Слайд 1Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кибәч авылы тарихы
Слайд 3 Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул
– зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә - барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
(З. Туфайлова)
Туган ил кеше өчен ата- анасы кебек үк кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан – ана дип атыйбыз. Ә Ватанга, икенче төрле әйткәндә, Туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул без дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә бу йортның кыйммәтенең чиге юк. Анда без беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыбызны алганбыз, газиз әнкәбезнең җылы күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне имгәнбез. Шул нигезгә ата - бабабызның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак кешене гомере буена үзенә тартып тора.
Мишә болыннары,
Кибәч урманнары –
Күңелемә якын урыннар.
Газиз туган якка,
Изге җир – туфракка
Алып кайта торган юлым бар.
Меңнәрчә еллар буена климат акрынлап үзгәргән, җылынган, безнең Питрәч районында КИБӘЧ авылы барлыкка килгән. “Кибәч” сүзе кайдан килеп чыккан соң?
Авылның килеп чыгышы турында ике төрле фараз бар.
1. Беренче фараз буенча, Кибәч тау астына урнашкан. Якын ук килеп җитмичә, авыл күренми дә. Моннан бик күп еллар элек солдатлар сал агызганнар. Берсе кибесен төшереп җибәргән. Кибе ( рус сүзеннән алынган) – мылтык коралының бер атамасы. Икенче берәү аны табып: “Кибе чей?” – дип кычкыра. Русча белмәгәннәре бу авылның исеме КИБЯЧИ
диеп аңлыйлар. Шуннан авыл “КИБӘЧ” дип атала башлаган дип фаразлыйлар.
2. Икенче фараз буенча, авылдан ерак түгел генә Иске авыл булган, ләкин ул җиргә упкан. Чынлап та, тирән елга төбендәге зур – зур ташлар, аннан агып чыгучы бихисап күп чишмәләр җир катламы турында сөйли. Менә шул авыл юкка чыкканда, ике гаилә исән кала. Ул Мөфти белән Төфти гаиләсе була. Төфти күрше Кәвәл авылында кала, ә Мөфти табигатьнең бик сазлыклы җиренә, Кибәчкә урнаша. Бу сазлыклы җир көннән - көн кибә бара һәм кешеләр бик шатланышып: “Кибә ич, кибә ич”,- дип йөргәннәр. Авылның атамасы шуннан килеп чыккан дип тә сөйлиләр. Бу фаразны дөресрәк диючеләр дә бар.
Слайд 5 Кибәчнең көньягында Мишә елгасы, төньягында куе урман, көнчыгышында һәм көнбатышында
биек тау урнашкан. Мөфтигә кешеләр килеп кушылган. Ул аларны үз нәселенә керткән. Боларга фамилияләр дә биргәннәр: Золин, Муллин, Елгушов, Востров, Мышев һ.б. Авыл җирендә бер генә кеше дә кушаматсыз булмаган: Бакалар, Жумбалар, Белейләр, Көртлекләр, Чебеннәр һ.б. Иң элек алар аерым хуҗалык булып яшәгәннәр һәм акрынлап колхозлашканнар. Колхозлашу чоры 1929 нчы елда башлана. Беренче чорда алты гаилә колхозга керә, ә икенчесендә - 30 гаилә. Аннан арта бара. Колхозга кермәгәннәр читкә киткәннәр. Колхозның беренче исеме “НОВАЯ ЖИЗНЬ”, ә беренче колхоз председателе Тимофеев Николай булган. Соңрак инде бар кеше дә колхозга берләшеп бетә. Барлык халык колхозны алдынгы итү өстендә көч куеп эшли.
Укыту эшенә иң элек Альведино авылыннан Аркиф поп нигез салган. Беренче укучылар 4 ел укыганнар. Алар 12 малай һәм 2 кыз булганнар. Шулай итеп белемле кешеләр арта барган.
Слайд 6 Тау асларында өянкеләр күләгәсеннән чылтырап агып торган саф, тәмле сулы
ике чишмәбез бар. Аның суын эчкән саен тәнгә сихәт тарала, “Авыл” чишмәсенең суы яңадан яшәп китү мөмкинлеген бирә. Әнә шундый бай табигате, һаваның яхшы булуы иген, терлек үрчетергә гаять зур уңайлыклар тудыра. Бездә ниләр генә үсми: бодай, арыш, кукуруз, карабодай, арпа, борчак, тары, солы, бәрәңге, чөгендер, көнбагыш һәм тагын күп төрле культуралар үстерелә.
Чишмә - яшәү чыганагы. Шуңа күрә халык чишмәләрне чистартып, гел карап тора. “Авыл” чишмәсен төзекләндерүдә Пляшкин Иван Гурьевич үзеннән зур өлеш керткән кеше. Бүгенге көндә дә ул чишмәне аруландырып тора. Кибәч халкының күп өлеше нәкъ шул чишмәнең суын эчә. Чишмә суы җәйге кызуда
бигрәк тә тәмле.
Слайд 7Чишмәләрне онытмыйк һәм саклыйк!
Слайд 9 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Авылда
хатын –
кызлар, балалар, картлар гына кала. Атларны, тракторларны сугышка алалар. Бу елларда күп кенә җирләр сөрелмичә буш кала. Чәчелгән җирләрнең дә уңышы түбән була, чөнки эшче көчләр җитми. Бар булган икмәкне фронтка алалар. Ничек кенә авыр булмасын, авыл халкы барыбер тырыша. Авылның бик күп ирләре сугыштан әйләнеп кайтмый. Сугыш 1945 нче елда җиңү
белән тәмамлана. Авылда, шулай ук бөтен илдә
җимерекләрне торгызу башлана.
Кибәч авылыннан Бөек Ватан сугышына 210 кеше китә. Шуларның бары тик 126 сы гына туган авылларына исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Бүгенге көндә бу сугышның авырлыгын, газабын үз иңнәрендә күтәргән бер генә ветераныбыз да исән түгел. Яуда алынган төзәлмәс яралар аларны безнең арабыздан иртә алып китте.
Слайд 10 “Җиңү бәйрәме”ндә ветераннарыбыз очрашуы
Слайд 11Кибәчтә христиан динендәге керәшеннәр яши. Кайчандыр авыл халкы татар милләтеннән булган.
Кем өчендер явыз, кем өчендер яхшы булган Иван Грозный тарафдарлары бирегә килеп җитә һәм көчләп чукындыру башлана. Күпмедер халык чукынырга теләмичә, күчеп китә, ә калган халык христиан динен кабул итеп, керәшен кешесе булып кала.
Авыл халкында борынгыдан килгән керәшен йолалары, бәйрәмнәр, төрле ырымнар, такмаклар, җырлар бүгенге көндә дә яши. Мәсәлән, ПАСХА, ПИТРАУ, НАРДУГАН, ОЛЫ КӨН һәрдаим искә алына.
Слайд 12Нардуган бәйрәмендә яшьләр су китерәләр. Мондый йола хәзер дә дәвам итә.
Керәшен халкының милли киеме.
Керәшен халкы элек-электән тырышлыгы, уңганлыгы, җыр-моңга байлыгы белән башка милләт халыкларыннан аерылып торган. Аларның булганлыгы милли киемнәреннән дә күренеп тора. Керәшен кызлары кичләрен утырып алъяпкычлар чиккәннәр, ә егетләре чабата үргән. Өс киемнәре үзләренең кул көче белән әзерләнгән. Хатын-кызлар сатин күлмәк белән чиккән алъяпкыч, аякка тула оек, чабата кигәннәр; башларына җилкәлек арты, сүрәкә, түгәрәк яулык бәйләгәннәр; тамакса такканнар, түшлек кигәннәр, кулларына беләзек һәм башка бизәнү әйберләре такканнар.
Ирләр уңган хатыннары суккан киндер тукымадан матур итеп тегелгән киемнәр кигәннәр.
Халкымның милли киеме һаман да саклана. Бу киемнәрне һәм халкымның милли йолаларын авылыбыз яшьләре хәзер дә онытмыйлар.
Слайд 14 Менә нинди уңган минем керәшен халкым!
- түгәрәк яулык
Аны яшь киленнәргә бәйләткәннәр. Килен кеше, түгәрәк яулык бәйләп, чишмәдән су китерергә тиеш булган. Авыл халкы, түгәрәк яулыкның нинди булуыннан чыгып , яңа төшкән киленгә бәя биргән. Ул яулык кебек җиңел түгел, ә авыр. Шулай булса да, аны салырга рөхсәт булмаган.
Элек кызларны ярәшеп, килешеп куя торган булганнар. Сөйләшеп киткәннән соң да әле яртышар ел буена өйләнешмәгәннәр. Шулай да кызлар инде килен булып саналганнар, ягъни килен кеше кебек йөргәннәр. Аларга шул көннән башлап түгәрәк яулык бәйләткәннәр. Җәй көне кызу урак өстендә дә аны салырга ярамаган. Менә шундый авыр шартларда урак урганнар. Беркайчан да әти - әни сүзеннән чыкмаганнар, аларның йөзләренә кызыллык китермәгәннәр.
Слайд 16 Чабата берничә төрле булган: күтәртмәле, мөгезле һәм гади.
Слайд 17 Төрле бәйрәмнәрдә яшьләребез керәшен халкының милли киемнәрен кияләр. Алар бик
кадерле, әбиләребезнең сандыкларында саклана. Без аларны үзебезгә мирас буларак кабул итәргә һәм сакларга тиешбез.
Халкыбызның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап, искә алып яшәргә кирәк. Шул вакытта гына үз милләтебезгә тугрылыклы булырбыз. Без үзебезнең үткәнебезне, ягъни тарихыбызны белергә бурычлы. Ә тарихыбыз безнең төрле вакыйгаларга бай. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк!
Уңган һәм тырыш кешеләр яши авылыбызда. Без аларга карап сокланабыз һәм алар белән чын күңелдән горурланабыз. Авылыбыз урамнарында киләчәктә дә сабыйлар тавышы тынмасын, капка төпләрендә әби-бабайлар гөрләшеп утырсын, йортлар һәрвакыт ерактан ук балкып торсын иде. Авылыбызны саклыйк һәм яңартыйк!