Презентация, доклад Бөек батырлык - тарих түрендә

“ Ачыш” укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясеТР халыклары милли мәдәнияты, тарихы һәм телләре секциясе  Эзләнү-тикшеренү эшеТема: Бөек батырлык- тарих түрендә    Автор: Зәйдуллина Эльза Нияз кызы, 6 нчы сыйныф Җитәкчесе:

Слайд 1ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
КОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ТУГАН ЯКНЫ

ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ

2015 нче ел

"БӨЕК БАТЫРЛЫК - ТАРИХ ТҮРЕНДӘ"

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫКОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ2015 нче ел

Слайд 2 “ Ачыш”
укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясе
ТР халыклары милли

мәдәнияты, тарихы һәм телләре секциясе
 



Эзләнү-тикшеренү эше
Тема: Бөек батырлык- тарих түрендә
 
 

Автор: Зәйдуллина Эльза
Нияз кызы, 6 нчы сыйныф

Җитәкчесе: Җиһаншина Зилә Мәгъдәнур кызы, Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең
музей җитәкчесе
 
 
“ Ачыш” укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясеТР халыклары милли мәдәнияты, тарихы һәм телләре секциясе  Эзләнү-тикшеренү

Слайд 3Максат:
шигырьләр иҗат иткән ветераннарыбыз турында мәгълүмат туплау



Бурычлар:
шигырь язучы ветеран авылдашларыбызны барлау;
аларның иҗатларын тирәнтен өйрәнү;
әзерләнгән материаллардан альбом төзү һәм музейга кую;
тупланган мәгълүматны авыдашларыбызга һәм мәктәп укучыларына җиткерү


Максат:  шигырьләр иҗат иткән  ветераннарыбыз турында мәгълүмат туплау 	 Бурычлар:шигырь язучы ветеран авылдашларыбызны барлау;аларның иҗатларын

Слайд 4Галләмов Әхәт Мөэмин улы
21.01. 1921 ел- Кодаш авылында туа;
09.09.1940

ел- Кызыл Армиягә чакырыла;
1941- 1942 ел, август - Чернигов хәрби-инженер училищесы курсанты;
1942 ел, август- Урал хәрби округының инженер-мина бригадасы;
1943 нче елның апреленнән- 3 нче Белорус фронтында; Орша юнәлешендәге сугышларда, Смоленск, Березино, Борисов, Минск, Лида, Гродно шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм Көнчыгыш Прусссиягә кадәр барып җитә. Кенигсберг өчен сугышларда яралана.
Сугышчан бүләкләре: 2 Кызыл Йолдыз ордены
2 II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Хәрби хезмәтен полковник дәрәҗәсендә тәмамлый. 1990 ел- Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины.
2005 елда 84 яшендә вафат була.
Галләмов Әхәт Мөэмин улы 21.01. 1921 ел- Кодаш авылында  туа;09.09.1940 ел- Кызыл Армиягә чакырыла; 1941- 1942

Слайд 5Кодашым
Әхәт Галләмов
“Кодаш” дисәм. күз алдымда
Гаҗәеп яшел таулар,
Елгасына сакчы сыман


Торучы биек ярлар.
Уйсу җирдә күкрәп үскән
Шул чаклы бөдрә таллар!
Таулар аша офыклардан
Чакыра алсу таңнар.
“Кодаш” дисәм, үргә менәм,
Таулар өстендә урман.
Урман эче печән, җиләк...
Бәрәкәт белән тулган.
Чыксам басу- кырларыңа,
Салкын чишмәләр күрәм.
Сусавымны басар өчен
Шул чишмәләргә киләм.
Авылым тора күз алдымда
Таудан карагач менеп.
Гел кайтып- күреп торсам да,
Һаман сагынам кебек.
КодашымӘхәт Галләмов “Кодаш” дисәм. күз алдымда Гаҗәеп яшел таулар,Елгасына сакчы сыман Торучы биек ярлар. Уйсу җирдә күкрәп

Слайд 6Әхмәтшин Заһит Сарим улы
07.09.1928 ел-Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа;
1944

нче ел, ноябрь- сугышка китә,
59 нчы укчы-миномет полкына 45 мм лы танк пулемётына каршы атучы итеп билгеләнә;
1945 нче елның сентябрь аена кадәр Суслонгер һәм Халхин-Гол якларында барган япон сугышында катнаша;
1945-1951 еллар-армия сафларында хезмәтен дәвам итә.
Сугышчан бүләкләре:
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены,
“ За победу над Японией” медале
Жуков медале

1999 ел- 69 яшендә вафат була.

Әхмәтшин Заһит Сарим улы 07.09.1928 ел-Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа; 1944 нче ел, ноябрь- сугышка китә, 59

Слайд 7 Туп тавышлары
тынган арада…

Туп тавышлары  тынган арада…

Слайд 88 май,1996 ел
7 май, 1994 ел
Әхмәтшин Заһит Сарим улының

төрле елларда “Бөгелмә авазы” газетасында басылган шигырләре

10 май, 1997 ел

8 май,1996 ел7 май, 1994 ел Әхмәтшин Заһит Сарим улының төрле елларда “Бөгелмә авазы” газетасында басылган шигырләре10

Слайд 9Сынатмады татар егетләре Заһит Әхмәтшин

Кырык бердә кара болыт кебек
Басып керде

фашист илләргә.
Кичекмәстән без дә күтәрелдек,
Соры шинель салып иңнәргә.
Туган илнең аяз күк йөзендә
Бомбовозлар очты үкереп.
Соры шинель кигән солдат егет
Брустверга менде сикереп.
Сынатмады татар егетләре,
Батырларча утка керделәр.
Курку белмәс арысланнар кебек
Фашистларны тетеп йөрделәр.
Истән чыгармагыз батырларны,
Даны китсен ерак илләргә.
Һәйкәл булсын сезгә шигъри сүзем,
Яуда үлгән батыр ирләргә.
Сынатмады татар егетләре 					Заһит ӘхмәтшинКырык бердә кара болыт кебек  Басып керде фашист илләргә. Кичекмәстән без дә

Слайд 10Кайтмадылар алар әйләнеп

Заһит Әхмәтшин

Көнбатыштан кара болыт басты,
Сайрар кошлар тынып калдылар.
Әти- абыйларны бик тиз генә
“Военком”га чакырып алдылар.
Күпләр әле онытмаганнардыр
Чабаталы “Союз” солдатын.
Башлар ниләр генә күрсәләр дә, Онытмады һәркем үз антын.
Яланаяк стройга басып,
Суслонгерда агач ташулар,
Истә әле, һаман истә әле
Туң бәрәңге җыйган басулар.
Кайтмадылар әти- абыйларым,
Кай җирләрдә башны салдылар?
Геройларча алар шәһит булып, Мәңгелеккә ятып калдылар.
Солдат окопларын үлән баскан,
Эзләре дә инде билгесез.
Әти- абыйларның батырлыгы
Алар истә-алар үлемсез!

Кайтмадылар алар әйләнеп

Слайд 11Яз җилләре хәбәр китерә

Заһит Әхмәтшин


Апрель ае. Язгы җилләр улый,
Карны куа, өзә-кискәли.
Ә карт солдат сугыш ярасыннан
Йоклый алмый, нидер исәпли.
Тәнендәге яралары сызлый,
Тынгы бирми, һәрчак кисәтә.
Узган гомер авырлыгы белән
Һич онытылмый, бар да исәптә.
Тау битләре кардан ачылалар,
Борын төртә яшел үләннәр.
Әле һаман йөрәк өзелеп көтә
Кайтыр сыман яуда үлгәннәр.
Алар үлмәделәр – истә алар,
Халкыбызның асыл уллары.
Мәңге истә сакланалар алар,
Күз алдында – йөргән юллары.

Яз җилләре хәбәр китерә

Слайд 12“Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын-төчесен күргән кеше.

Аның каләме үткен, хисләре көчле. Заһит ага, гомумән, шигъри җанлы, хатирәләргә бай”
Мәхтүм Мостафин,
“Бөгелмә авазы” газетасы редакторы, 1997 ел, 10 май

“Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын-төчесен күргән кеше.  Аның каләме үткен, хисләре көчле.

Слайд 13Каһарманлыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, бердәмлеге һәм киләчәккә илаһи ышаныч саклый алганнары өчен

ветераннар каршында чын рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән баш иябез
Каһарманлыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, бердәмлеге һәм киләчәккә илаһи ышаныч саклый алганнары өчен ветераннар каршында чын рәхмәт һәм ихтирам

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть