Слайд 1Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
МУСА
ҖӘЛИЛ- ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ
Төзеде: Югары категоряле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нуриева Рәмзия Фарваз кызы
Түбән Кама
2015 ел
Слайд 2“... Үлгәндә дә йөрәк тугры
калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә
багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма...”
М.Җәлил, 1941 г.
Слайд 3
1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында дөньяга килә.
Җәлилов
Муса
Мостафа улы -
татар халкының герой-шагыйре.
Слайд 51913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил
Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша.
Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.
Слайд 6 1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
1923
елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела.
1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга.
1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый.
1928 елда “Иптәшкә” дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.
Слайд 71932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының
җаваплы редакторы була.
1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый.
1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.
Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.
Слайд 81940-1941нче елларда Горький урамындагы
17нче йортта урнашкан
3 бүлмәле җыйнак кына фатирның
2 бүлмәсендә
Муса Җәлил хатыны Әминә, кызы Чулпан белән яшәгән.
Слайд 9 Җәлилләр гаиләсенең дүрт буыны: Чулпан, Миша, Татьяна, Әминә
Слайд 10 Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә.
Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 нче елда аның “Тупчы анты” дигән җыентыгы басылып чыга.
1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, Муса Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.
Слайд 11 Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе.
Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза:
Мин тез чукмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Меңен түгел, бары йөзең генә
Юк итәлдем синең сыңарның.
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп гафу сорармын.
( «Катыйль» шигыре).
Катыйль- “палач” сүзен аңлата.
Слайд 12Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин
аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
Слайд 13
1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен
үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Сонгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
(“Җырларым” шигыреннән өзек)
Слайд 15 Этажеркада
1937нче елда
Муса Җәлилнең
үзе исән чакта ясалган
бюсты куелган. Аның авторы Г.Тимербулатов.
Слайд 16
Өстәлдә - язу әсбаплары:
пресс-папье, кәгазь кисү өчен пычак, карандаш савыты;
кызы Чулпан белән бергә төшкән фоторәсеме.
Язу өстәле
М.Җәлил 1935 елны Мәскәүдән сатып алган.
Слайд 17Китап шкафы
Муса Җәлилнең шәхси китапханәсен туплаган китап шкафы.
Китапханәдә татар язучыларының, Пушкин, Лермонтов, Некрасов кебек рус классикларының әсәрләре, сүзлекләр, әдәби энциклопедия, музыка сәнгате буенча китаплар тупланган.
Слайд 18Кунак бүлмәсе
Бүлмә уртасында – зур түгәрәк өстәл.
Өстәлдә фотоальбом ята. Фоторәсемнәрне 1937-41нче елларда М.Җәлил үзе урнаштырган. Карават янындагы тумбочка өстендә шагыйрьнең кулъязмалары куелган.
Слайд 19Шагыйрьнең туган көнендә “Төп нөсхә күргәзмәсе көне” уздырыла. Анда фашист тоткынлыгында
язылган “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләре куела.
Слайд 21 Советлар Союзы Герое
1956 елда Югары Совет Президиумы указы
белән Бөек Ватан сугышында немец фашистларына каршы күрсәткән батырлыклары өчен бирелә.
Слайд 22
Ленин премиясе лауреаты
1957 елда СССР министрлар советы карары
нигезендә “Моабит дәфтәрләре” исемле шигырьләр циклы өчен бирелә.
Слайд 23Халкыбыз Муса Җәлил исемен мәңгеләштерде
Слайд 26Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
Слайд 27"Җәлил" операсыннан күренеш (Н.Җиһанов музыкасы, Ә.Фәйзи сүзләре)
Слайд 29Х.Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы (1954)
Слайд 30Муса Җәлилгә Казан шәһәрендә 1966 елда куелган һәйкәл (В.Е.Цигаль)
Слайд 31Мостафа авылында
Муса Җәлилгә куелган
һәйкәл (скульптор Н.Петина)
Татарстанның Сарман районындагы
Җәлил поселогында Муса Җәлилгә куелган һәйкәл
Слайд 33Муса Җәлил китаплары 60тан артык телгә тәрҗемә ителгән