Презентация, доклад по татарскому языку

Содержание

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.Үз-үзеңә бәя кую.II. Уку мәсьәләсен кую.К.Насыйриның "Китап-әт-тәрбия"сенең өченче тәрбиясендә болай диелә: "Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе - зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә бер нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр,

Слайд 1АКЫЛЛЫ КЕШЕ НИНДИ УЛ ҺӘМ НИЧЕК АКЫЛЛЫ БУЛЫРГА?  
Максат:
акыллы кеше турында

төшенчә формалаштыру, акыл­лы эшләр эшләргә өйрәтү. 
АКЫЛЛЫ КЕШЕ НИНДИ УЛ ҺӘМ НИЧЕК АКЫЛЛЫ БУЛЫРГА?   Максат: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыл­лы эшләр

Слайд 2I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.
К.Насыйриның "Китап-әт-тәрбия"сенең

өченче тәрбиясендә болай диелә: "Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе - зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә бер нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәт­ле бала иде. Әйтте: "Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшы­рак түгелме? һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә", - диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлеш­теләр, тәхсин (төзәтү) кыелыштылар... " Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмыйдыр".

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.Үз-үзеңә бәя кую.II. Уку мәсьәләсен кую.К.Насыйриның

Слайд 3Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
Акыллы һәм надан кешеләр

турында.
Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?
Зиһенле вә мәгърифәтле булу.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
Акыллы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турыңда.
Үз-үзеңә бәя кую.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:Хикәядә сүз нәрсә турында бара?Акыллы һәм надан кешеләр турында.Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?Зиһенле вә

Слайд 41нче бирем
Нинди кешене акыллы кеше дибез?
Аңчы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан,

үзен тота белә торган. - Акыллы студент дигәннәре безнең авыл егете Радик булып чыкты. Э.Әгьзәмов. Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. - Безгә дә кереп чык, акыллым.
Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган. - А кыллы ир-ат хатын-кызны беркайчан да рәнҗетмәс. В.Казыйханов. Кешенең тыш­кы кыяфәтенә карата: акыллылык сизелеп, күренеп, аңкып торган. -Аның акыллы күз карашы мине бер тынга әсир итте. В.Казыйханов.
Акынга муафыйк, акылга сыешлы, акылга туры килә тор­ган. -Акыллы эш. Акыллы сүз.
Үз-үзеңә бәя кую. 

III. Уку мәсьәләсен чишү. Төркемнәрдә тикшерегез:

1нче биремНинди кешене акыллы кеше дибез?Аңчы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган. - Акыллы

Слайд 5Акылны кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тап­кыр сүзләр беләсез?
Алтының белән

мактанма, акылын белән мактан. Акыллы кеше башка кешенен хатачарыннаи гыйбрәт алыр. Акыллы хезмә­тенә таяныр, ахмак - өметенә. Акыллы тәмугта да кирәк (абхаз). Нык акыллы кешенен дуслары сирәк була (япон). А кыл һәм ахмак­лык янәшә атлыйлар (африка). Акыл кирәк җирдә көч ярдәм итә аямый (еврей). Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый (адыгей). Кешенең акылы яшеннән тормый (таджик). А кыл кулларны да, аяк­ларны да коткара (литва) һ.б.
Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем

Акылны кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тап­кыр сүзләр беләсез?Алтының белән мактанма, акылын белән мактан. Акыллы кеше

Слайд 6Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
"Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә,

игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башкача әйтер сүзең бул-маса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк", - дигән Швейцариянең акыл иясе Иогани Лафатер. Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессингның фикеренә дә колак салмый булмый: "Бәхәс­ләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән". Борынгы кы­тайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, ди­гәннәр. Менә алар: "Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы ом­тылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дусла­ша белә, үз вакытында тыелып кала, шәраб артында артыгын сөйләшми".
Үз-үзеңә бәя кую.

Знче бирем

Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Слайд 74нче бирем
Укыган китапларыгыздан һәм караган фильмнарыгыздан нин­ди акыллы кешеләрне хәтерлисез?
Җаваплар. Үз-үзеңә

бәя кую.
 
