Слайд 4Сорауларга җавап бирегез
1. Сез чәчәкләр яратасызмы? Иң яраткан чәчәгегез нинди?
2. Ә
кыр чәчәчкләренә мөнәсәбәтегез ничек? Нинди чәчәк исемнәрен беләсез?
3. Ромашка, кыңгырау чәчәк, ташъяргыч үлән, әнис, кыр кашкарый үләне (кутыр үләне), йомшак аланчы (йомшак йогырт), болын күкбашы, кытыршы төймәбаш, дарулы песи үләне, өермә үләне (дүңгәләк) - бу чәчәкләр сезгә танышмы? Картинадан әлеге болын чәчәкләрен кайсыгыз табып күрсәтер?
4. Картинада рәссам нинди төсләрдән файдаланган? Нинди төсләрне аеруча күп кулланган? Ни өчен дип уйлыйсыз?
5. Бу картинада урман-кырларның, болыннарның бөтен матурлыгы тупланган. Аңа карагач, сездә нинди хисләр уяна?
6. Бу гүзәллекне ничек сакларга? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?
Слайд 6Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр
Чәчәк бәйләме, рәссам, гаҗәеп матур, искиткеч,
гүзәл, яшел дулкын булып утыру, киң болыннар, чәчәкле алан, саф һавалы иркен болын, чәчәкләргә күмелеп утыру, күңелгә рәхәтлек бирү, шифалы, файдалы, сихәт бирү, дәвалау үзлегенә ия, ак, сары, шәмәхә, кызыл, зәңгәр, ал, берсеннән-берсе матурлар, ярыша-ярыша сайраучы кошлар тавышы, хуш исле, аллы-гөлле чәчәкләр, күңелгә якын, чәчәкләр арасында йөргән кебек хис итү, урман аланнары, ашлык тулы басу-кырлар, күз алдына килеп басу, табигатьне саклау, тормышыбызны бизәү, матурлык.