. Миңнуллинның туган елы:
а) 1932;
б)
1948;
в) 1954;
2. Шагыйрьнең кызы һәм малаеның исемнәре:
а) Илдар, Гөлназ;
б) Рөстәм, Язилә;
в) Алмаз, Таңсылу.
3. Кайсы китап Р. Миңнуллинныкы:
а) "Гөлбакча";
б) "Күчтәнәч";
в) "Кирлемән".
4. Шагыйрьнең туган көне:
а) 1 август;
б) 17 сентябрь;
г) 29 октябрь.
5. Р. Миңнуллинның туган ягы:
а) Башкортстан;
б) Үзбәкстан; г) Татарстан.
Слайд 19МИНМЕ?
Күкрәгемдә гомер буе
Минме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да
йөртәчәкмен –
Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен –
Әле тир дә кипмәгән!
Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен –
Ялга вакыт җитмәгән.
Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен –
Гомер әле үтмәгән!
Слайд 20
Free template from www.brainybetty.com
Укучыларыма
Кемгә әйбәт шагыйрьдер мин,
Кемнәргәдер…пүчтәк.
Тик шигырьне берәүгә дә
Мин
укытмыйм көчләп.
Сезнең мине яратканны
Мин бит белеп торам.
Мин үзем дә, мин үзем дә
Сез дип үлеп торам.
Калыр миннән тик әйбәтлек,
Калыр, бәлки җырым .
Үтмәгәндер, бетмәгәндер
Әле минем чорым.
Сез булганда язам әле,
Яна әле күңел.
Сездән башка мин беркем дә,
Мин беркем дә түгел!