Презентация, доклад для классного часа Мәңге сүнми торган хәтер

Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасының эшкәртмәсе 9

Слайд 1“Мәңге сүнми торган хәтер”  

“Мәңге сүнми торган хәтер”  

Слайд 2Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасының эшкәртмәсе

9 нчы сыйныф



2014-2015 уку елы


Татарстан Республикасы Чирмешән районы Югары Кәминкә төп гомум белем бирү мәктәбе

Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасының эшкәртмәсе

Слайд 3Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш

иябез!
Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!

Слайд 4Максат: Әтиләре сугыш кырларында Һәлак булган авылдашларыбыз белән якыннанрак танышу.
Бурычлар: Өлкән

буын белән яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирамнарын арттыру.

Тема:” Мәңге сүнми торган хәтер”.

Максат: Әтиләре сугыш кырларында Һәлак булган авылдашларыбыз белән якыннанрак танышу.Бурычлар: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне

Слайд 5Менә бу апа-абыйларның газиз кешеләре-әтиләре сугыш кырларыннан кайтмаган.Ятимлек ачысын,ачлык-ялангачлыкны – барысын

да күргәннәр алар.
Менә бу апа-абыйларның газиз кешеләре-әтиләре сугыш кырларыннан кайтмаган.Ятимлек ачысын,ачлык-ялангачлыкны – барысын да күргәннәр алар.

Слайд 6Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәhшәте –

көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
 
Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу

Слайд 7Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Сугыш гарасаты тынганнан да

байтак еллар үтсә дә аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Сугыш гарасаты тынганнан да байтак еллар үтсә дә аларның югалту

Слайд 8“Әти”сүзен әйтеп үсмәдек без,
Белмим аннан авыр ни барын ?!
Боекканда җыелып укый

идек
Әткәбездән килгән хатларны.
 
Бәхетлеләр күреп күзебез янса
Әни безгә андый чакларны,
Укый иде йөзләр яктырганчы
Әткәбездән килгән хатларны.
 
Суык булса безгә,әни тагын
Шул ук сандык төбен актарды:
Җаннар җылынганчы укыдык без
Әткәбездән килгән хатларны.
 
Озата барды безне гомер буе
Әткәбезнең фронт хатлары.
Алар безне түбән төшүләрдән,
Хурлык эчүләрдән саклады.
 
“Әти”сүзен әйтеп үсмәдек без,Белмим аннан авыр ни барын ?!Боекканда җыелып укый идекӘткәбездән килгән хатларны. Бәхетлеләр күреп күзебез янсаӘни

Слайд 9Берничә бала үзләренең әби- бабалары турында язмаларын укыйлар.
9 нчы сыйныф укучысы

Закиров Айнур сөйли:
Минем әби Мухлисова Накия Абделхак кызы әтисе сугышка киткәндә өч көнлек бала булып калган.Аның әтисе Сафин Абдулхак Сафа улы 1896 елда Түбән Чегодай авылында туган. 1942 елның 21 сентябрендә сугышка киткән.
1943 елның 23 нче январендә Саратов өлкәсе Балашовта Һәлак булган Һәм шунда җирләнгән.
Берничә бала үзләренең әби- бабалары турында язмаларын укыйлар.9 нчы сыйныф укучысы Закиров Айнур сөйли:Минем әби Мухлисова Накия

Слайд 10Ә бит сындырырдай итеп сынаган… hәр өченче малай hәм кыз баланың

әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул чактагы хәлен – халәтен аңлавы кыен. Шулай сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисем килә. Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне дә якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!  

Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да , сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган…  hәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан

Слайд 11Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне

дә якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!  
Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне дә якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле,

Слайд 12Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть