Слайд 2
Максат: авылым чишмәләренең тарихын өйрәнү.
Бурычлар:чишмәләр турында мәгълүмәт бирү; чишмәләр табигатькә җан
кертечү: елгаларга, күлләргә, инешләргә тормыш өрә торган табигать байлыгы икәнен аңлату; чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген төшендерү.
Слайд 3
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
Безнең чишмә
борыла-борыла,
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела (Әхмәт Исхак)
Слайд 4Су – Җир йөзендә иң киң таралган матдә.Ул Җир шарының 70%
өлешен алып тора.Кеше организмы 80 % судан тора. Тулаем тереклек сусыз тора алмый. Су- зур байлык.
Слайд 5Мордовия Республикабызда
1525 су инешләре бар
Слайд 16 Севәрби авылында әүвәл заманда бик күп чишмәләр булган.Көтүчеләр җәйнең
иң эссе вакытында чишмәдән чиста салкын су эчеп көч алганнар, мал-туарны да эчергәннәр. Җир сөрүчеләр, печән чабучылар, юлчылар, җиләк җыеп килгән бала-чага, хатын-кыз да челтерәп аккан чишмә суы белән сусауларын бастырганнар. Өлкәннәр, бүген дә шул чишмәләрне сагынып сөйлиләр. Хәзер безнең авылыбызда ике чишмә бар. Авылыбыз Саранск шәһәреннән якын урнашканга, шәһәрдән дә су килеп алалар.
Слайд 17
Хәзер безнең авылыбызда ике чишмә бар:
Чигеркә чишмәсе(кезләве)
Кавказ чишмәсе(кезләве)
Слайд 18
Севәрби авылында ике чишмәләре
Чигеркә чишмәсе(кезләве)
Слайд 20 Чигеркә - Саранскидан килгәндә беренче тукталыш. Автобусдан төшкәч,
тау битеннән аска таба шактый гына җәяү барырга кирәк. Җәйнең эссе вакытында, шундагы чәчәк аткан үләннәрдән хуш исләр аңкый. Күзләрне төрле төстәге чәчәкләр чуалта. Шул үсемлекләр арасыннан, сихри тынлыкны бозып, чикерткәләрнең уйнаган тавышы яңгырый. Минемчә, шуннан халык чикерткәле урынга үзләштереп Чигеркә ди.Ә инде сукмактан якын гына челтерәп аккан чишмә янына барып, тәмле суны эчмичә узмаганнар.Чишмәне дә Чигеркә кезләве дип атаганнар.
Слайд 23 Кавказ дип Севәрби авылының үзәк урамының түбән очына әйтәләр.Авылыбыз
тау астында урнашкан. Тигезлектә төрле-төрле агачлар, куаклар шаулап үсә.Ә ерак түгел, әйтерсең таудан бәреп чыгым чыга. Чыннан да Кавказ табигатен хәтерләтә. Шуңа карата аңа Кавказ кезләве дип исем биргәннәр.
Элегрәк кезләүгә су өчен картлар гына йөргән.Алар инде иртә торып кезләү суын кайнатып кына чәйне тәмләп-тәмләп эчкән.Ә хәзер шул ике кезләүдән бөтен авыл эчә, ул гына түгел шәһәрдән дә суга йөриләр.
Слайд 24
Ә кем соң бу кезләүләрне ясаган? Я урман янында, я юл,
я чокыр буенда чыгым күргәч, шул урынны чистартып алганнар , хезмәтләре бушка китмәгән берәр көннән соң казыган базлары күз яшедәй чиста су белән тулган. Тырышлары куак та утырта булган.Тиздән шул кезләү турында бөтен юлчы белә булган. Суы тәмле булгач, бу турында хәбәр яшен тизлеге белән таралган.Ә кем тапканны, кем казыганны белми дә калганнар, тик суны эчкәч, рәхмәтләрен генә белдергәннәр. Өлкәннәрдән сорадым: “Ә бу кезләүләр кайчан барлыкка килгән”. Әйттеләр:”Авылыбыздагы Каюм бабайны беләсеңме? Анарга 90 яшь.Аның бабасы нәни булганда, шуннан су эчә булган.Санагач, исәпләгәч, минемчә 250- 300 ел бар”.
Слайд 25Ә безнең чишмә сулары кая ага? Чигеркә һәм Кавказ чишмә сулары
авылыбыз яныннан аккан кечкенә генә Севәрби елгасының суын арттыра. Севәрби елгасы Пензятка елгасына кушыла.Пензятка елгасы - Инсарга,
Инсар - Алатырьга, Алатырь -Сурага,
Сура - Волгага (Иделгә), Волга Каспий диңгезенә ага.
Слайд 33НӘТИҖӘ:
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч
кертә. Аның янына туктап, бит -кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Чиста су –саулык арттыра дигәнгә ышанганнар. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган.Төрле такмаклар, табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр иҗат иткән.Чишмәләрне чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш дип саналган.
Слайд 34 Елга-күлләребезне чисталыкта тоту. Соңгы вакытларда суларны завод-фабрикалар пычрата. Әгәр
без авыл чишмәләребезне чисталыкта тотсак, зур елгалар да чистарак булыр иде. Минемчә, минем авылдашларым Идел елгасына чиста су өлеше кертә, чөнки кезләүләребезне саклыйлар. Ә без зур елгаларны пычратудан саклый алабызмы?Ләкин тырышырга кирәк!
2017нче ел - Экология елы. Табигатьне саклау өчен хөкүмәтебез яңа законнар, төрле чаралар кабул итәр.