Презентация, доклад на тему Габдулла Тукай . Презентация

Содержание

Тема: ТӘГЪЗИЯ ҺӘМ МӘРСИЯЛӘРДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШӘХЕСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Слайд 1Гайнетдинова Рамита – Бәләбәй шәһәре 15нче мәктәпнең 7 нчы В сыйныфы

укучысы

Фәнни җитәкче:
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Резеда Рифкат кызы

Гайнетдинова Рамита –  Бәләбәй шәһәре 15нче мәктәпнең  7 нчы В сыйныфы укучысы Фәнни җитәкче:беренче категорияле

Слайд 2Тема: ТӘГЪЗИЯ ҺӘМ МӘРСИЯЛӘРДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШӘХЕСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Тема: ТӘГЪЗИЯ ҺӘМ МӘРСИЯЛӘРДӘ  ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШӘХЕСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Слайд 3Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай; Ул караңгы төндә яктырткан матур,

ак тулган ай. Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай, - диям, Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, - диям.

Шәехзадә Бабич

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай; Ул караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. Ул бөек

Слайд 4Максат: 1. XX гасыр башы татар әдәбиятының халыкка аз таныш булган

шагыйрьләре һәм аларның Габдулла Тукайның тормышын һәм шигъриятен гомуммилли яссылыкта бәяләгән әсәрләрен укып анализлау. 2. Габдулла Тукайның вакытсыз үлемен дини-фәлсәфи, Ислам мәдәнияте кануннарына салып үлчәгән тәгъзия мәкаләләре һәм мәрсияләр белән таныштыру, әһәмиятләрен ачу.
Максат:  1. XX гасыр башы татар әдәбиятының халыкка аз таныш булган шагыйрьләре һәм аларның Габдулла Тукайның

Слайд 5Тәгъзия – үлгән кешенең якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашып, вакытлы матбугатта

бастырылган мәкаләләр Мәрсия – үлгән кешенең яхшы сыйфатларын күрсәтеп сөйләгән сүз яки шигырь
Тәгъзия – үлгән кешенең якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашып, вакытлы матбугатта бастырылган мәкаләләр  Мәрсия – үлгән

Слайд 6Бу вакыйга мөнәсәбәте белән язылган язмалар 1913 - 1914 нче еллар

вакытлы матбугатында, бигрәк тә “Йолдыз”, “Вакыт”, “Кояш”, “Ил”, “Мәктәп”, “Аң” газета-журналлары битләрендә яктыртыла.
Бу вакыйга мөнәсәбәте белән язылган язмалар 1913 - 1914 нче еллар вакытлы матбугатында, бигрәк тә “Йолдыз”, “Вакыт”,

Слайд 7 “Тукаев, вафат иткәннән соң, матбугатны бик җитди рәвештә мәшгуль итте.

Аның шигырьләре, шагыйрьлеге хакында төрле фикерләр, мөляхәзәләр йөртелде. Төрле җенес, төрле сыйныфтан булган кешеләр аңа булган мәхәббәт вә соклануларын аның үлеме илә хасыйль булган кайгыларын, моң вә зарларын изһар итеп (күрсәтеп), тәгъзияләр, мәрсияләр... яздылар. Җамал Вәлиди
“Тукаев, вафат иткәннән соң, матбугатны бик җитди рәвештә мәшгуль итте. Аның шигырьләре, шагыйрьлеге хакында төрле фикерләр,

Слайд 8“Шималь (төньяк) төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр...

Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт аның шигырьләрендә дә төп көй, әсал иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды.” Фатих Әмирхан
“Шималь (төньяк) төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр... Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң,

Слайд 9“Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь, милли шагыйрь булуындадыр..., шуңа күрә

Тукай хакында аз гына булса да шөбһә уята торган сүзләр сөйләү, төрле уйларга сәбәп була торган мәкаләләр язу – милли тәрбия җәһәтеннән җинаятьтер.” Гаяз Исхакый
“Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь, милли шагыйрь булуындадыр..., шуңа күрә Тукай хакында аз гына булса да

Слайд 10Габдулла Тукай-XX йөз башы татар әдәбиятының таҗы

Габдулла Тукай-XX йөз башы татар әдәбиятының таҗы

Слайд 11Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән Һәйкәлеңнең ташы, тимере. Тик син үзең халык күңелендә, Халык мәхәббәте

– синен исемең, Халык гомере – синең гомерең.

Әхмәт Фәйзи

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән Һәйкәлеңнең ташы, тимере. Тик син үзең халык күңелендә, Халык мәхәббәте – синен исемең,

Слайд 12“Тукай – биле язылган милләтнең сөрәнчесе, моңарчы күңел төпкеленә яшерелгән аһ-зарны

дөньяга түгүче. Шуңа да аның беренче шигырьләре үк халык күңелендә аваздашлык таба.Ул – һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре”

Ркаил Зәйдулла

“Тукай – биле язылган милләтнең сөрәнчесе, моңарчы күңел төпкеленә яшерелгән аһ-зарны дөньяга түгүче. Шуңа да аның беренче

Слайд 13 Мәрсияләрдә Тукай образының гәүдәләнеше:
Ай, йолдыз, кояш, Чулпан йолдызы, бәһасез нур:
●Кәшшаф Курмашев
●Хөсни

Кәрим
●Гариф Гайнуллин

Сәгадәт байрагы, алтын таҗ, бриллиант, пакь су, милләт канаты, рух ачкычы:
●Бәдретдин Киләчи
●Кәшшаф Патии
●Җамалетдин Юмаев

Мәрсияләрдә Тукай образының гәүдәләнеше: Ай, йолдыз, кояш, Чулпан йолдызы, бәһасез нур:●Кәшшаф Курмашев●Хөсни Кәрим●Гариф ГайнуллинСәгадәт байрагы, алтын

Слайд 14Хакның җиргә иңдерелгән нуры, оҗмах кошы, шигырьләре Исрафил фәрештәнең быргысы:
●Бәдретдин Киләчи
●Җамалетдин

Юмаев
●Галимҗан Акчурин

Милли гөлләр бакчасы, сандугач, тәмле исле гөл, былбыл, алмагач, ландыш һәм миләүшә чәчәкләре:
●Кәшшаф Курмашев
●Мирхәйдәр Фәйзи
●Габдулла Харис
●Габделәхәт Мусин
●Рокыя Ибраһимия

Хакның җиргә иңдерелгән нуры, оҗмах кошы, шигырьләре Исрафил фәрештәнең быргысы:●Бәдретдин Киләчи●Җамалетдин Юмаев●Галимҗан АкчуринМилли гөлләр бакчасы, сандугач, тәмле

Слайд 15Танылган галимнәребезнең Тукайга багышланган хезмәтләреннән цитаталар:
Тукай шигърияте, җиһанга ямь, яктылык бөркеп

торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек, үзенә бер илаһи көчкә ия.
Тәлгать Галиуллин

Тукайның кыйммәтле лирикасы матур әдәбиятның, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын, дәрәҗәсен билгели торган ориентир, бизмән дә булып торды.
Таһир Гыйлаҗев

Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман! 
Рабит Батулла

Танылган галимнәребезнең Тукайга багышланган хезмәтләреннән цитаталар:Тукай шигърияте, җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә

Слайд 16 Тукай исә безнең рухыбызны кузгатты, зиһенебезне баетты, гасырларны, буыннарны ялгап, милли

яшәешебезнең кыйбласын, киләчәген билгеләде.
 Хатыйп Миңнегулов

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның исеме татарлар яши торган географик чикләрне үтеп китте. Аның исеме хәзер илебезнең һәрьягында сөеп телгә алына һәм хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Абай, Хетагуров кебек бөек шәхесләр белән бер сафка куеп йөртелә.
Ибраһим Нуруллин

 Г.Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Фоат Галимуллин

 Тукай исә безнең рухыбызны кузгатты, зиһенебезне баетты, гасырларны, буыннарны ялгап, милли яшәешебезнең кыйбласын, киләчәген билгеләде.

Слайд 17Бел шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар, Зур җаныңнан соңгы былбыллар да

еш илһам сорар. Габдулла Харис
Бел шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар, Зур җаныңнан соңгы былбыллар да еш илһам сорар.

Слайд 18

Кулланылган әдәбият    ● Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б. ● Батулла Р. Урыннары җәннәттә булсын!: Мәрхүм шәхесләребез турында мәрсияләр, хатирәләр. – Казан: Рухият, 2007. - 991б. ● Галиуллин Т. Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Мәгариф, 2002. - 231 б. ● Гыйләҗев Т. Тукай турында тәгъзияләр// Мәдәни җомга. – 2007. 20 апрель. ● Зәйдулла Р. Җанда аның җылы кулы// Мәгърифәт. – 2006. 18 март. 5б. ● Исхакый Г. Милли фаҗига// Гаяз Исхакый. Әсәрләр. Унбиш томда.Т.6. Публицистика һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар кит. нәшр., 2005. 288-292б. ● Миңнегулов Х. Й. Тукайны Питер да онытмый// Казан утлары. – 2009 - №4. – 125-127б. ● Миңнегулов Х. Й. Шагыйрьлеккә тугры Тукай// Мәдәни җомга. – 2008. 25 апрель. ● Татар шигърияте: XX гасыр башы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 447б.
Кулланылган

Слайд 19Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть