Слайд 1Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм
Слайд 2 Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын
килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.
Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.
Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.
Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.
Слайд 3Бу проект белән мин укучыларның эзләнү эшчәнлеген арттырырга, туган якларыннан сугышка
киткән авылдашлары турында тирәнтен өйрәнүләрен максат итеп куйдым.
Мондый эшләр укучыларның фикерләвен, сөйләмен, үз уйларын формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.
Без бу проектыбызны Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан әзерләдек. Безнең Олы Кавал авылыннан сугышка 364 кеше китә, шуның 102 се генә кире туган якларына әйләнеп кайта. Балалар китапханәләрдә эзләнеп, авыл халкыннан сорашып, музейлардан белешмә алып алар турында информация тупладылар. Бүгенгесе көндә безнең җирлектә шушы ветераннарның бары тик икесе генә исән.
Слайд 4Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы
1924 нче елның 25 нче маенда
Биектау районы Олы Кавал авылында туа.
Зиганшин Әгъзәм Зиһанша улы 1923 нче елның 15 нче маенда Олы Кавал авылында дөньяга килә.
Слайд 5Укучылар белән берлектә без аларның өйләренә барып, сугыш чорында кая хезмәт
итүләре турында, ниләр кичергәннәре, нинди бүләкләргә ия булулары турында кызыксындык.
Слайд 6 Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы - 1942 нче елның
19 нчы августда Кызыл Армия сафларына алына. 7 нче Свирь Кызыл Байраклы Суворов, Кутузов һәм Александр Невский орденлы гвардия миномет бригадасында артиллерист булып хезмәт итә. Волхов фронтындагы сугышларда, Карелияне, Заполярье, Белоруссия, Польшаны немец – фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышны гвардия ефрейторы дәрәҗәсендә тәмамлый.
Бүләкләре: “Батырлык өчен” медале, 1943 нче ел; “Кызыл йолдыз” ордены, 1944 нче ел; Сталинның рәхмәт хаты, “За оборону Сосетского Заполярье” медале, 1947 нче ел; “За Победу над Германией в Великой Отечесивенной войне 1941 – 1945 гг.” медале, юбилей медальләре.
Слайд 9Зиганшин Әгъзәм Зиһанша улы - 12 яшьтә конюх була. Укырга насыйп
булмый. Өч сыйныф – авыл гаиләсе бирә алган барлык белеме шуннан гыйбарәт. Малайлар өчен өйдә дә эш күп була: су китерү, утын яру, мич ягу, терлекләрне ашату. Әгъзәм абый үзе гадәтләнгән шушы эшләрне оста итеп һәм теләп башкара. Аны колхозда намуслылыгы һәм хезмәт яратуы өчен югары бәялиләр.
1941 нче елда аңа 18 яшь тула, ә инде 1942 нче ел башында ул Ижевск янындагы хәрби лагерьларда өйрәнү уза. Ике ел ярым өзлексез занятиеләрдән соң, яшь солдатлар төягән эшелон Мәскәүгә килә, анда аларга хәрби кием бирәләр һәм фронтка җибәрәләр. 1 нче Украина фронты составында Әгъзам Җиһаншинга иң кыен участокларда сугышырга туры килә. Бу Смоленск та, Сиваш елгасы өчен сугышла-рында. Шушы бәрелешләрнең берсендә, (1942 нче елның 12 нче сентябрендә) кулына ярчык тиеп, яшь сугышчы авыр яралана. Ике ай Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.
Слайд 10
Тиздән тагын фронт – хәзер
инде Харьков юнәлешендә. Шушы Украина шәһәре өчен барган каты сугышлар-да меңләгән солдат һәлак була. Белгород, Орел, Курск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1943 нче елның 9 нчы сентябрендә рядовой Җиһаншин икенче тапкыр яралана – ярчык уң кулына тия. Новосибирскка госпитальгә җибәрелә.
Госпитальдә биш ай дәвалангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм Краснояр-скига эшкә җибәрәләр. Сугыш беткәнче Себердә урман кисә. Җиңү көнен дә ул шунда каршылый. Шул рәвешле, сугыш елларында егерме яшьлек егет бөтен илне гизә, 1945 нче елның 20 нче октябрендә өенә кайтканда әле яралары тезәлеп бетмәгән була.
Слайд 11 Бүләкләре: 2 нче дәрәҗәләре Бөек Ватан сугышы ордены, 1985
нче ел, Жуков исемендәге медале, 1996 нчы ел, “ За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг.” медале, юбилей медальләре
Слайд 14Бу проектны эшләгәндә мин, ягъни укытучы:
киңәшче;
юнәлеш бирүче;
төзәтмәләр кертүче;
рухландыручы;
илһам бирүче ролен башкардым
Ә инде укучы:
Эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы
мәгълүмат җыючы, фикерләүче
күзәтүләр нигезендә модель төзүче
барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы
тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материал- ларын кулланучы, проектны яклаучы.
Слайд 15Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда
1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?
2.Аеруча нәрсә ошады?
3.Нинди
яңалыклар белдең?
4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?
5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирелде.
Укучылар бу сорауларга теләп җавап бирделәр. Үзебезнең авылдан сугышка киткән, исән- имин кире әйләнеп кайтканнары һәм бүгенге көндә безнең якның горурлыгы булып торган бабайларыбыз турында бик күп мәгълүмат тупладылар.
Слайд 16Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф
итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.
Слайд 17Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Еллар, гасырлар узар,
ләкин Бөек Җиңү һәм
аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр.