Презентация, доклад по татарской литературе на тему Биография и творчество Шайхзада Бабича

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсән авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында ала. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич Казакъстан далаларында укытып йөри,

Слайд 1Шайхзада Бабич (1895-1919)

Шайхзада Бабич (1895-1919)

Слайд 2Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы)

Әсән авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында ала. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич Казакъстан далаларында укытып йөри, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсән авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир

Слайд 31911 елның көзендә исә Шәехзадә Уфа шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы

«Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган «Эләктергеч», «Парлакъ» исемле кулъязма журналларда актив языша. «Шура» журналына яза башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулый.

1911 елның көзендә исә Шәехзадә Уфа шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр

Слайд 41916 елда, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Бабич бер ел Троицк шәһәрендә мөгаллим

булып эшли. Февраль революциясен ул шунда каршылый.

1917 елның җәен Бабич Уфа шәһәрендә үткәрә, аннары «Кармак» журналының чакыруы буенча Оренбургка күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Нәкъ шул вакытларда Оренбургта буржуаз милләтчеләр тарафыннан төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Шәехзадә Бабич Октябрь инкыйлабы һәм ватандашлар сугышы чорында башкорт милләтчелегенә бирелә, Зәки Вәлидинең контрреволюцион «Башкорт хекумәте»нә теләктәшлек күрсәтә, хәтта анда эшләшеп тә йөри. Ләкин илдәге революцион вакыйгалар барышында ул үзенең милләтчелек карашларының ялгыш икәнлеген, аларның хезмәт халкы мәнфәгатьләре белән уртаклыгы булмаганлыгын аңлый һәм, 1919 елның февралендә үзенең «Башкорт халкына көйле хитаб» исемле мәгълүм шигырен яза.
1916 елда, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Бабич бер ел Троицк шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль революциясен ул шунда

Слайд 5Ләкин шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат

активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. 1919 елның 28 мартында ул, типография эшләре буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул гражданнар сугышы буталчыгында һәлак булган дигән мәгълүматлар бар.
Ләкин шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. 1919

Слайд 6Шәехзадә Бабич музее

Шәехзадә Бабич музее

Слайд 7Ш. Бабичның бюсты ачылуы

Ш. Бабичның бюсты ачылуы

Слайд 8Беренче шигырьләрен Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза. Матбугатта аның шигырьләре инде

1913 елда күрелә башлый. Шуннан соң Бабичның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, өч-дүрт ел эчендә ул үзен нечкә хисле лирик һәм үткен телле сатирик шагыйрь итеп таныта. Февраль революциясен ул «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый.
Кыска гына гомере эчендә Шәехзадә Бабич бай һәм үзенчәлекле шигъри мирас калдыра. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның шигырьләре камил эшләнгән, алар нәфислеге, ритмик музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге ягыннан сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. 1916—1917 еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы.
Беренче шигырьләрен Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза. Матбугатта аның шигырьләре инде 1913 елда күрелә башлый. Шуннан соң

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть