Слайд 1Фонетика
Фонетика – тел белеменең бер бүлеге, ул авазларны, аларның кушылмаларын, аваз
үзгәрешләрен өйрәнә.
Аваз(звук,фонема) – сөйләмнең таркалмый торган иң кечкенә берәмлеге
Хәзерге татар телендә 12 сузык, 28 тартык (аваз)фонема бар:
Слайд 2Авазлар сузыкларга һәм тартыкларга бүленәләр.
Сузык авазлар: [а] [ә] [у] [ү] [о][ө]
[ы] [э] [и] [ō] [ы] [э]
Тартык авазлар [б] [п] [в] [w] [м] [ф] [д] [т] [н] [ң] [с] [з] [х] [һ] [ч] [ш] [щ] [ж] [җ] [л] [р] [й] [к] [қ] [г] [ғ] [ء] [ц]
Хәрефләр авазларга билге булып йөри
Татар алфавитында 39 хәреф бар
9ы – сузык аваз хәрефләре,
3 хәреф – я, ю, е – икешәр аваз кушылмасын белдерә,
24е тартык авазларны белдерә
аваз белдерми торган ике махсус билге (ъ, ь) бар.
Слайд 3Сузык авазлар:
Нечкә сузыклар – алгы рәт сузыклары: [ә] [э] [ө] [ү]
[и] [э¯]
Калын сузыклар - арткы рәт сузыклары: [а] [ы] [о] [у] [ы¯] [ō]
Рәт гармониясе – сингармонизм(калын һәм нечкә сузыкларга кагыла) әби ләр, апа-лар
Иренләшкән сузыклар [у] [ү] [о] [ө] [ō]
Иренләшмәгән сузыклар [а] [ә] [и] [э] [ы] [ [э¯]
Ирен гармониясе (о-ы, ө-е сузыкларына кагыла) болыт[болот], колын[колон], төтен[төтөн], бөтен
[бөтөн]
Слайд 4Тартык авазлар
ясалу урыны буенча: үпкәдән килүче һава агымына тоткарлык ясалган урынга
карап:
ирен-ирен [б] [п] [w] [м],
ирен-теш [ф] [в],
тел алды [д] [т] [ц] [с] [ч] [щ] [ш] [з] [ж] [җ] [н] [л] [р],
тел уртасы [й],
тел арты [к] [г],
кече тел (увуляр) [қ]ъ[гъ [х] [ң],
йоткылык (фарингаль) [һ],
бугаз (ларингаль) [ء].
Слайд 5яңгырау тартыклар(тавыш һәм шаудан тора)[б] [в] [д] [з] [ж] [җ] [г]
[гъ]
(парсыз) [р] [м] [й] [н] [ң] [л] [w]
саңгыраутартыклар (шаудан гына тора)[п] [ф] [т] [с] [ш] [ч] [к] [къ] (парсыз) [ц] [щ] [х] [һ] [’]
Слайд 6Иҗек
Иҗек – сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге. Ачык, ябык төрләре була.
Ябык
иҗек – тартык авазга,
Ачык иҗек – сузык авазга тәмамланган иҗек.
Татар телендә 8 иҗек калыбы бар .
Слайд 7Иҗек калыплары .
ачык иҗекләр: 1. С: а-та, ә-би, ө-мә, а-ла
2.
Т + С: ба-ла, ка-ла, са-та
3. Т + Т + С: ста-кан
ябык иҗекләр: 1. С + Т: ир, ат, аш, ал
2.Т + С + Т: таш-лар, бар-ган трак-тор, шкаф, трам-вай
3. С + Т + Т: ант, урт, әйт
4. Т + С + Т + Т: дүрт, тарт, шалт
5. Т + Т + С + Т: трак-тор, шкаф, трам-вай
(С - сузык; Т – тартык)