Презентация, доклад на тему Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты

Содержание

Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән

Слайд 1Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

“Габишев урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Нәби Дәүлинең
тормыш юлы һәм иҗаты

Миңнуллина Лилия Рәшит кызы, Габишев мәктәбе укытучысы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Слайд 2 Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла

Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа.
Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1

Слайд 3 1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын
(хәзерге

Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп
эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика
завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә.









Царицын шәһәре үзәге, 1910 елгы фото
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын(хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килепэләгә. Шунда

Слайд 4 Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге

металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли.

1926 елгы фото

Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1926

Слайд 5 1928 елда Нәби Дәүли Әстерхан шәһәренә барып,

совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый.
1928 елда Нәби Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый.

Слайд 6 1930 елда “Пролетар” газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр

булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли.
1930 елда “Пролетар” газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри

Слайд 7 1933-–1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә

хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 
1933-–1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак

Слайд 8Хәрби хезмәттән соң Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр

Татарстан Республикасы яшьләр газетасында1 әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары.

1 «Татарстан яшьләре» — республика яшьләренең татар телендә — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның 22 гыйнварында — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның 22 гыйнварында  «Кызыл яшьләр» исеме белән чыга башлый.  1941 елда — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның 22 гыйнварында  «Кызыл яшьләр» исеме белән чыга башлый.  1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның 22 гыйнварында  «Кызыл яшьләр» исеме белән чыга башлый.  1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле газета чыгудан туктый. 1949 елны «Яшь сталинчы» исеме белән Татарстан ВЛКСМ комитеты органы буларак яңадан чыга башлый.

Хәрби хезмәттән соң Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында1 әдәбият һәм

Слайд 922 июнь 1941 ел...
Нәби Дәүли Бөек

Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә.



22 июнь 1941 ел...     Нәби Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка

Слайд 10Борисов шәһәрендә
1941 елның 2 июленнән 1944

елның 1 июле аралыгында Борисов шәһәре җирендә немец басып алучылары тарафыннан алты үлем лагере төзелә, анда 33 мең кеше үлә.
Орша төрмәсеннән качканнан соң, Нәби Дәүлине шушы лагерьларның берсенә китерәләр. 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла.




Борисов шәһәрендә     1941 елның 2 июленнән 1944 елның 1 июле аралыгында Борисов шәһәре

Слайд 11Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә

Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре  янындагы үлем лагерьларында газап чигә

Слайд 12Бухенвальд күге
Бухенвальд күгендә дә,
бездәгедәй,
җитен чәчәге төсе.
Тик яшь аша ул


әйтерсең төрмә җәймәсе.
 
Бухенвальд күгендә дә,
бездәгедәй,
тузганак болытлар.
Тик монда
(яңгырга күз яше кушылгач!)
Җир күбрәк чылана.
Равил Фәйзуллин
Бухенвальд күгеБухенвальд күгендә дә, бездәгедәй, җитен чәчәге төсе.Тик яшь аша ул әйтерсең төрмә җәймәсе. Бухенвальд күгендә дә,бездәгедәй, тузганак

Слайд 13Сугыштан соң...
1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга

кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955–1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга. 
Сугыштан соң...     1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән

Слайд 14Яшәү белән үлем арасында...

Яшәү белән үлем арасында...

Слайд 15 Әсәреннән өзекләр...

Әсәреннән өзекләр...

Слайд 16Тоткынлыктагы үлем...
«…Сугышта без күп дусларыбызны

югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән. Ләкин һәр үлем үзенчә кызганыч, үзенчә авыр була. Менә хәзер дә Миша үлем түшәгендә ята. Бу үлем тагын да авыррак, тагын да кызганычрак, чөнки бу тоткынлыктагы үлем. Мондый үлемне күргәнебез юк иде безнең. Ә ул менә хәзер безнең алдыбызда, иптәшебезнең йөзендә, аның күзләрендә, аның яшь гомерендә».

Тоткынлыктагы үлем...      «…Сугышта без күп дусларыбызны югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән.

Слайд 17Яшәү өчен көрәшнең беренче адымы...
«…Озакламыйча

безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен түләү дә кертелде. Мәсәлән, сакал-мыек кырган өчен бер төрерлек тәмәке. Тәмәкең булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастерка төймәсе дә ярый иде.
Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылы. Безнең арабызда тимер чыбыктан энә ясаучылар да, хәтта анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшерен, лагерьда немецлар йөрмәгән вакытта эшләнә иде.
Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады»
Яшәү өчен көрәшнең  беренче адымы...      «…Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә

Слайд 18Балаларыбыз өчен без бар, без яшибез

Тентү вакытында баласының рәсемен алдырган Гавриловны немец солдаты эзләп килә. Ул аңа йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырынып, тиз генә кесәсеннән бала рәсемен алып әсиргә бирә, үзе күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтә. «...Әтисенең күкрәк кесәсендә сугыш юлы аша узган шушы кыз бала рәсеме безнең күңелләребезне йомшартты. Безнең бит барыбызның да диярлек өйләребездә балаларыбыз бар иде. Сагыну хисләре кабат йөрәкләрдә дөрләп кабынды. Безне чәнечкеле тимер чыбык дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яшибез. Алар безне көтәләр».

Балаларыбыз өчен без бар,  без яшибез      Тентү вакытында баласының рәсемен алдырган

Слайд 19Йөз елдан соң да онытылмас!

