Слайд 1Башкарды: 16 нчы мәктәпнең 5 а сыйныф укучысы Ашерапова Азалия
Фәнни эшнең
җитәкчесе: технология укытучысы Бикмөхәммәтова С.Г.
Халкыбызның күңел җәүхәрләре
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чиккәнен
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
(Р. Файзуллин)
Слайд 3Кереш
Татар халкы хезмәт сөючән ,
игү, чигү, тегүгә сәләтле халык. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә кул эшләре башкарган, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән.
“ Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”. Төрле көнкүреш, кирәк-яраклары, чигү әйберләре безнең технология кабинетының кечкенә генә байлыгы. Үткәнебезгә ихтирам, киләчәккә - күпер. Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.
авылларының истәлеге
Истәлекле чигү эшләнмәләренә килгәндә, аларның төп өлеше үзебезнең тау ягы авылларыннан. Әби, бабайларыбыз заманындагы фоторәсемнәрне караганда бигрәк тә ул чордагы хатын-кызларның баш киемнәренә - укалап, энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән таҗ - калфаклары игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела. Менә шушы калфаклар, ефәк шәл - Олы Шырдан авылының Галимә әби Сираҗиеваныкы. Күргәнегезчә. Бу калфаклар нәзәкатьле итеп, күңел җылысы салып чигелгән. Тарихи хәтер уянамы – бүген дә татар кызларын, апаларыбыз, әниләребез, әбиләребезне калфаклы итеп күрәсе килә. Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк туа. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән.
Түбәтәй
Татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала. Түбәтәй -ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә. Безнең кулда шулай ук Олы Шырдан авылының яңа мәхәлләсенең беренче имамы Җәләлов Мәгъсүм абыйның әтисе Җәләл абыйныкы. Кәләпүш — бу да түбәтәйнең бер аталышы. Кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган булса кирәк.
Түбәтәйләрнең формалары күп: сай, баш өсте очлаеп килгән, чуклы hәм цилиндр формасында булалар. Бу кәләпүшне гадәттә безнең тау якларында үзбәкстан якларыннан кайтучы агайлар кия иде. Ә менә болары бүгенге көн түбәтәйләре.
Слайд 6Сөлге – татар хатын – кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл.
Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да
сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге
белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй
атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең
каенанасына биргән иң беренче бүләге дә
сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан
туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар
аргамакларда чабышалар. Сөлге – символ. Ул –
халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ.
Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш
тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр,
кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп
каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да
сөлгедән башка үтмәгән.
Слайд 7 Алъяпкычлар киндер тукымалардан яки ак бүздән тегелгән, тамбурлы чигеш һәм
челтәрләр белән бизәлгән. Татар кызларының алъяпкычлары “канатлы” булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!
Слайд 8Намазлыклар
Намаз укыган кеше Аллаһ Тәгалә хозурында торганлыктан, аның тәне, киеме,
намаз укый торган урыны пакъ булырга тиеш. Шунлыктан, халкыбыз үзенең бөтен осталыгын, күңелен куеп намазлыклар булдырган. Әлеге намазлык та Олы Шырдан авылыннан, Галимә әбинең кызы Сәкинә әбинең бирнәгә әзерләнгән намазлыкларының берсе, безнең көнгәчә
яңа килеш сандыкта сакланган.
Слайд 9Шамаилләр
Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре
язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләр кадере зур. Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан коллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шамаилләр киң таралыш ала. Ләкин безнең кулда чыгарылыш укучыларының дәрестә чиккән шамаиле генә сакланган.
Слайд 10Тырнак алмалау ысулы белән чигү
Элек-электән халкыбызда тырнак алмалау
ысулы белән чигү киң таралган була. Без истәлекле үрнәкләрне таба алмадык, әмма аны үзебезнең кулдан чигеп искә төшердек. Бу ысул белән чигеп безнең мәктәпнең кар кызы күлмәге бизәлгән
Слайд 11 Челтәр-челтәр ак пәрдәләр, бизәкле-чәчәкле чаршаулар, чигүле сөлге, ашъяулыклар
Челтәр-челтәр ак пәрдәләр, бизәкле-чәчәкле чаршаулар, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз элек авыл өен күз алдына да китереп булмаган. Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Менә шушы чиккән җәймәләр, сөлгеләр минем карт әбием Хәмидуллина Нәфирәнең күңел бизәкләре. Ул Мамадыш - Әкил авылыннан, шушы ашъяулык Олы Шырдан авылыннан Сираҗиева Шәмсеҗиһан апаныкы.
Слайд 12Йомгаклау
Мин бу хезмәтемдә халык җәүһәрләренең бер
өлеше, безнең кулда истәлеккә сакланганнары турында гына сөйләп үттем, минем төп эшемдә күбрәк мәгълүмат язылган. Киләчәктә фәнни – эзләнү эшемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.
Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.
Слайд 13
Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,
Телне йотмыйк нигез ташында
Син, татарым, үз ит
үткәнеңне
Татарлык ул шуннан башлана.