Слайд 1
Гамил Афзал иҗаты турында каләмдәшләре
Слайд 2Килер заман,
һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә
кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Габдулла Тукай.
Слайд 3Татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы Гамил
Афзал 1977 елда «Айлы кичләр» җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре («Казан утлары», 7 нче сан, 1976 ел) өчен ул Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
халык язучысы,
Татарстанның
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
юмор һәм сатира остасы
Гамил ГЫЙМАЗЕТДИН УЛЫ Афзалов
поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килә.
Слайд 5Кайда килеп туктар юл азагы,
Ел үтәсе юлны ай үтәм.
Бөтен
гомерем минем - юл газабы,
Аннан татлы газап бар микән.
“Юл газабы”
Юл газабы
Слайд 6Сибгат Хәким
"Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул
халыкка хезмәт итү"
Слайд 7«... үз кичерешләре ил, халык язмышы белән бергә кристаллашкан шагыйрьне мин
шул зур язмышлардан аера алмый башлыйм. Шунда ул иҗатының иң биек ноктасында басып тора шикелле... »
“ Гамил Афзал лирикада да, юмор- сатирада бигрәк тә, турыдан-туры Тукайдан, Бабичтан килә. Дөресрәге, аның үсеп чыгуы да шушы ике шагыйрьдән.”
Слайд 8Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Т.Н.Галиуллин
«XX гасыр татар шигъриятенең горурлыгы»
Слайд 10“Гамил Афзал тудырган шигърият – шулкадәр камил, татар җанына шулкадәр якын,
милли, аңлаешлы классика ки, аның турында язуы авыр гына түгел, язып тору да “кирәкми” кебек. Аның шигърияте хис һәм фикер бердәмлеге, технологик эшләнеше, мантыйк ягыннан шулкадәр җиренә җиткән ки, хәтта аның шулай булуына “ачу килә, җен котыра” башлый. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр дә, каләмдәшләре дә аңардан “качтылар”, чөнки мондый каты чикләвекне ватып, эчендәге төшен чыгару шахтада күмер чабудан күпкә авыр хезмәт иде....
Слайд 11Әгәр каләмдәшләренә карата аеруча игътибарлы Сибгат Хәкимнең Гамил Афзал иҗатына багышланган
өч, әдәбият белгече Нил Юзеевның ике, аларга өстәп Равил Фәйзуллинның, Тәлгат Галиуллинның, Рафаэль Мостафинның мәкаләләре булмаса, бу олуг иҗат әле дә сөрелмәгән чирәмне хәтерләтер иде” (Айдар Хәлим. Мәдәни җомга.№8, 25 февраль, 2000 ел, 15-16 бб.)
Слайд 12 «Гамил Афзал—татар шигъриятендә кабатланмас шәхес. Аның җәмгыяви лирикасы
гражданлык намусын гәүдәләндерсә, йомшак вә самими юморы исә вәгазь укымыйча гына җәмгыятьтәге кимчелекләрне ачып сала».
Мөхәммәт Мирза
Слайд 13Равил Фәйзуллин
“ Халык бәгыреннән яратылган талант бернинди замана җилләренә бирешмәс
якты шәм ул”
Слайд 14Г. Гыйльмановның “ Шагыйрьнең биеклеге” (Образлар системасына күзәтү), Т.Галиуллинның “Халык бәхете
- шагыйрь бәхете “, “Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте”, Р.Гаташның “Гамь һәм моң илчесе”, М.Әгъләмнең “Иман исән булса - өмет исән, Хак Тәгалә хак эш әйләр әле”, Р.Ш. Хөрмәтуллинаның Г.Афзал шигырьләренең лингвистик поэтикасы”, И.И. Гилаеваның” Гамил Афзал ижатында Тукай” , “Гамил Афзал ижатының өйрәнелү дәрәҗәсе”, “Гамил Афзал ижаты мәктәптә”, “Гамил Афзал ижатында татар тарихы”, “Гамил Афзалньң юмор-сатира әсәрләрендә автор позициясе”, “Гамил Афзалньң “Үткәннәрне онытырга кирәк...” шигырендә автор позициясенең белдерелү үзенчәлеге” , Ф.Бәйрәмованың “Татар икәнемне онытмадым...” (Гамил Афзалның иҗатында сөрген темасы), М.Юнысның “Үзе китте, җыры калды”, Ф. Садриевның “Йөрәге халык күкрәгендә”, М.Әхмәтҗановның “Гамил Афзал иҗатында сәясәт”, һ.б. чыгыш-мәкаләләр бер-бер артлы дөнья күрә. Аларда шагыйрь иҗатына карата уңай фикерләр әйтелә.
Слайд 15Әлмәт каласындагы бер урамга әле үзе исән чагында ук Гамил Афзал
исемен бирәләр.
Слайд 16Шагыйрьнең туган авылы Такталачыкта “Туган як” музееның
бер бүлеге Г. Афзалга багышланган. 2011 нче елда аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Г.Афзал премиясе булдырыла, аның иҗатын өйрәнү һәм яшь буынга да җиткерү максатыннан чыгып, төрле конференцияләр оештырыла; киләчәктә олпат язучы сатирасын дәвам итәрлек шәхесләрнең күп булуына ышаныч белдереп, Актаныш районы Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивальләре үткәрә.
Слайд 17«Минем 100 яшь тулгач язачак җырым» Ничаклы даһилар дөньяга килде,
Ничаклы
нәбиләр дөньядан китте,
Мин һаман да эшлим, мин исән.
Көнгә карап көлеп йөргән өчен,
Кешеләргә шатлык биргән өчен
Йөрәгем яшь, күңлем шук икән,
Әллә миңа үлем юк микән?
Слайд 18
“Һәр адәм баласы кебек, ул да мәңгелек кочагына китеп барды.
Хәзер, үзе әйтмешли, сакалны сыпырып уйланулар безгә—исәннәргә калды: ярый әле, кеше үлгәч, аның хезмәте һәм ижаты да юкка чыкмый. Ниңди бушлык калыр иде әдәбиятыбызда!.. Милли әдәбиятыбыз күпме нурдан, юмордан һәм моңнан мәхрүм калган булыр иде!.. Яшәгән гасырыбыз да салкынрак, җансызрак тоелыр иде”
Фәнзаман Баттал “Юксыну”