«...Бүген 30 август, 1941 ел. Көннәр узып тора. Шулай тагын еллар үтәр. ...Көннәр, айлар, еллар кабатланыр һәм бервакыт 2041 ел җитәр, календарь битенә 30 август көне килеп чыгар. Димәк, нәкъ йөз ел узган булыр. Әле ул вакытта да бу көннәр турында сөйләрләр. Тарихчылар ул елларның архив киштәләрен актарырлар, инде саргаеп беткән һәм хәрефләре тоныклана барган газеталарны, журналларны укырлар... Юк, фашизмга каршы көрәштә коелган кан, ул авыр көннәр йөз елдан соң да онытылмас!»
Йөз елдан соң да онытылмас!       «...Бүген 30 август, 1941 ел. Көннәр

Слайд 20Мин доктор...
Василий Петровичка качу турында әйткәч:

«…- Мин качмыйм, диде ул тагын бер мәртәбә. - Кача алмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып котылган хәлдә дә, мин гомерем буе тынычлык таба алмас идем...»
Мин доктор...     Василий Петровичка качу турында әйткәч:   «…- Мин качмыйм, диде

Слайд 21Нәрсә булыр?
«...Явыз теләк белән

сугыш башлаган фашизм беркемне дә кызганмый. Ул кылыч һәм ут белән үзенә юл салып бара. Ул кешелек дөньясына кара саранча булып ябырылды. Ул бар нәрсәне кырып бетереп килә. Җирдә бар тереклек куркыныч астында калды. Нәрсә булыр? Пуля үтми торган корычка киенгән фашизм кайда туктар? Кем аның кулыннан канлы кылычын сугып төшерер? Иң соңгысы - кем аны явызлыктан, аяк-кулларын богаулап, дар баганасына алып килер?
Бу сорау алдында бөтен кешелек уйга калды. Һәм бу авыр көннәрдә бөтен дөнья Советлар Союзына, аның батыр содатларына иң соңгы ышаныч белән карый иде»
Нәрсә булыр?       «...Явыз теләк белән сугыш башлаган фашизм беркемне дә кызганмый.

Слайд 22Авыр истәлек
Нәби Дәүли 23 елдан

соң, шәһәрне азат итүнең 20 еллыгына (1964 ел) чакырыла.
Ул болай яза: "...Мин кичә элеккеге лагерь булган урыннарны карап йөргән чакта, тәбәнәк кенә таш биналар янына килеп туктаган идем. ... Бу таш биналар артында безнең лагерь каберлеге иде. Биредә берсеннән-берсе тирән, берсеннән-берсе зур өч баз бар иде. Лагерьда минем беренче иртәм шул урында башланды. Мин ул чакта биредә иң элек үземнең каберемне күрдем, тимер чыбыклы койма аркылы таң атканын күрдем. Һәм шуңа күрә китабымның исемен дә "Яшәү белән үлем арасында" дип атадым.

Авыр истәлек      Нәби Дәүли 23 елдан соң, шәһәрне азат итүнең 20 еллыгына

Слайд 23Соңарган мөһим хәбәр...
Фронтовик язучы гомеренең соңгы

көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәгән (1989 елда вафат була). Тормыш шаяртуымы, язмыш кырыслыгымы — аңа якты дөньядан күңел төшенкелеге халәтендә китәргә язган була шул. Ләкин зарыгып көткән мөһим хәбәр Нәби Дәүлинең бакыйлыкка күчүенә алты ай тулгач 1990 елда гына Мәскәүдән килеп ирешә. Бу документта Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улының “Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнүе хакында язылган була. Сөенечле хатны Сугыш ветераннары Совет комитеты юллаган.

Соңарган мөһим хәбәр...     Фронтовик язучы гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәгән

Слайд 24Гаиләсе

Гаиләсе

Слайд 25Әдипнең кызы – Гөлнур Дәүләтшина
- Еллар узган саен

әтинең нинди намуслы, бөек кеше икәненә инанасың икән ул. Аның мирасын барлау, киләчәк буыннарга тапшыру — минем изге бурычым, - ди Гөлнур ханым.
Әдипнең кызы –  Гөлнур Дәүләтшина   - Еллар узган саен әтинең нинди намуслы, бөек кеше

Слайд 26Онытырга хакыбыз юк!
Шулай итеп, язучы Нәби Дәүли иҗатында

фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән ачыла. Үзенең күргәннәренә нигезләнгән әсәрләрендә ул киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Һәм шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти.
Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!


Онытырга хакыбыз юк!   Шулай итеп, язучы Нәби Дәүли иҗатында фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән

Слайд 27“Җимерелгән бастион” Н.Дәүли ясаган рәсемнәр

“Җимерелгән бастион” Н.Дәүли ясаган рәсемнәр

Слайд 29Кулланылган сылтамалар, әдәбият
http://tt.wikipedia.org/wikihttp://tt.wikipedia.org/wiki/ - «Татарстан яшьләре»_газетасы
https://yandex.ru/images/ - фотолар
http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item -Каләмле каһарманнар


https://ru.wikipedia.org/wiki - Борисов шәһәре турында
http://70radil.ucoz.ru/load/biblioteka/tatarcha/35-1-0-18 - "Җимерелгән бастион" әсәренә рәсемнәр
Нәби Дәүли. “Яшәү белән үлем арасында. Җимерелгән бастион” . Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

Кулланылган сылтамалар, әдәбият http://tt.wikipedia.org/wikihttp://tt.wikipedia.org/wiki/ - «Татарстан яшьләре»_газетасыhttps://yandex.ru/images/ - фотоларhttp://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item -Каләмле каһарманнар https://ru.wikipedia.org/wiki - Борисов шәһәре турындаhttp://70radil.ucoz.ru/load/biblioteka/tatarcha/35-1-0-18 -

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть