Презентация, доклад на тему Казан арты сөйләше темасы буенча презентация

Содержание

МаксатДиалектның башка сөйләшләреКазан арты сөйләшенөйрәнгән галимнәрЛексик үзенчәлекләрМорфологик үзенчәлекләрГеографик урнашу урыныСөйләү үрнәкләреКүнегүләрӨйӨй Өй эшеЭчтәлек Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләреСөйләшенең урынчылыкларыЭчтәлек

Слайд 1
башлау
Казан арты сөйләшләре

башлауКазан арты сөйләшләре

Слайд 2Максат

Диалектның башка
сөйләшләре


Казан арты сөйләшен
өйрәнгән галимнәр

Лексик үзенчәлекләр
Морфологик үзенчәлекләр
Географик урнашу урыны
Сөйләү үрнәкләре
Күнегүләр
ӨйӨй

Өй эше

Эчтәлек

Сөйләшнең фонетик
үзенчәлекләре

Сөйләшенең
урынчылыклары

Эчтәлек

МаксатДиалектның башка сөйләшләреКазан арты сөйләшенөйрәнгән галимнәрЛексик үзенчәлекләрМорфологик үзенчәлекләрГеографик урнашу урыныСөйләү үрнәкләреКүнегүләрӨйӨй Өй эшеЭчтәлек Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләреСөйләшенең урынчылыкларыЭчтәлек

Слайд 3Урта диалектның Казан арты сөйләшләре турында мәгълүмат бирү;
Сөйләшнең фонетик, лексик, морфологик

үзенчәлекләрен аеру күнекмәләре булдыру;
Үз туган телеңә, милләтеңә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;

Эчтәлек

М а к с а т

Урта диалектның Казан арты сөйләшләре турында мәгълүмат бирү;Сөйләшнең фонетик, лексик, морфологик үзенчәлекләрен аеру күнекмәләре булдыру;Үз туган телеңә,

Слайд 4Казан арты
Минзәлә
Тау ягы
Бәрәңге
Дүртөйле
Туймазы
Кыйгы
Барда
Нократ
Камышлы
Касыйм
Керәшен татарлары сөйләше
алга
алга
ЭчтәлекЭчтәлек
Урта диалект

Казан артыМинзәләТау ягыБәрәңгеДүртөйлеТуймазыКыйгыБардаНократКамышлыКасыймКерәшен татарлары сөйләшеалгаалга    ЭчтәлекЭчтәлекУрта диалект

Слайд 5


Эчтәлек
Казан арты сөйләшен өйрәнгән галимнәр

ЭчтәлекКазан арты сөйләшен өйрәнгән галимнәр

Слайд 6

алга




Эчтәлек





алгаЭчтәлек

Слайд 7Дөбъяз (ТР ның Дөбъяз ,Әтнә, Биектау, Арча районнары керә)
Мамадыш (Саба, Мамадыш,

Теләче, өлешчә Питрәч, өлешчә Балык Бистәсе һәм Кукмара районнары керә)
Балтач (Балтач, өлешчә Киров өлкәсе)
Лаеш (Лаеш, өлешчә Балык Бистәсе)
Бәрәңге ( Бәрәңге, өлешчә Мари -Төрек)

алга

Эчтәлек

Сөйләшнең урынчылыклары

Дөбъяз (ТР ның Дөбъяз ,Әтнә, Биектау, Арча районнары керә)Мамадыш (Саба, Мамадыш, Теләче, өлешчә Питрәч, өлешчә Балык Бистәсе

Слайд 8Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре
җ ~ й җөрәк – йөрәк, җыл – ел,

җомыш – йомыш, җаулык -яаулык һ.б.
з ~ җ зиде-җиде, кәзә - кәҗә, зизни – җизни һ.б
ә ~ а әче – ачы, әчкеч -ачкыч, ач - әч
-өй дифтонгы монофтонглаша (-и/-ий): сийләшә — сөйләшә, ийгә керә — өйгә керә, тимә — төймә, сийәк — сөйәк (сөяк) һ. б
-лай/-ләй кушымчасы составындагы -ай/-әй дифтонгы тар вариантта әйтелә: кунаклый килдем — кунак булып килдем, әнекий — әнкәй, әтекий — әткәй.
җ авазы кушык дҗ авазы итеп әйтелә: дҗил — җил, дҗиде — җиде, дҗимеш — җимеш, дҗәйгән — җәйгән һ. б.
Дөбъяз урынчылыгында сүз башында шартлаулы д' ~ җ тәңгәллеге күзәтелә: д'ымырка — йомырка, д'итен — җитен, д'аулык —җаулык (яулык) һ. б.
ч ~ тч: тчандыр - чандыр, тчамасы - чамасы, тчалгы - чалгы һ. б.
п ~ w: каwып— кабып, тчаwып — чабып, таwып — табып, дҗаwып— йабып.
п~ф: тупрак — туфрак, керпек — керфек, дҗапрак — йафрак (яфрак).
ф~п (алынмаларда): пайда — файда, пәлән — фәлән, Патыйк— Фатыйх, йүфке — юбка, сифарат — сепарат, фамидур — помидор һ. б.



алга

Эчтәлек

Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләреҗ ~ й җөрәк – йөрәк, җыл – ел, җомыш – йомыш, җаулык -яаулык һ.б.з

Слайд 9
н~ң: джин— җиң, мен— мең, ан— аң, кин — киң, туна

— туңа, тан — таң, синен — синең, кызымнын — кызымның; барасын — барасың һ. б.
т~ч (сүз башында): тишмә — чишмә, тишен — чишен;
Палатальләшкән с'~ч күренеше бар: пыс'ак — пычак, пес' эн— пе-чән, тыс‘кан — тычкан, с'ак— чак һ. б.
сүз башында ж—җ тәңгәллеге күзәтелә: жир жиләге — җир җиләге;
къ~х тәңгәллеге: къан — хан, къатын — хатын, шакъты — шахта һ. б.
х~һ: хәм — һәм, хаwа — һава, хич — һич, шәхәр — шәһәр һ. б.
һ авазы еш кына әйтелми: әмме – һәммә, ич — һич һ. б.
м ~ б: камыз — кабыз; т ~ д: тулкын — дулкын; т~с: тыйрак — сыйрак;
ч ~ ш: чашу — шашу; г~к: гәрниз — кәрниз. (Сирәк күренешләр)
Ассимиляция-диссимиляция күренешләре. т~ш: тушы - шушы, тушында –шушында; л ~ н песәллек — печәнлек, эстеллек — өстенлек, дҗулле — йүнле (юньле), куйаллар—куйаннар (куяннар) һ.б
Авазлар төшү. Тамырында р булган фигыльләргә -ыр/-ер кушымчалары ялганса, бер р авазы кыскара: үстерегә — үстерергә, үрем — үрермен, барысын — барырсың
Аваз өстәлү: кәтәнәк—кәтәнә (тәбәнәк буйлы); йәнәмәсе — янәсе,
Ике сузык арасында ң авазы янына г өстәлү: дҗиңгел — җиңел, сеңгел — сеңел, күңгел — күңел һ. б.
Метатез: күгәлә — күләгә, нилет — лента һ. б.

алга

Эчтәлек

н~ң: джин— җиң, мен— мең, ан— аң, кин — киң, туна — туңа, тан — таң, синен

Слайд 10Морфологик үзенчәлекләр
Тартымлашкан исемнәр һәм кайбер фигыль формалары юнәлеш килешендә -ңар/-ңар, -ңгар/-ңгәр

кушымчалары алалар. Мәсәлән: Кийәү буласыңгарга дҗегерме дә тулмаган икән әле.
Бер саны, бу, кайсы, алмашлыклары икеләтелгән тартым кушымчасы алалар: берсесе, бусысы, кайсысы;
Зат алмашлыкларының иялек килешендә ң авазы сирәк кулланыла: безнен – безнең, синен – синең;
Мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килеше түбәндәге вариантларда кулланлыла: миңа / миңга / мийа; сиңа / сиңга / сийа;
2 зат күплек сандагы хәзерге заман хикәя фигыльләрдә, әдәби телдән аермалы буларак, кабатлаулы кушымчалар кулланыла: күрәсегезмә - күрәсезме, баргансыгыз – баргансыз;
Фигылләрнең – магайы / - мәгәйе формалары очрый: кермәгәйе – керүе бар, дҗаумагайы – явуы бар;
– ырга / -ергә, - малы / - мәле, - мак / - мәк инфинитив формалары очрый: сөйләшмәгә оста, авырмалы эш түгел, тумак бар;
Исем фигыльнең -ыш/-еш формасы да күзәтелә: син тчыгышка (чыгуга) мин дә барып дҗитәрмен;
-гач/-гәч кушымчалы хәл фигыльнең – гастын / - гәстен;- гастан / –гәстән; -ганнан сын / -гәннән сын вариантлары кулланыла: Мин тугастып (тугач) ук әти үлгән. Без барып дҗиткәстән (җиткәч) кансирт башланды. Укуын бетергәннән сын (бетергәч) Казанга китте.
Кадәр, хәтле һ. б. чикләү бәйлекләре мәгънәсен шайы бәйлеге белдерә: Кичкә шайы (кадәр) эшлидерийек.
-мы/-ме сорау кисәкчәсенең киң варианты –ма / -мә кулланыла: Иртәгә тагын киләсезмә (киләсезме)?


Эчтәлек

Морфологик үзенчәлекләрТартымлашкан исемнәр һәм кайбер фигыль формалары юнәлеш килешендә -ңар/-ңар, -ңгар/-ңгәр кушымчалары алалар. Мәсәлән: Кийәү буласыңгарга дҗегерме

Слайд 11Лексик үзенчәлекләр
Туганлык терминнары: түтәй — үзеңнән өлкән кыз туган; тута —

бертуган апа, әти яки әнинең сеңлесе; дәү абый — абыйларның олырагы, нәни абый — абыйларның иң кечесе һ. б;
Йолаланы белдерә торган диалектизмнар: җаусы — яучы,, бирнә — кыз ягының егет ата-анасына биргән бүләге; кийәү пәкесе — хатынының энесенә бүләк ителә торган пәке; ширбәт — никахтан соң була торган сый, шау (< тышау) кисү — озак тәпи йөрмәгән баланы юкә бау белән бәйләп, шуны кисеп җибәрү; тырак-тырак — сызыкташ (уен исеме).
Кешенең төрле сыйфатларын тасвирлый торган сүзләр: сыйаксыз — тупас, дорфа, җарау — зур гәүдәле, чак— начар, әшәке; куллы — карак; тутут — бугаз, бетү — үлү, бытыбый — такылдык, дәмбәс — караңгы чырайлы, аз сүзле һ. б.;
Хуҗалык һәм тормыш-көнкүреш белән бәйле сүзләр: банкы — чүлмәк, ташийак — касә, ялды - өй алды һ. б.
Кием-салым һәм бизәнү әйберләре: бәлүнкә (<рус. валенки) — киез ката, тәкыйа — бала башлыгы, бөти — хәситә, көчөк күлмәге — балага 40 көне тулганчы кидерә торган күлмәк.
Аш-су атамалары: багынчак — койка, как— повидло, тутыртма —малның юан эчәгенә тураган итне ярма белән болгатып тутырыла һәм казанда пешерелә торган ашамлык; бөккән — эченә корт, җимеш салып пешерелгән пирог;
Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән бәйле диалекталь сүзләр: бабай башы — тузганак, кузы — әстерхан чикләвеге, тәгәлдәш,— тәлгәш; әкәт — сәрви агачы, йушком — ләм, ашлык йэшене — аҗаган; чыгыр — кәлтә һ. б.

Эчтәлек

Лексик үзенчәлекләрТуганлык терминнары: түтәй — үзеңнән өлкән кыз туган; тута — бертуган апа, әти яки әнинең сеңлесе;

Слайд 12Сөйләм үрнәкләре
иwан грузный казанн[ы] алгас татарларны куганма / әнә тушы wахытта

килеб утыргаллар бу аwылга// хан булган/ аның эс улы булган/ карәтмән хан/ айбаш хан/ дҗуwаш хан/ этчесе эс аwылны нигезләгән// дҗуwаш хан килгән мында/ бызып йаза тыргатч дҗуwаш илен тчуwашлигә үзгәрткәлләр// аwыл икегә бүленгән булган / суның бер дҗагы ңазак / суның теге дҗагы йасаrлы булган// бу дҗаrтагылар лашман эше эшләгәлләр/ имән ташы-галлар// мында ары кайнаткан дигән дҗир бар/ ар халыклары килеп күмер дҗандыргаллар/ күмерне саткаллар// дҗасак дҗагында умбер хуҗалык булган/ лашманда ун хуҗалык//
Сөйләүче: Заһидуллин Габдулла, 68 яшь.
Биектау районы, Чувашиле авылы. 1973 ел.
Язып алучы: Н. Б. Борһанова

алга

Эчтәлек

Сөйләм үрнәкләреиwан грузный казанн[ы] алгас татарларны куганма / әнә тушы wахытта килеб утыргаллар бу аwылга// хан булган/

Слайд 13тчак (начар) күзле кешегә тчыга ул арпа// салкын тигәннән дә тчыга

дип әйтәләр инде арпаны// күлмәк тҗебе белән имниләр арпаны/ күлмәк тҗебен тотоп саный да тчиткә төкөрә/ бер/ ике/ өтч/ дүрт/ биш/ алты/ дҗиде/ сигез/ тугыз/ туфракка китсен/ тфу// бер/ ике/ өтч/ дүрт/ биш/ бизеп китсен/ тфу// бер/ ике/ өтч/ отчоп китсен/ тфу// бер/ берлексез булсын/ тфу// минем кулым түгел/әйшә батма кулы/ тфу тфу бетсен/ китсен// азмасын өтчөн арпаны бодай диб әйтәләр//

Татарстан, Арча районы, Күәм авылы. 1965 ел.
Язып алучы: Н. Б. Борһанова

Эчтәлек

Сөйләү үрнәкләре

тчак (начар) күзле кешегә тчыга ул арпа// салкын тигәннән дә тчыга дип әйтәләр инде арпаны// күлмәк тҗебе

Слайд 14Күнегүләр
Сөйләш үрнәкләрен әдәби тел белән чагыштырыгыз. Аермаларын дәфтәргә языгыз.
хәзер арпа чыкса

дару тийерәләр/ элек арпа белән имниләрийе/ саный-лар инде/ бердә берлексез булсын// бер/ ике/ өтч/ отчоп китсен// бер/ ике/ өтч/ дүрт/ биш/ бизеп китсен// бер/ ике/ өтч/ дүрт/ биш/ алты/ дҗиде/ дҗилгә отчсон// бер/ ике/ өтч/ дүрт/ биш/ алты/ дҗиде/ сигез/ тугыз/ туфракка китсен// минем кулым түгел/ идел китчкән имтче ңартчык әйшә батман кулы//
бизгәк белән аwырсаң әрем эчәләр инде// әwәле болай да имнәгәлләр бизгәкне/ бизгәкле кешене бер җулдан аббаргаллар да икенче җулдан адаштырып апкайткаллар// аннан ары ипи катысы төшөп калса/ шуны ашатмага кушаларыйы бизгәккә//

Эчтәлек

КүнегүләрСөйләш үрнәкләрен әдәби тел белән чагыштырыгыз. Аермаларын дәфтәргә языгыз.хәзер арпа чыкса дару тийерәләр/ элек арпа белән имниләрийе/

Слайд 15Өй эше
Үзегезнең җирлектәге диалектик үзенчәлекләрне язып килергә
Эчтәлек

Өй эшеҮзегезнең җирлектәге диалектик үзенчәлекләрне язып килергәЭчтәлек

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть