Слайд 3Бурыч:
Укучыларда тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы
шәхес тәрбияләү.
Слайд 4
Максат:
1. Идрис Туктарның “Алма” әсәре аша дуслык турында фикер алышу.
2.Сораулар, проблемалы
ситуацияләр, иҗади эшләр аша укучыларда уйлау, фикерләү дәрәҗәсен һәм сүз байлыкларын үстерү.
3. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисе һәм хөрмәт уяту.
4. Укучыларда әхлакый-тәрбияви сыйфатлар булдыру өстендә эшләү.
-Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
-Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру
Слайд 5УУГ
Шәхси: - индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру: кешенең башкаларны кабул итүләрен, аңлауларын,
фикерләрен җиткерә алу сәләтләрен үстерү; янәшәдәге кешеләргә хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү;
Регулятив: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белүләрен үстерү;
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү;
Танып-белү: үзләренең белем системасында ориентлаша белергә өйрәтү; яңа белемнәр табу, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.
Слайд 6Ысуллар:
1. Иҗади – практик эш
2. Аңлату - күрсәтү ысулы (репродуктив ысул)
Алымнар:
укытучы сүзе, сүзлек эше, китаплар күргәзмәсе, плакат, карточкалар белән эшләү, презентация.
Мастер-класс тематикасы: Технологияләр куллануның төрле аспектлары һәм алымнары.
Слайд 7Мастер-классның структурасы:
1. Яңа белемнәр кертү
- Текст белән эш
-Дуслык турында
мәкальләр белән эш
2. Ныгыту өлеше
-“Син дустыңны беләсеңме?” уены
-Проблемалы ситуациягә туры килүче мәкальне тап
3. Рефлексия.
-Синквейн һәм табышмак төзү эшен башкару
Слайд 8Мастер-классның документы:
-конспект
-презентация
Слайд 9Алма
Бакчачы бабай Чулпанга бер алма бирде. Ул бик матур һәм хуш
исле иде. Чулпанның алманы ашыйсы килде. Дәрес әзерләгәндә, Чулпан гел алмага карап утырды. Менә ул түзмәде, дуслары янына мәктәпкә китте.
— Дусларым, тыңлагыз әле! — диде Чулпан. — Хезер мин сезгә бер табышмак әйтәм:
Тум-түгәрәк, тупмы әллә,
Бакчаларда юкмы әллә?
Балдан татлыдыр теме. Бу нәрсә?
— Алма! — дип кычкырдылар укучылар.
Балалар алманы бергә aшaдылар. Аларга бик күңелле булды.
Слайд 10Сүзлек:
-хуш исле − ароматный
-дәрес әзерлегәндә − когда готовила уроки
-түм-түгәрәк −
круглый-круглый
-түзмәде − не выдержала
Слайд 11“Син дустыңны беләсеңме?” уены
1. Дустыңның иң яраткан дәресе?
2. Дустыңның яраткан
ел фасылы?
3. Дустың кайсы спорт төрен ярата?
4. Дустың үсеп җиткәч кем булырга тели?
5. Дустың кайсы хайванны ярата?
6. Дустың нинди китап укырга ярата?
7. Дустың кайсы фәнне ярата?
Слайд 12
ПРОБЛЕМАЛЫ СИТУАЦИЯГӘ ТУРЫ КИЛҮЧЕ МӘКАЛЬНЕ ТАП
№ 1 ситуация.
Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Математикадан бер мисалны аңлатырга кирәк.
№ 2 ситуация.
Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын бик каты авырттырды.
№3 ситуация.
Дустың сине кичә футбол уйнарга чакырды, бүген ул синең белән кино карады, ә иртәгә ул сине туган көненә чакыра.
МӘКАЛЬЛӘР
“Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый”
“Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”
“Дус кайгыда сынала”
Слайд 13
ПРОБЛЕМАЛЫ СИТУАЦИЯЛӘР
№ 1 ситуация.
Сез спортзалдан тренировкадан
кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Математикадан бер мисалны аңлатырга кирәк.
“Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”
№ 2 ситуация.
Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын бик каты авырттырды.
“Дус кайгыда сынала”
№3 ситуация.
Дустың сине кичә футбол уйнарга чакырды, бүген ул синең белән кино карады, ә иртәгә ул сине туган көненә чакыра.
“Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый”
Слайд 19СИНКВЕЙН ТӨЗҮ
Синквейн ничек языла?
1. Беренче юлга бер сүз –
исем языла. Бу синквейнның темасы.
2. Икенче юлга синквейнның темасын ачучы ике сыйфат языла.
3. Өченче юлга синквейн темасына карата өч фигыль.
4. Дүртенче юлга темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм языла. Бу темага карата әйтелгән канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза булырга мөмкин.
5. Бишенче юлга темага карата синоним сүз – исем (бер сүз) языла.
Слайд 20- Каникул.
- Рәхәт, күңелле.
- Йоклыйбыз, ашыйбыз, ял итәбез.
- Ял - эш
түгел!
- Бәхет.
Слайд 22Укытучы варианты:
Алма
Кызыл, сусыл
Җыялар, Ашыйлар, Кайнаталар
Алма агачыннан ерак төшми
Җиләк-җимеш.
Слайд 23ДУСЛЫК
1)Дуслык
2)...
3)...
4)...
5)...
Слайд 24Укытучы варианты:
1)Дуслык
2)Ярдәмчел, киң күңелле;
3)Ташламый, ярдәм итә, терәк була белә;
4)Кайгыны да, шатлыкны
да чын күңелдән уртаклаша белә;
5)Таяныч
Слайд 25Балалар, зур рәхмәт сезгә!
Сез бик актив булдыгыз,
сез бик кыю,
акыллы, җитез, уңган, тәрбияле һәм бик дус балалар икәнсез.