5нче бирем
Үзегез яшәгән җирлектә, якын-тирәдә сез нинди акыллы ке­шеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла?
Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую.

4нче биремУкыган китапларыгыздан һәм караган фильмнарыгыздан нин­ди акыллы кешеләрне хәтерлисез?Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую. 5нче биремҮзегез яшәгән җирлектә, якын-тирәдә

Слайд 8"Сәләтле кеше - акыллы кеше, акыллы кеше - сәләтле кеше" дигән

билгеләмә белән килешәсезме?
Җаваплар.
Сәләте бар каты җиргә дә мамык кага ала, дигәннәр дагыс-танлылар. Моны ничек аңлыйсыз?
Җаваплар.
Борынгы фарсылар, мөлкәт байлык була алмый, тик сәләт кенә байлык, дигәннәр. Сез моның белән килешәсезме?
Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую.

7нче бирем


Слайд 9Борынгы кытайлылар билгеләвенчә, акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат - ныклы

омтылыш. Нәрсә ул "омтылыш"? Ныклы һәм йомшак омтылышны ничек аңлыйсыз?
Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган хәрәкәт. - Ул шүрлектән китап алыр өчен омтылыш ясады.
Нәрсәгә дә булса ирешергә, ия булырга омтылучанлык; ак­тив максат, ният, теләк. - Безнең быелгы омтылыш: барлык йортларны да газлы итү.
Уңышлы барып чыгуына тулы ышаныч булмавын аңлаган хәлдә, тәвәккәллек итеп, нәрсә дә булса башкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характерындагы башлангыч. - Иҗади үсеш технологиясен укытучыларга өйрәтү мак­сатында, институт галимнәре быел беренче омтылыш ясап карадылар.
Ныклы (каты) омтылыш - куелган максатка барып җитүдә да­ими һәм акыллы хәрәкәтләр ясаудан ирешелгән акыл сыйфаты.
Йомшак омтылыш - тиз үзгәреп торучан, кыска вакытлы акыл сыйфаты.
(Билгеләмәләр төркемнәрдә хор белән әйтелә, аннары һәркем эченнән кабатлый, бер-берсепә әйтеп карый.) Үз-үзеңә бәя кую.

8нче бирем

Борынгы кытайлылар билгеләвенчә, акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат - ныклы омтылыш. Нәрсә ул

Слайд 109нчы бирем (Мөстәкыйль эш).
Дәфтәрдә баганалап - сул якта ныклы, уң якта

йомшак омты-лышларыгызны языгыз.
(һәр төркемнән укучыларның җавабы тыңлана, тикшерелә.) Үз-үзеңә бәя кую.
10нчы бирем (Мөстәкыйль эш)
Үз күзәтүләрегездән чыгып, якыннарыгызның ныклы, матур омтылышларын языгыз. Алар - сезнең гаилә әгъзалары, туганнары­гыз, сыйныфташларыгыз һ.б.
Үз-үзеңә бәя кую.
11 нче бирем
- Укыган әдәбияттан, караган фильмнарыгыздан, тыңлаган теле-радиотапшырулардан ныклы омтылышлы персонажларны атагыз.
Үз-үзеңә бәя кую.
9нчы бирем (Мөстәкыйль эш).Дәфтәрдә баганалап - сул якта ныклы, уң якта йомшак омты-лышларыгызны языгыз.(һәр төркемнән укучыларның җавабы

Слайд 11Укытучы: сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Без бүген акыл сыйфатының

бер мөһим ягы - ныклы омтылышка ия булу турында гына сөйләштек. Кеше үз акылын үзе күнектерә. Бөек кешеләр һәрвакыт шулай эшләгәннәр. Аларның берсе дә бөек булып тумаган, моңа алар тәрбия аркасында гына ирешкән­нәр. Үзенең көндәлегендә атаклы рус язучысы Л.Н.Толстой үзе турында менә нәрсәләр язган: "Мин, барлык характерсыз кешеләр кебек үк, тотнаклы, тәвәккәл, төгәл кеше түгелмен, ахмак, масаючан, кызу канлымын. Мин тормышта кыю, җыйнак түгелмен һәм шул кадәр ялкаумын, тик яту минем өчен җиңеп чыга алмастай гадәткә әйләнеп бетте кебек".

12 нче бирем (Мөстәкыйль эш)

Укытучы: сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Без бүген акыл сыйфатының бер мөһим ягы - ныклы омтылышка

Слайд 12Л.Н.Толстой (тәрбиләү планы)
1. Билгеләнгән эшне, бернигә карамый, башкарып чыгарга.
2. Нәрсәне дә

булса онытсаң, аны китаптан карап искә төше- рергә түгел, бәлки үзеңә хәтерләргә тырышырга кирәк.
3. Акылны, бөтен булган көчне эшкә җигеп, даими эшләтергә.
Л.Н.Толстой (тәрбиләү планы)1. Билгеләнгән эшне, бернигә карамый, башкарып чыгарга.2. Нәрсәне дә булса онытсаң, аны китаптан карап искә

Слайд 13К.Д.Ушинский
Үзеңне тыныч тотарга, һич югында - тышкы яктан.
Сүздә һәм гамәлләрдә тугрылыклы

булырга.
Эшне унлап башкарырга.
Тәвәккәл булырга.
Кирәк-кирәкмәгәнгә үзен турында бер сүз дә дәшмәскә.
Вакытны юк-барга сарыф итмәскә, эшнең ни туры килсә, шунысын түгел, ә файдачысын башкарырга.
Акчаңны бар теләгән нәрсәгә түгел, бәлки бары кирәккә һәм үзеңне шатландырган нәрсәләргә генә тотарга.
Һәр кич саен үз гамәлләрен өчен үзеңә отчет бирергә.
Эшләнгән, эшләнә торган һәм эшләнәчәк эшләр өчен бер тапкыр да шапырынмаска.
К.Д.УшинскийҮзеңне тыныч тотарга, һич югында - тышкы яктан.Сүздә һәм гамәлләрдә тугрылыклы булырга.Эшне унлап башкарырга.Тәвәккәл булырга.Кирәк-кирәкмәгәнгә үзен турында

Слайд 14Атаклы философ һәм математик Пифагор
Алдагы көннәрдә күңелне төшермәстәй эшләрне генә эшлә.
Белмәгән

эшкә тотынма, әмма нәрсә белергә кирәк, шуңа өйрән.
Тән сәламәтлеген санга сукмый яшәмә.
Баплык артыннан кумыйча, гади итеп яшәргә өйрән.
Үткән көндәге кыланышларыңны тикшерми торып, йокың килсә дә, күзеңне йомма.
Атаклы философ һәм математик ПифагорАлдагы көннәрдә күңелне төшермәстәй эшләрне генә эшлә.Белмәгән эшкә тотынма, әмма нәрсә белергә кирәк,

Слайд 15А.П.Чехов
"Бу эштә (үз-үзеңне тәрбияләүдә - В.К.) көн-төн бертуктаусыз эшләп тору кирәк.

Монда һәр сәгать кадерле". Менә язучының хатынына язган хаттан бер өзек: "Син минем холкыма көнләшеп карыйм дип язасың. Шуны да онытма: тумыштан минем холкым кырыс, мин кызу канлымын һәм башкалар. Ләкин мин үземне тыярга өйрәндем, чөнки намуслы кешегә тезгенне бушатып яшәү һич тә килешми".
Үзендә ныклы омтылыш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбия­ләү планын язарга.

А.П.Чехов

Слайд 16IV. Рефлексия.
Бүгенге дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән?

Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес ошадымы? Кеше өчен үз-үзен тәрбияләү планының әһәмияте нәрсәдә?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V. Өйгә эш бирү.
Гаиләдә акыллы кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корыгыз. Нәселегездәге акыллы кешеләрне хәтерләгез.
"Ныклы омтылышлы кеше нинди ул?" дигән темага инша языгыз.

IV. Рефлексия.Бүгенге дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес

Слайд 17
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть