Презентация, доклад выступления Универсаль уку гамәлләре

Аңлатма Универсаль уку гамәлләре дигән төшенчә (термин) киң һәм тар мәгънәдә кулланыла. Беренче очракта ул белем алуга осталык, ягъни баланың иҗтимагый тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү нәтиҗәсендә үзүсешкә һәм үз-үзен

Слайд 1Универсаль уку гамәлләре
Татар теле һәм уку дәресләрендә
Җәләлиева Л. Р. Татар теле

һәм әдәбият укытучысы
Универсаль уку гамәлләреТатар теле һәм уку дәресләрендәҖәләлиева Л. Р. Татар теле һәм әдәбият укытучысы

Слайд 2Аңлатма
Универсаль уку гамәлләре дигән

төшенчә (термин) киң һәм тар мәгънәдә кулланыла. Беренче очракта ул белем алуга осталык, ягъни баланың иҗтимагый тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү нәтиҗәсендә үзүсешкә һәм үз-үзен камилләштерүгә сәләтле булуын аңлата. Таррак (психологик термин буларак) мәгънәдә бу төшенчәне уку эшчәнлеге алымнарының җыелмасы дип аңлатырга мөмкин. Бу уку гамәлләре җыелмасы балага яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә һәм төрле осталыкларга, шул исәптән уку процессын оештыру осталыгына да, ия булырга мөмкинлек бирә.
Универсаль уку гамәлләре, гомумиләштерелгән гамәлләр буларак, укучыларга төрле фәннәр өлкәсендә, уку эшчәнлегенең эчке төзелешендә (аның максатчыл юнәлгәнлегендә, кыйммәти-мәгънәви һәм аерым стадияләренең, баскычларының үзенчәлекләрен билгеләүдә) дөрес юнәлеш алырга мөмкинлек ачалар. Шулай итеп, белем алуга осталык уку эшчәнлегенең барлык компонентларын да бик яхшы үзләштерүне таләп итә. Бу компонентлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
1) танып белү һәм белем алу файдасына дәлилләр (мотивлар);
2) уку эшчәнлегенең максаты;
3) уку эшчәнлегенең бурычлары;
4) уку гамәлләре һәм уку эшчәнлегенең аерым баскычлары, эш-хәрәкәтләре (тиешле юнәлеш алу, материалны үзгәртеп кору, нәтиҗәне тикшерү һәм бәяләү).
Белем алуда осталык – фәннәрне нәтиҗәле үзләштерүнең, осталык һәм компетенцияләрнең, дөнья турында күзаллау тудыруның, үз шәхесеңә әхлакый үрнәк сайлый белүнең төп шарты.
Аңлатма       Универсаль уку гамәлләре дигән төшенчә (термин) киң һәм тар мәгънәдә

Слайд 3Универсаль уку гамәлләренең функцияләре
-

универсаль уку гамәлләре балага уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкарырга, аның максатын куя белергә, шул максатка ирешү өчен тиешле алымнар һәм чаралар сайларга, эшчәнлекнең барышын күзәтеп барырга һәм нәтиҗәләрен объектив бәяләргә мөмкинлекләр тудыра;
- шәхеснең гармонияле үсеше һәм аның өзлексез белем алуга хәзерлеге нигезендә тормышта үз урынын табуына шартлар тудыра; белемнәрне уңышлы үзләштерүне, өйрәнелә торган фән өлкәсендә осталык, күнекмәләргә ия булуны тәэмин итә.
Уку гамәлләре универсаль: алар аерым фәннәр өстендә тора, төрле фәннәрне өйрәнүне системага берләштерә, бер фәндәге гамәлләр башка фәннәрне өйрәнүгә күчерелә ала; гомуммәдәни, шәхси һәм танып белүдә үсеш һәм шәхеснең үзүсешен, белем бирү процессының барлык баскычларында дәвамчанлык, күчүчәнлек булдыра; махсус фән эчтәлегенә карамастан, баланың һәртөрле эшчәнлеген оештыру һәм тәртипкә салуның нигезе булып тора. Универсаль уку гамәлләре – уку эчтәлеген үзләштерүнең һәм балаларның психологик сәләтләрен үстерүнең ышанычлы шарты.
Белем бирүне эшчәнлеккә таянып оештыру түбәндәге бурычларны хәл иткәндә тормышка ашырыла:
- белем һәм тәрбия бирүнең төп нәтиҗәләрен шәхес сыйфатларының һәм универсаль уку гамәлләренең формалашып җитүенә карап билгеләү;
- уку һәм белем бирү эчтәлеген тиешле фән өлкәләренең нигезендә яткан белемнәргә йөз тотып төзү;
- белем бирү баскычларының һәркайсында универсаль уку гамәлләренең функцияләрен, эчтәлеген һәм эчке төзелешен ачыклау;
- универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны тәэмин итәрлек бурычлар системасы төзү һәм аларны хәл итүдә укучыларга дөрес юнәлеш бирү.
Универсаль уку гамәлләренең функцияләре       - универсаль уку гамәлләре балага уку эшчәнлеген

