Презентация, доклад Муса Җәлил -герой шагыйрь

Содержание

Максат: 1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

Слайд 1Тәрбия дәресе: Муса Җәлил –Герой шагыйрь.
Автор :Сабирова Гульнара Раисовна
МБОУ «СОШ

№ 49» НОВО-САВИНОВСКОГО РАЙОНА ГОРОДА КАЗАНИ
Тәрбия дәресе: Муса Җәлил –Герой шагыйрь.Автор :Сабирова Гульнара РаисовнаМБОУ  «СОШ № 49» НОВО-САВИНОВСКОГО РАЙОНА ГОРОДА КАЗАНИ

Слайд 2 Максат:


1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;
2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

Максат:    1. Укучыларда шагыйрь иҗатына

Слайд 3 Эпиграф
“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр, Шигыремдәге изге антына

Бар җырымны илгә багышладым , Гомеремне дә бирәм халкыма.”

М.Җәлил
Эпиграф“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,  Шигыремдәге изге антына

Слайд 4Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил ( Муса Мостафа

улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөнььяга килә. 1913 нче елда Мусаның этисе Мостафа абзый,ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгелләнә башлый.

Оренбург өлкәсе.
Мостафа авылы.

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил  ( Муса Мостафа улы Җәлилов)  1906 нчы

Слайд 8 Муса Җәлил кызы Чулпан белән
ЧУЛПАНГА …
Без аталы-кызлы кавышырбыз
Яшь аралаш көлеп,

шатланып,
Һәм карарбыз илдә давылдан соң
Матурланып ал таң атканда.
1941, 19 август











Муса Җәлил кызы Чулпан беләнЧУЛПАНГА …Без аталы-кызлы кавышырбызЯшь аралаш көлеп, шатланып,Һәм карарбыз илдә давылдан соңМатурланып ал

Слайд 9Мусаның уку еллары
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә

күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

Муса – шәкерт.1917 ел.

Мусаның уку елларыМуса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә.

Слайд 10Муса- комсомол оешмасы члены
Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения»

мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.
Муса- комсомол оешмасы члены Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта

Слайд 11Муса – ирекле комунарлар отряды составында
1919 елның октябрендә, Төркстан фронты политидарәсе

органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.

Бәхет
Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны уртага, дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам; Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —  Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул. Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул, Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!
Октябрь, 1919.
 

Муса – ирекле комунарлар отряды составында 1919 елның октябрендә, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч

Слайд 12Муса Җәлил - Казанда
1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта

ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла.

1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Муса Җәлил - Казанда 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли,

Слайд 13Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы.
1925-1927 елларда М. Җәлил

ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губернасында комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы. 1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары

Слайд 14 М. Җәлил - 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены
М. Җәлилнең

әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлил - 1934 елдан  СССР Язучылар союзы члены М. Җәлилнең әдәби мирасы күп

Слайд 15Казан. М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе
1935 елда Мәскәү дәүләт

консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Казан.  М. Җәлил  опера театрының  әдәби бүлек җитәкчесе  1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе

Слайд 16 Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры
Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы

белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.

«Алтынчәч» операсының беренче куелышы (1941). Алтынчәч – Г.Кайбицкая, Җик – Н.Даутов.

Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш

Слайд 17 М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре
1939 елда М.

Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы

Слайд 18 М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби

корреспонденты

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби корреспонденты1941 елның июль аенда

Слайд 191942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте

чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

Ъ1

Үлем җәзасына хөкем ителгән
җәлилчеләр булган камера.

1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган

Слайд 20
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була.

Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны,

Слайд 21 М. Җәлил - Советлар Союзы Герое
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный

Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

М. Җәлил - Советлар Союзы Герое1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән

Слайд 22 «Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь

тупланган.

«Моабит дәфтәрләре»-
Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы

«Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупланган.  «Моабит дәфтәрләре»-Җәлил шигъриятенең иң

Слайд 23
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу

шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә

Слайд 24


Муса Җәлил музее

ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана. Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.

Муса Җәлил
музее

Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче

Слайд 25Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың мондый горурлыкны? Нинди ялкыннарда

чыныктың? Җиңәр өчен шундый дошманнарны Корычтан булгандыр беләгең. Сөйләр өчен палач битенә төкереп Куш булгандыр синең йөрәгең.

Муса Җәлил һәйкәле.

МУСА ҖӘЛИЛ - ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ !

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың мондый горурлыкны? Нинди ялкыннарда чыныктың? Җиңәр өчен

Слайд 26М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди.

М.Җәлил:  “ Без үлемнән дә көчлерәк  булырга тиешбез”,- ди.

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть