Презентация, доклад по татарскому языкуГабдулла Тукай

Содержание

Г.Тукайның шәҗәрәсе

Слайд 1Гомерендә — халкы язмышы, җырларында — халкы моңнары  

Гомерендә — халкы язмышы,  җырларында — халкы моңнары  

Слайд 2Г.Тукайның шәҗәрәсе

Г.Тукайның шәҗәрәсе

Слайд 3Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә
Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир
Зиннәтулла хәзрәт
Мөхәммәтвәли Газизә
Сәгъди абзый

Зөһрә апа

Галиәсгар Газизә

Болгар кунакханәсе

18901892

Мөхәммәтгариф БибимәмдүдәБибимәмдүдә    МөхәммәтшакирЗиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли ГазизәСәгъди абзый

Слайд 4Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе,

Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.

Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.

Мәмдүдә - Габдулланың анасы

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә

Слайд 5Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Тау башында салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә

бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...
Кушлавычта шагыйрь туган йорт. Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.Авылыбызның ямен,

Слайд 6Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере
Кечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабереКечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Слайд 7Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак

аны үз янына алдыра.
Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.

Слайд 8Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең

ят кеше!

4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше! 4 яшьтә әнисез кала.

Слайд 9Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә

авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...” “Исемдә калганнар”

Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим

Слайд 10Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр.

...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”

Асрарга бала бирәм, кем ала?

Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр. “ ...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып,

Слайд 11Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә

килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.

Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның

Слайд 121895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы

һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.

Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына

Слайд 13Шәкерт Тукай

Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай

авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.

«Мотыйгия» мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин

Шәкерт Тукай    Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны

Слайд 141895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе

бинасы.

Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша

Биш ел үткәч, җизнәсе Галиәсгар үлеп китә, һәм Габдулла, мәдрәсәгә күчеп, үз көнен үзе күрә башлый.

1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик

Слайд 15Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана
1905 елның сентябрендә үк

аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман, Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман. ( «И каләм!». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, № 2.)

Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре

Слайд 16 1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)


1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)

Слайд 17Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда

бит Казан!”
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

Сөеп кайттым сиңа, Казаным! (1907 – 1913)

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!”Әйтә иртәнге намазга бик матур,

Слайд 18 XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда

шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән

Кечкенә генә булса да үз фатиры булма-ганга күрә, Тукай кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтлә-неп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.

XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгәнКечкенә генә

Слайд 19Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар

интеллегенциясе вәкилләре

Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев

Дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев

Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар

Слайд 20Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба. Ф.Әмирхан аны буржуаз

тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора.

Шагыйрь үзенең иң яшерен серләрен дә Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә. Бер хатында: “Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап калган талант очкыны... Бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?”, - дип яза.

Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)

Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба. Ф.Әмирхан аны буржуаз тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре

Слайд 21.
“Әль-ислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.
1908 елның җәендә Тукай “Әль–ислах”тагы берничә дусты

белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә караганда, шагыйрьнең иң бәхетле көннәре була ул.

“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай

.“Әль-ислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.1908 елның җәендә Тукай “Әль–ислах”тагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле

Слайд 22Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Тукай һәм “Сәяр” труппасы
Г.Камал

татар театрын тудыруда беренче рольне уйный.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,  Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.Тукай һәм “Сәяр” труппасыГ.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне

Слайд 231910 елда Г.Камалның юбилей кичә-сендә Тукай болай ди: “Минем күңе-лемдә Галиәсгар

әфәнде әсәрләр-ендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде..”

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, — Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

1910 елда Г.Камалның юбилей кичә-сендә Тукай болай ди: “Минем күңе-лемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләр-ендә моннан әллә ничә еллар

Слайд 241909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик

повесть яза.
Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.Шагыйрь исән вакытта ук басылып

Слайд 25 Тукай сабый вакытыннан
ук халык җырларын
ярата, аларны хәтеренә


сеңдерә, язып бара.
1910 елда ул “Шүрәле”
псевдонимы белән
“Халык моңнары”
исемендә татар халык
җырлары
җыентыгын бастыра.
Анда 28 җыр язылган.

Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул

Слайд 26
“Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан
калдырылган иң кадерле вә

иң бәһәле бер
мирастыр. Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары,
бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр,
эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле
мирасыбыз дидекемез халык шигырьләрен
туплар да ватмады, уклар да кадамады...
Аларны югалтмаска, иҗтиһад итәргә кирәк”.

“Халык әдәбияты” хезмәтеннән
“Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң  кадерле вә иң бәһәле бер мирастыр. Болгар шәһәрләре,

Слайд 27Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең

гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.

Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә

Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.Үлем

Слайд 28Милләткә
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың –

минем саулык, авыруың – минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам, милләт, миллиятемне.

Тукай Клячкин шифаханәсендә 1913ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем

И мөкаддәс, моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз...

Милләткә  Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;  Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Слайд 29Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай
1913 елның 15 (2) апрелендә кичке

8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома

Тукайның битеннән алынган маска

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә

Слайд 301913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар
1913 елның сүрән,

болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...
1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы

Слайд 31Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас

калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Габдулла Тукай. 1913 ел.

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген

Слайд 33 1906—1907 еллар. Бер ел эчендә Тукай 50 ләп шигъри әсәр,

поэма (барлыгы меңнән артык шигырь юлы), 50 гә якын мәкалә, фельетон яза.
1907 ел. Тукай тәрҗемә итә.
1909 ел. Тукайның 7 китабы дөньяга чыга.
1914 ел. Тукайның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә.
1917 елдан алып бүгенге көнгә кадәр кайбер әсәрләре рус телендә 2 млн.нан артык тираж белән 50 тапкыр басылып чыкты.
1921 ел. Тукайның «Шүрәле»се беренче тапкыр рус телендә басылып чыкты.
1945 ел. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче мәртәбә «Шүрәле»не куя.
1958 ел. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырылуы игълан ителә.
1971 ел. Арча районы Яңа Кырлай авылында Г. Тукайның әдәби-мемориаль музее ачыла.
1979 ел. Ибраһим Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Габдулла Тукай» китабы басылып чыга. Китап рус телендә дә дөнья күрә.
1984 елда Мәскәүдә Пушкин музеенда Тукайга да урын бирелә.
1985 ел. Октябрь. Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО) Г. Тукайны бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертелүен игълан итте.
1986 ел. Башкалабыз Казанда Тукай музее ачыла.

1906—1907 еллар. Бер ел эчендә Тукай 50 ләп шигъри әсәр, поэма (барлыгы меңнән артык шигырь юлы),

Слайд 34
Бу ярдәмлек сезгә әзме – күпме бөек Тукаебыз тормышы һәм иҗаты

турында искә төшерергә ярдәм итәр дип ышанам.
Эшне әзерләде Казан шәһәре Вахитов районы 131нче лицейның
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Эльвира Котдус кызы.
Бу ярдәмлек сезгә әзме – күпме бөек Тукаебыз тормышы һәм иҗаты турында искә төшерергә ярдәм итәр дип

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть