Слайд 2Татар киносы ни хәлдә?
Иң уңышлы һәм популяр фильмнарга күзәтү
Слайд 3Беренче фильмнар
«Булат-Батыр»
1927 нче елда Республикабызда төшерелгән беренче тулыметражлы фильм. Ул 18
гасырда Емельян Пугачев җитәкчелегендәге восстание турында.Фильм 30 илдә күрсәтелгән.
Слайд 4
«Таңбатыр» мультфильмы
Бу –беренче татар мультфильмы. Ул 1995 нче елда төшерелә. Авторы-Гарри
Сәйфетдинов.
Слайд 5
«Күктау»
Фильм 2002 нче елда Илдар Ягафаров тарафыннан төшерелә.Сценарий авторы-Мансур Гыйләҗев. Төп
рольне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкара.
Слайд 6
«Зөләйха»
2004 нче елда Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән фильм. Татарларны көчләп
чукындыру сәясәтен чагылдырган «Зөләйха» әсәренә нигезләнгән. Сценарий авторы, режиссеры һәм продюсеры- Рамил Төхфәтуллин.
Слайд 7
«Дилемма»
2005 нче елда Рамил Төхфәтуллин «Татар-синема» кино сәнгатен үстерү фондын
җитәкли башлый. 2007 нче елда аның «Дилемма» фильмы дөнья күрә.Фильмда Индира ролен аның үз кызы башкара. 16 яшьлек кыз Болгарда ял иткәндә бер картны очрата. Бу карт аңа үткән тормышында танылган шәхес булуын ачыкларга ярдәм итә.
Слайд 8
«Өч аяклы ат»
2007 нче елда Айдар Хәлим повесте буенча төшерелгән
фильм. Режисссеры-Нурания Җамали. Фильм 1948 ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир "Бамбук” атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр. Әлеге драма үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халык турында…
Слайд 9
«121»фильмы
2007 нче елда Салават Юзеев төшергән кыска метражлы бу фильм
бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган.Бу фильмда вакыйга җимерек «Болгар» кунакханәсендә бара.
Слайд 10
«Шүрәле» мультфильмы
2008 нче елда Габдулла Тукайның «Шүрәле»әкияте буенча төшерелә.(3D анимация).Тамашачылар
тарафыннан яратып карала.
Слайд 11Казан халыкара мөселман кинофестивале
Бу фестиваль Казанда 2005 нче елдан бирле уздырыла.Мөселман
киносы фестивале менә инде унике ел рәттән шәһәребезгә дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим итә.
Слайд 12«Бибинур»фильмы
“Бибинур” фильмы (сценариен драматург Мансур Гыйләҗев язган) VI халыкара мөселман
киносы фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Ул “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук ““Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә фильмда төп герой Бибинурны уйнаган Г.Камал исемендәге академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бүләкләнде.
Слайд 13«Бибинур»фильмы
Фильмны урыс режиссеры Юрий Фетинг төшерде. Сценариен Аяз Гыйләҗевның “Өч
аршин җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләре нигезендә язучының улы Мансур Гыйләҗев иҗат иткән. Ә “Бибинур” фильмын төшерүне башлап йөрүче, әсәрнең продюсеры Светлана Бохараева.
Бохараева әйтүенчә, аның милли һәм бөтен кешене уйландыра торган темага фильм төшерәсе килгән. Бик күп әсәрләр укыганнан соң, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәренә туктала.
Слайд 14«Ак чәчәкләр»фильмы
2015 нче елда татар киносында зур бер сенсация булып,
«Ак чәчәкләр» фильмы дөнья күрде. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры – Ренат Әюпов, сценарий авторлары – Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортаза. Кинога төшү процессына 11 театрдан 37 артист җәлеп ителгән.
“Ак чәчәкләр” фильмы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелә .Әсәрнең лирик исеме дә шуны аңлата : тереклек һәм бәхет билгесе булган ак чәчәкләр! Романда ак халатлы кешеләр –медицина хезмәткәрләре дөньясы һәм аларга өмет , ышаныч, хөрмәт белән караучы авырулар дөньясы ачыла. Бу романда табибларның халык каршында җаваплылыгы , рухи гүзәллеге турында сөйләнә.
Слайд 15«Ак чәчәкләр»фильмы
Фильм Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты.
Слайд 16Татар киносы
Татарстанда кино төшерелә һәм кайберләре әйбәт бәя дә ала.
XI фестивальдә «Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм» төрендә «Хлопнул дверью и ушел» фильмы бүләкләнде (режиссеры Салават Юзеев). «Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» номинациясендә режиссер Денис Красильниковның «Война непрощенных» дип исемләнгән кинокартинасы бүләккә ия булды. «Хлопнул дверью и ушел» фильмында ир-ат ролен иң яхшы башкарганы өчен Г.Камал театры актеры Илдус Габдрахманов бүләкләнде. Казан мэрының махсус бүләген режиссер Степан Белов төшергән «Под знаком любви композитор София Губайдулина в Казани» фильмы өчен бирделәр. «ТӨРКСОЙ» халыкара оешмасының махсус бүләгенә режиссер Фәрит Дәүләтшин төшергән «Рудольф Нуриев. Рудик» фильмы лаек булды. Ә инде режиссер Ренат Әюповның «Ак чәчәкләр» кинофильмы «Татар әдәбияты буенча фильм төшерү» дип исемләнгән махсус бүләккә лаек булды.