Уен - баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул.
П.Ф. Лесгафт.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар.
Туган телгә, туган якка, туган илгә мәхаббәт тәрбияләү безнең педагогиканың төп принципларыннан берсе булып тора.
Ватан иң беренче бала алдына авазлар, образлар, уеннар булып килеп баса. Балага боларның барсын да бай һәм күп кырлы булган халык авыз иҗаты бирә.
Уеннар - бу безнең балачак. Качыш, куыш, әбәкләшү уеннарын кем генә хәтерләми икән? Кем уйлап тапкан аларны? Бу сорауга бер генә җавап: халык, әкиятләр, җырлар.
Татар авылларында балалар арасында хәрәкәтле уеннар киң таралган булган. Бер генә бәйрәм дә алардан башка узмаган. Балалар төркем - төркем булып җитезлеккә, өлгерлеккә көч сынашканнар. Уеннарның күбесе урамда уздырылганга күрә, сәламәтлекләре дә ныгыган, һәр ел фасылының үз бәйрәмнәре, үз бәйгеләре булган. Халык уеннарында татар халкының җыр телле, җитез, өлгер, тырыш булуы күренгән.
Борын-борыннан ук аларда халыкның яшәү рәвеше, хезмәте, милли гадәтләре, гаделлек, батырлык; хәрәкәтләренең тиз һәм матур булуы, тырышлык,
түземлек, җиңүгә зур омтылышлары чагылган.
«Ватык телефон» уены
Хәрәкәтле уеннар
«Әбәкле» уены.
«Песи һәм тычканнар»уены.
« Йөзек салыш»уены.
Рэхмэт!
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть