Слайд 1«Кем күбрәк белә?» уены.Бердәм республика тестына әзерләнү: сочинение һәм изложение язуны
кабатлау
Слайд 2ДӘРЕСНЕ ӘЗЕРЛӘДЕ: СӘЛӘХЕТДИНОВА ЮЛИАНА АЛЕКСЕЙ КЫЗЫ- ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ
«Кем
күбрәк белә?» уены.Бердәм республика тестына әзерләнү: сочинение һәм изложение язуны кабатлау
Слайд 3Максаты:
1.Бердәм дәүләт тестына әзерлек эшен алып бару:кыска изложение,
сочинение язу өстендә эшне дәвам итү;тел белеменең төрле тармаклары өстендә эшләп белемнәрне камильлщштерү;
2.Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү, югары уку йортларында уңышлы белем алуга әзерләү.
3.Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.
4.Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру;
5. әниләргә карата хөрмәт хисен арттыру.
Слайд 9( Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән алынган " Аналар күңеле сизгез" текстын өйрәнеп,
аңлап килергә , текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә иде.
Слайд 10Икесендә дә уртак тема: "Ана белән бала мөнәсәбәте" темасы яктыртыла)
Слайд 11
Аналар күңеле сизгер
1)-Анаң безне сөймәде, иргә китте... 2)Ул сине кыйнарга әйтә
икән... 3)Яшь әнкәң безне сөя...
4)Менә ул вакытларда , анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
5)Ул анасыннан бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам”дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
7)Ул яшьрәк вакытында:
-Син минем анам түгел!- ди иде.
8)Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.
10)-Мокай килгән, битенә көл бәр!
Слайд 1211)-Әйдә!...
12)Болар һәммәсе – яшь вакытында ... 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер
аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде...
15)Төш вакыты узган, буран һаман дулый... 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.
17) -Ярты юлны килгәнбездер?-диде Мостафа.
18)-Артык булыр...19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр...20)Сагынган булыр...дүрт ел бит!
21) -Егерме ел.. Ләкин...бүген кайтасымны белми ул...
22) Карт бераз уйга калды.
23) -Аналар белә ...алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...-диде
24) Мостафа эндәшмәде.25)Ул бабайның “төзәп торалар” дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер ...26)Юк! 27)Гаепне “сизәргә” ул гына җитмәс. 28)Юкса, җаннары баланы күзәтәме икән?
Слайд 131 .Нәрсә ул сочинение-фикерләмә?
(Сочинение-фикерләмә билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст.
Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш.)
Слайд 142.Гадәти сочинение- фикерләмәдә ничә элементның булуы таләп ителә һәм алар ниндиләр
?
(1.тезис 2.аргументлар (укылган тексттан дәлилләр, мисаллар)
3.нәтиҗә.)
Слайд 16Сочинениенең кереш, төп, йомгак өлешен язу турында сез нәрсә беләсез?
"Сорауны һәм
җавапны бергә берләштер"
Слайд 171нче бирем- сочинение язу турында гомуми сораулар.
2 бирем- кереш өлешкә караган
сораулар.
3 бирем- төп өлешкә караган сораулар.
Биремнәр һәр командага бер үк.
Слайд 181 .Нәрсә ул сочинение-фикерләмә?
(Сочинение-фикерләмә билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст.
Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш.)
Слайд 192.Гадәти сочинение- фикерләмәдә ничә элементның булуы таләп ителә һәм алар ниндиләр
?
(1.тезис 2.аргументлар (укылган тексттан дәлилләр, мисаллар)
3.нәтиҗә.)
Слайд 203. Ә нәрсә соң ул проблема?
Проблема- текстта автор күтәреп чыга торган
мөһим мәсьәлә. Күп очракта, текстта берничә мәсьәлә була.
Слайд 214. Нәрсә соң ул автор позициясе?
Автор позициясе- авторның теге яки
бу проблема буенча фикер йөртеп, бер нәтиҗәгә килүе.
Слайд 225.Сочинениенең төп өлешен язар өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Төп өлештә
текстагы төп теманы ачарга кирәк. Бу өлеш текст белән эшләүдән гыйбарәт. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу мөһим.
Төп өлеш бездән авторның әйтергә теләгән фикерен ачуны сорый.
Слайд 236. 3 нче өлешен язганда нәрсә күздә тотылырга тиеш?
Бу өлештә нәтиҗә
ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш..
Слайд 241.Кереш өлештә нәрсә эшләнергә тиеш?
Теманы билгеләү,исбатланырга тиешле фикерне табу, текстта
күтәрелгән проблеманы күрсәтү.
Слайд 252.Бу текстта исбатланырга тиешле фикер нинди?
Әниләрне һәрвакыт яратып, хөрмәт итеп,
саклап торырга кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын.
Слайд 263. Әнисе Мостафаны яратамы? Без моны текстнын кайсы өлешендэ күрәбез?
Әнисенең бишек
янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам” дип уздырганын күрәбез.
Слайд 274. Автор нинди теманы яктырткан?
Автор ”Аналарның балаларга мәхәббәте” темасын яктырткан.
Слайд 285.Бирелгән текстта иң мөһиме кайсы мәсьәлә ?
Ана белән бала мөнәсәбәте.
Слайд 296.Бу текстта күтәрелгән проблема әхлакый төргә карый. Нәрсә ул әхлак?
Әхлак- үз-үзеңне
тиешле нормада тоту күнекмәләре, ягъни кешелеклелек, әдәплелек, әти-әниләргә ,өлкәннәргә карата хөрмәт дигәнне аңлата.
Слайд 311.Автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?
Мостафаның анасыннан бизүе өчен газап чигүенә
Слайд 322. Мостафаны бигрәк тә нәрсә борчый, шомландыра, ул нәрсәне ассызыклап үтә?
Мостафаның
зур үскәч тә әнисеннән гафу үтенмәве
Слайд 333. Автор нинди проблеманы күтәрә?
Ана белән бала мөнәсәбәте проблемасы
Слайд 344. Бу проблема бүгенге көндә дә актуальмы?
Актуаль, чөнки һәрбер кешенең әнисе
бар, кемнеңдер әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы, ә кемнекедер начар... Ләкин, кызганычка каршы, беребез дә бу якты дөньяда күпме яшисебезне белмибез. Бу проблема мәңгелек.
Слайд 355.Ни өчен бу проблема автор өчен мөһим соң? Исегезгә төшерегез.
Чөнки
Шәриф Камал да 16 яшендә кырыс холыклы әтисе белән ачуланышып, әнисеннән аерылып, өеннән чыгып китә. Ә аның әнисе бик тә йомшак холыклы, юаш хатын була.
Слайд 366. Ана белән бала мөнәсәбәте проблемасын ачканда, автор төп нинди фикерне
алга сөрә?
Автор фикере: балаларның аналары алдында булган бурычларын вакытында башкару, соңга калмау. әти-әниләргә үзләре исән чагында ук хөрмәт күрсәтү, аларны кадерләү, рәнҗетмәскә кирәклекне аңлау.
Слайд 37
1)«Кыска изложение язганда нәрсәләрне белергә кирәк?
Изложениене беренче тапкыр тыңлаганнан соң һәм
икенче тапкыр тыңлаганнан соң нинди гамәлләрне башкарырга кирәк?
2) "Рәсемнәр ярдәмендә текст сөйли беләсезме?"
Слайд 38Кыска (җыйнакландырылган) изложение – билгеле бер күләмдә сүзләр жыелмасы ярдәмендә, автор
стилен саклап һәм төп текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение.
Бу очракта авторның төп фикере, вакыйгалар тәртибе, геройларның холкы үзгәрешсез, төгәл тасвирланырга тиеш. Кыска изложение форма ягыннан төгәл, эчтәлеге ягыннан тулы булырга тиеш.
Слайд 39Текстның темасын ачыклау. Текстта сүзнең кем яки нәрсә турында баруын билгеләгез.
Бу очракта сезгә текстның исеме, анда еш кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.
Тексттан төп фикерне, идеяны табу. У һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” дигән сорауларга җавап табу текстның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.
Слайд 40Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклау. Әлеге эш төре текстны җыйнакландырганда
ярдәм итә.Җыйнакландырылган текстта да автор стилен саклау мәҗбүри.
Текстның микротемаларын ачыклау һәм язу өчен план төзү.Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Ләкин микротема белән абзацны тәңгәлләштерергә ярамый.Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер берсенә бәйле булалар.
Слайд 41ТЕКСТНЫ КЫСКАРТУ АЛЫМНАРЫ
Төшереп калдыру
кереш сүзләр
тиңдәш кисәкләр;
кабатлаулар;
бер типтагы мисаллар;
риторик сораулар һәм
өндәүләр;
цитаталар;
автор фикеренә кагылмаган детальләр;
аңлатмалар;
фикер йөртүләр;
тасвирламалар;
эчтәлекне аңлауга комачауламаган сүзләр, җөмләләр.
Слайд 42БЕРЛӘШТЕРҮ АЛЫМЫ
өстәлмәләр һәм күзаллаулы баш килештәге сүзләр;
бер фикерне ачыклаган җөмләләр рәте;
җөмлә
кисәкләрен;
конкрет фактлар, вакыйгалар.
Слайд 43АЛМАШТЫРУ АЛЫМЫ
Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән;
Кушма җөмләне гади җөмлә белән;
Җөмлә өлешләрен
яки берничә гади җөмләне төп фикер белән;
туры сөйләмне кыек сөйләм белән;
текст өлешләрен бер җөмлә белән;
җөмлә өлешләрен алмашлык белән и т.д.
Слайд 4414 яшемдә әни мине педучилищега бирде.
Слайд 47Әни минем таныклыгымны алып гариза яздырта.
Слайд 51Әни яхшы укуымны тели, мин яхшы укырга тиеш.
Слайд 59«Буранда» хикәясеннән алынган текст өстендә эш”
Слайд 60"Зирәкләр"
1-3 җөмләләрдән 2 зат тартым белән төрләнгән исемне табыгыз.
7-10 җөмләләрдән
чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.
"Тапкырлар"
4 җөмләдән кереш сүзне табыгыз.
7-10 җөмләләрдән боерык фигылне табыгыз.
Слайд 61Аналар күңеле сизгер
1)-Анаң безне сөймәде, иргә китте... 2)Ул сине кыйнарга әйтә
икән... 3)Яшь әнкәң безне сөя...
4)Менә ул вакытларда , анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
5)Ул анасыннан бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам”дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
7)Ул яшьрәк вакытында:
-Син минем анам түгел!- ди иде.
8)Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.
10)-Мокай килгән, битенә көл бәр!
Слайд 6211)-Әйдә!...
12)Болар һәммәсе – яшь вакытында ... 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер
аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгаләмәсе өчен иде...
15)Төш вакыты узган, буран һаман дулый... 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.
17) -Ярты юлны килгәнбездер?-диде Мостафа.
18)-Артык булыр...19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр...20)Сагынган булыр...дүрт ел бит!
21) -Егерме ел.. Ләкин...бүген кайтасымны белми ул...
22) Карт бераз уйга калды.
23) -Аналар белә ...алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...-диде
24) Мостафа эндәшмәде.25)Ул бабайның “төзәп торалар” дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер ...26)Юк! 27)Гаепне “сизәргә” ул гына җитмәс. 28)Юкса, җаннары баланы күзәтәме икән?
Слайд 634 тур.”Фонетиканы яхшы беләсезме”?
Слайд 64“Сүздән сүз ясау” Тамашачылар ярышы.
. Ә хәзер, әйдәгез, озын гына бер
сүздән яңа сүзләр ясап карыйк. Ничә сүз ясый алырбыз икән?
алачбка сүзеннән яңа сүзләр ясыйбыз.
Слайд 65Сораулар:
1. ә,э,ө,ү,и, сузыклары нинди сузыклар?
Нечкә сузыклар
2. у,ү,ө,о, сузыклары нинди сузыклар?
Иренләшкән сузык.
3.
м, н, н - нинди авазлар?
Борын авазлары.
4. п, к тартыклары сүз ахырында килеп, алардан соң сузыкка башланган кушымча килсә, бу авазларда нинди үзгәреш була?
п,к – яңгыраулаша.
5. Ильяс сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?
5 хәреф, 5 аваз
6. а, ы, у,о нинди сузыклар?
калын сузыклар
Слайд 66
7. Татар телендә кушымчалар ничә вариантта була?
Берничә
8. Нәрсә ул сузыклар гармониясе?
Сүздәге
сузыкларның я калын, я нечкә генә әйтелүе.
9. Яшь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?
3 хәреф,3 аваз.
10. Татар телендә тартыкларның нечкә яки калын икәнен ничек беләбез?
Алар янындагы сузыкларга карап.
11. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?
Әйтелешкә карап.
12.Сузык авазга тәмамланган иҗек нинди иҗек була?
Ачык иҗек.
Слайд 674 тур. “Лексикологияне яхшы беләсезме?”
Слайд 681.Әйтем кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Юл газабы- гүр газабы, диләр.
2.Картлык та үзен нык
сиздерә.
3.әнә шул кендек җебе тарта булса кирәк аны.
4.Туган нигезегезне ташлап, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрмәгез!
Слайд 692.Гади сөйләм сүзе кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Мин тиз генә урамга атылып чыктым.
2.Чишмә
бөтенләй капланган улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән.
3.Шул вакытта чишмә тынып калды, аңа кагылучы булмады.
4.Менә сине дә бик күп кешеләр көтә бит ... чишмә!
Слайд 703.Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Һәркемне эшкә киткәндә озатып, кайтканда каршы алып
хәлен сорашмый калмый ул.
2.Безнең район да артта калган дип ишеттем әле...
3.Тагын әллә ниләр күз алдына килә Бибигайшә әбинең...
4.Кош булып кош туган иләренә кайтуына сөенеп бетә алмый, адәм баласы ничек җирсемәсен дә ничек моңсуланмасын?..
Слайд 714.Күчерелмә мәгьнәле сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Күз чагылырлык зәңгәр күккә карап уйланам.
2.Өрфия
болытлар җил уңаена агыла да агыла.
3.Шул болытларга ияреп,әллә кайларга китәсе, онытыласы килә.
4. Авыр болытлар елап туктагач, күк йөзе аязып, күңелдә шатлык уяна.
Слайд 725.Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Әнә безнең өй түрендә үзебез утырткан өрәнгеләр,
кайттыгызмы дип, каршы чыккан.
2.Әти белән әни утырткан алмагачларны күршеләр кисеп ташлаган.
3. Әнием, көзләр җиткәч, ул алмаларны, чиләкләп җыеп, балаларга үзе өләшә иде бит.
4. Кендек каны тамган нигез һәрберебез өчен мәңгелек.
Слайд 736.Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Күрше малае, ата-анасының фатихасын алмыйча, читкә чыгып
китте.
2.Сигез елдан кайтып төште бала.
3.Бераздан тагын китте күрше егете.
4. Карт атасы белән анасы капка төпләренә чыгып, озак кул изәп, озатып калдылар үзен.
Слайд 747.Рус теленнән кергән алынма сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Үз аяклары белән,үз аңнарында
көлешә -көлешә кайтып киттеләр.
2.Үлем палатасында яткан Самат янына каты авыру Тамасны керткәннән соң, чираттагы анализ вакытында ук кан үзенең яшәүгә омтылышын, тормышка дәртен сиздергән булган.
Слайд 75
8.Рус теле аша кергән алынмалар кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Шуларны ашый- ашый, малайларның
иреннәре иске бияләй кадәр булып күпереп бетә.
2.Урманның байлыгы, аның бетмәс-төкәнмәс төрлелеге авыл баласы өчен шәһәрнең музейларын да, паркларын да, стадионеарын да алыштыра.
Слайд 769.Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1. Ә без кеше кадәр кеше үзе
табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез.
2.Мәсәлән, бакчачылар, ат караучылар,озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигатькә якынрак яшәүчеләр, гадәттә, сабыр, гадел, күркәм холыклы, һәр җан иясенә ярдәм кулын сузарга әзер торучы, иркен күңелле, мәрхәмәтле кеше булалар.
Слайд 7710.Антонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1.Күзләребез ялгыш гына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны
аска иябез.
2.Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли.
Слайд 786 тур. “Морфология һәм сүз ясалышы"
Слайд 79Сорау
1. Ялгызлык исемнәр нинди хәрефтән башлана?
2. Урын – вакыт килешенең кушымчалары?
3.
Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
4. Рәвеш нигездә җөмләнең нинди кисәге булып килә?
5. Мин, син, без, ул,сез, алар нинди алмашлыклар?
6.Көнозын, берсүзсез, быел, бүген- нинди рәвешләр?
7. Яңа сүз ясый торган кушымчалар ничек дип атала?
8. Ләкин,ә, бәлки, әмма, фәкать, тик,- нинди теркәгечләр?
9. Сыйфат белән ачыкланып килгән исем ничек дип атала?
10. Тартым, килеш, зат-сан кушымчалары нинди кушымчалар дип атала?
11. Сыйфат сыйфатланмыштан башка кулланганда нишли?
12. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?
Слайд 80Сорау
1. Ясалма сүзләр ничек ясала?
2. Кушма сүзләр ничек ясала?
3.Хикәя фигыль, шарт
фигыль, сыйфат фигыльләр затланышлымы, затланышсызмы?
4. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кушымчалары.
5.Кушма сүз һәрвакыт кушылып языламы?
6. Кушымчалар сүздә ничек ясала?
7. Берничә сүз бер-бер артлы тезелеп нинди сүз ясала?
8. Боерык фигыль нинди мәгънә белдерә?
9. Аваз ияртеме нәрсә белдерә?
10. Бәйлекләрнең мөстәкыйль(өстәмә) мәгънәләре бармы?
11. Күп, аз, байтак, озак рәвешләре нинди төркемчәгә керә?
12. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?