Слайд 4Гамәл төшенчәсе турында искәрмә
алым

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл
гамәл гамәл гамәл
гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

Материал белән танышканда, бер үк терминның төрле сүзтезмәләрдә төрле мәгънәдә кулланылуына юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, анализ, синтез, чагыштыру, исбатлау акыл эшчәнлеге алымы да, универсаль уку гамәле дә дип әйтелә. Бер ук вакытта чагыштыру акыл эшчәнлеге алымы да, танып белү алымы да булырга мөмкин.
Универсаль уку гамәлләре кысаларында гамәл төшенчәсе Е.И.Кабанова-Меллер хезмәтләренә нигезләнеп кулланыла: аның исбатлавынча, гамәл термины эшчәнлек алымының ваграк элементларын атый. Һәртөрле эшчәнлекне башкару алымын (ысулын, методын) гамәлләр исемлеге
рәвешендә күрсәтергә мөмкин.

У



гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

алым

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

ысул

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

гамәл гамәл гамәл гамәл

Гамәл төшенчәсе турында искәрмә   алымгамәл гамәл гамәл гамәл гамәлгамәл гамәл гамәлгамәл гамәл гамәл гамәл гамәл

Слайд 5Универсаль уку гамәлләренең төрләре
Универсаль уку гамәлләре составында белем

бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:








(шул исәптән үз
эшчәнлегеңне тәртипкә
сала белү – регулятив
гамәлләр)

Шәхескә
бәйле
гамәлләр

Юнәлеш
алуга
караган
гамәлләр

Танып
белү
гамәлләре

Комму-
никатив
гамәлләр

Универсаль уку гамәлләренең төрләре   Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок

Слайд 6Шәхескә караган гамәлләр
Шәхескә караган универсаль гамәлләр

укучыларны рухи-мәгънәви өлкәдә юнәлеш табарга өйрәтәләр (әхлак нормаларын белү, эш-кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштыру, үз тәртибеңә, эш-кыланышларыңа бәя биргәндә аның әхлакый аспектын аерып күрсәтү) һәм иҗтимагый рольләрдә, шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүен тәэмин итәләр.
Уку эшчәнлегендә шәхескә бәйле 3 төрле гамәл аерып күрсәтергә мөмкин:
- шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү;
- мәгънә барлыкка китерү: уку эшчәнлеге максаты һәм аның дәлилләре, ягъни укуның нәтиҗәсе һәм аның этәргече арасында, сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыру. Укучы үз-үзенә: ”Минем өчен укуның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”- дигән сорау куярга һәм аңа җавап бирергә тиеш;
- әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, шул исәптән үзләштерелгән эчтәлеккә, иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып, бәя бирү.

Шәхескә караган гамәлләр     Шәхескә караган универсаль гамәлләр укучыларны рухи-мәгънәви өлкәдә юнәлеш табарга өйрәтәләр

Слайд 7Регулятив (юнәлеш бирү, тәртип кертү, планлылык) гамәлләр

Регулятив гамәлләр балаларга үзләренең уку эшчәнлеген оештыру мөмкинлеге бирә. Мондый гамәлләргә түбәндәгеләр керә:
- максат кую - үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;
- планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тотып, ике арадагы максатларның
эзлеклелеген билгеләү; план төзү һәм эш-хәрәкәтләрнең тәртибен билгеләү;
- прогноз кую – көтелгән нәтиҗәне, белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, вакытын алдан сиземләү;
- тикшерү – бирелгән үрнәктән тайпылыш яки аермалык булу-булмавын ачыклау максатыннан эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон, үрнәк белән чагыштыру;
- коррекция – башкарылган эш, аның нәтиҗәсе үрнәк белән туры килмәгәндә, планга һәм эш алымына тиешле өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү;
- бәяләү – үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;
- үзрегуляция – көч һәм энергияне туплау, ихтыяр көче кую (дәлилләр бәрелеше булган очракта кирәклесен сайлау), каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Регулятив (юнәлеш бирү, тәртип кертү, планлылык) гамәлләр        Регулятив гамәлләр балаларга

Слайд 8Танып белү эшчәнлегенең универсаль гамәлләре
Танып белүнең универсаль гамәлләре гомумуку,

логик, проблема кую һәм аны чишү гамәлләрен
берләштерә.
Гомумуку универсаль гамәлләре:
- танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү;
- кирәкле информацияне эзләп табу һәм аерып чыгару; информацион эзләү алымнарын, шул исәптән
компьютер чараларын, куллану;
- белемнәрне структуралау, ягъни өлеш-кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу;
- уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру;
- конкрет шартлар даирәсендә бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау;
- рефлексия – эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм
нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү;
- текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга
ирешү; төрле жанрдагы текстларны тыңлаганда кирәкле мәгълүматны аерып алу; төп һәм икенчел
мәгълүматларны билгеләү; төрле стильдәге текстларда ориентлашу һәм аларны зиһенгә алу;
массакүләм информация чараларының телен аңлау һәм тиешенчә бәяләү.
Танып белүнең универсаль гамәлләре арасында аерым бер төркем – тамга-символик гамәлләр бар:
- модельләштерү – сиземләү аша кабул ителә торган объектны, аңа хас төп сыйфатларны күрсәтеп,
модель формасына күчерү (киңлек-график яисә тамга-символик);
- билгеле фән өлкәсендәге гомуми закончалыкларны ачыклау максатыннан әзер модельне үзгәртү.

Танып белү эшчәнлегенең универсаль гамәлләре   Танып белүнең универсаль гамәлләре гомумуку, логик, проблема кую һәм аны

Слайд 9 Танып белү эшчәнлегенең универсаль гамәлләре (дәвамы)
Логик универсаль уку гамәлләре:
- анализ –

төп һәм мөһим булмаган билгеләрен аерып алу өчен, объектны тикшерү;
- синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар өстәү;
- объектларны чагыштыру, төркемләү, классификацияләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;
- төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару;
- сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау;
- фикер йөртүнең логик чылбырын тезү;
- исбатлау;
- гипотеза әйтү һәм аны дәлилләү.
Проблема кую һәм аны чишү:
- проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
- иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу.
Танып белү эшчәнлегенең универсаль гамәлләре (дәвамы) Логик универсаль уку гамәлләре:- анализ – төп һәм мөһим

Слайд 10Коммуникатив гамәлләр
Коммуникатив гамәлләр җәмгыятькә

мөнәсәбәтле осталык һәм башка кешеләрнең (әңгәмәдәш, хезмәттәш) позицияләрен исәпкә алуны тәэмин итә; тыңлый белү һәм диалогка керү; проблемаларны бергәләп тикшерүдә катнашу; яшьтәшләр төркеменә кушыла алу һәм алар, өлкәннәр белән бердәм хәрәкәт, хезмәттәшлек итә алу осталыгы булдыра.
Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:
- укытучы һәм сыйныфташлар белән укуда хезмәттәшлекне планлаштыру – максатын, катнашучыларның функцияләрен, алымнарын билгеләү;
- сораулар кую – информация эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек;
- конфликтларны чишү – проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;
- әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү – аның гамәлләрен күзәтү, төзәтү һәм бәяләү;
- аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; тел грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп, монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;
Белем бирү процессы баланың уку эшчәнлеге эчтәлеген һәм сыйфатларын билгели һәм шул рәвешле универсаль уку гамәлләренең иң якындагы үсеш зонасын (“югары норма”га туры килгән үсеш дәрәҗәсен һәм сыйфатларын) билгели.

Коммуникатив гамәлләр        Коммуникатив гамәлләр җәмгыятькә мөнәсәбәтле осталык һәм башка кешеләрнең

Слайд 114. Универсаль уку гамәлләренең формалашып җитүен бәяләү критерийлары
-

универсаль уку гамәлләренең яшь/психология норматив таләпләренә ярашканлыгы;
- универсаль уку гамәлләренең алдан билгеләнгән таләпләргә туры килүе.
Укучыларның яшенә һәм психологиясенә караган норматив таләпләр һәр универсаль уку гамәленең үсешендәге билгеле стадияне исәптә тотып куела.
Гамәлләрнең түбәндәге үзенчәлекләре бәяләнә:
- гамәлнең башкарылу дәрәҗәсе (формасы),
- тулылыгы (җентеклелеге),
- нигезле булуы (логик төзеклек),
- аңлы рәвештә эшләнгәнлеге (аңлап җиткерелгәнлеге),
- гомумиләштерелгәнлеге,
- тәнкыйди булуы һәм үзләштерелгәнлеге (П.Я.Гальперин).

4. Универсаль уку гамәлләренең формалашып җитүен бәяләү критерийлары    - универсаль уку гамәлләренең яшь/психология норматив

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть