Презентация, доклад Үткәннәргә сәяхәт (Хезәт кеше канаты, канатлы ул канатлы)

Кешенең канаты - тырыш хезмәтКешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн, кыш һәм җәй алмашынган төренә керә.“Алтыда кермәгән, алтмышта кермәс” дигән әби-бабаларыбыз.Алты яшкә кадәрге вакыт бала өчен әһәмиятле чор. Галимнәр раславынча, кеше үзе аласы белем һәм

Слайд 1
Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль

бюджет белем учреждениесе


Хезмәт –кеше канаты,
Канатлы бул,канатлы.



Эшләде ; 7сыйныф укучылары;
Аскарова Диләрә илсур кызы, Галиахетова Дилә Дамир кызы
2 кв категорияле технология укытучысы: Зарипова Рүзия
Сәлих кызы җитәкчелегендә

2012 ел
Республикасы Әтнә муниципаль районы“Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесеХезмәт –кеше канаты,Канатлы бул,канатлы.Эшләде

Слайд 2
Кешенең канаты - тырыш хезмәт
Кешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн,

кыш һәм җәй алмашынган төренә керә.
“Алтыда кермәгән, алтмышта кермәс” дигән әби-бабаларыбыз.Алты яшкә кадәрге вакыт бала өчен әһәмиятле чор. Галимнәр раславынча, кеше үзе аласы белем һәм тәрбиянең 70% ын 6 яшкә кадәр үзләштерә,калганын гомере буе тулыландыра гына.
Кешедә ничә канат бар?
Ике канат-ул куллар.Кошларга яшәр өчен канат кирәк булган кебек, безгә дә куллар кирәк.Кулы эш белгән кеше тормышта һәрвакытта да үз урынын таба.
“Кечкенә генә эш зур эшсезлектән яхшырак.”
“Кешенең акылын үлчи торган үлчәү-аның эше.”

Кешенең канаты - тырыш хезмәтКешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн, кыш һәм җәй алмашынган төренә керә.“Алтыда

Слайд 3Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер.

Ялган ул-”юк” дигән сүз
Туры ,туры димичә
Кәкре, кыек

дигән сүз.
Ялган ул кемнәрдә була?
Ялган ул ялкауларда,
Куркакларда,иренчәктә,
алдакчы,таркауларда.
Нинди төстә икән соң ул әшәке ялган,ялган?
Матур төсләр аңа хәрам,ул карага буялган.
-Бер ялганны кайтарып алыр өчен кырык дөреслек эшләргә кирәк!

Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер.Ялган ул-”юк” дигән сүзТуры ,туры димичәКәкре, кыек дигән сүз.

Слайд 4Үткәннәргә сәяхәт
Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белән гел янәшә

яшәп килгән тагын бер мирас бар әле. Ул мирасның галимнәр теле белән әйтсәк, матди мәдәният өлкәсенә караганы — халкымның өс киеме!

Үткәннәргә сәяхәтМинем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белән гел янәшә яшәп килгән тагын бер мирас бар

Слайд 5Ничек яхшы булырга
Ничек яхшы булырга?
Аны сезгә әйтә алам:
Уйла син-һәр минутта,һәрбер төштә,атлаган

һәр адымыңны
,күреп тора дип Анаң!

Йә булмаса,класстагы матур күзле кыз бала...
Шуннан инде нишлисең?
Билгеле инде нишлисе-гел яхшы эш эшлисең!
Ә эш эшләгән кеше-була бик яхшы кеше!
(Равил Фәйзуллин)

Татар барда-хәтәр бар,ди, кемдер.
Хәтәр түгел, татар көчле ул.
Әдәп,намус,акыл,белем, вөҗдан –
Татар кешесенең йөзе ул
(Д,Каюмова.”Татар рухы”)

“Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә”


Нәрсә соң ул эш яки хезмәт?
Хезмәт-кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек.
Акыл хезмәте –ул ми эшчәнлеген таләп итә,аның өчен фикерләү,башны эшләтү кирәк.
Халкыбызның”Уку энә белән кое казу “дигән мәкален һәркайсыбыз белә. Уку җиңел эш түгел, ул бик күп көч һәм тырышлык таләп итә.
Физик эш - ул төрле эшләрне көч белән башкару.
“Агач җимеше белән, кеше эше белән матур”,
Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эше белән матур булуын халык әйтеме аңлата да инде.

Ничек яхшы булырга Ничек яхшы булырга?Аны сезгә әйтә алам:Уйла син-һәр минутта,һәрбер төштә,атлаган һәр адымыңны,күреп тора дип Анаң!Йә

Слайд 6Кешенең кешелеге сүзе белән түгел, эше белән матур
Халкыбызның кабатланмас иҗади көченә

ия булган бу истәлекләр
Ефәк шәл искә төшергән бу мирасның бер өлеше, әлбәттә, Ак әбием – Дәү әнием сандыгы төбендә әле дә сакланалар.

Кешенең кешелеге сүзе белән түгел, эше белән матурХалкыбызның кабатланмас иҗади көченә ия булган бу истәлекләрЕфәк шәл искә

Слайд 7Эш сөйгәнне ил сөйгән
Агач җимеше белән матур булган кебек, без нинди

матурлар!
Эш сөйгәнне ил сөйгәнАгач җимеше белән матур булган кебек, без нинди матурлар!

Слайд 8Оста кулда һөнәр бар.
Чулпы-беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре белән һәм сөлгеләре

белән элек-электән дан тоткан безнең халык.
Әмма аларны эшләү бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлелек таләп иткән. Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсьәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә булмаса да, ун йортлыкның берсендә бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган.
Оста кулда һөнәр бар.Чулпы-беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре белән һәм сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык.

Слайд 9В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, авыр, бик

яхшы.

Кирәк... Ничек кенә әле! Зарури нәрсә ул. Хезмәтне яратмаган кеше шәхес буларак формалашып җитә алмый.Бары тик хезмәт сөючәнлек һәм аның тыгыз бәйләнгән максатчанлык, ныклык кебек ихтыяр сыйфатлары гына алга куелган максатны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Авыр... Әлбәттә ата-аналар әзер булырга тиешләр.Балада хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү – бездән,үзебездән нык торуны, бик зур түземлелек һәм вакыт таләп итә.Баланы үз үрнәгендә тәрбияләү җиңел түгел.
Бик яхшы... Әйе,чөнки авырлыкның җиңелүен,максатка ирешүне тою кешегә иң зур әхлак канәгатьлеге бирә. Бу шатлыкка бары хезмәт яратучы кешеләр генә лаек.

В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, авыр, бик яхшы.Кирәк... Ничек кенә әле! Зарури нәрсә

Слайд 10Мәкальләр,әйтемнәр
Авыр эш калач ашата.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Ашаганың белән мактанма,эшең белән мактан.
Бүгенге

эшне иртәгә калдырма.
Ике уйла, бер эшлә.
Калган эшкә кар ява.
Кем эшләми, шул ашамый
Киңәшле эш таркалмый.
Күмәк эш үрчемле булыр.
Плансыз эш - тозсыз аш.
Син эшне сөйсәң,эш тә сине сөяр.
Сүз күп җирдә эш аз була.
Эш беләктә түгел- теләктә.
Эш майлы бәлеш түгел.
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Эше күпнең ашы күп,эше юкның ашы юк.
Эшләгәнең- өеңә,өйрәнгәнең-үзеңә.
Эшне ярты юлда калдырганчы,башламаганың яхшы.
Эшнең ояты юк.
Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

Һөнәрсез кеше - кулсыз кеше.
Хезмәт төбе - хәзинә.
Хезмәте каты-җимеше татлы.
Һөнәрле кеше-хөрмәткә лаек.
Һөнәре бар үргә йөзәр.
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Тырыш бала-эх яхшы; ялкау бала-фу,шакшы.
Кайда йөрсәң дә, тырыш бул,тырыш кеше хур булмас.
Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.
Эш - акчада, гөл – бакчада.

“А к ы л - тезген, б е л е м - ат, тезгенеңне белеп тарт!”

Мәкальләр,әйтемнәрАвыр эш калач ашата.Аз сөйлә, күп эшлә.Ашаганың белән мактанма,эшең белән мактан.Бүгенге эшне иртәгә калдырма.Ике уйла, бер эшлә.Калган

Слайд 11Кулланган әдәбият
Балаларга үгет нәсихәт.
Татар халык әйтемнәре.
Мәктәптә хезмәт тәрбиясе.

Кулланган әдәбиятБалаларга үгет нәсихәт.Татар халык әйтемнәре.Мәктәптә хезмәт тәрбиясе.

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть