Презентация, доклад на тему Аваз ияртеме темасына презентация

Содержание

ПРОЕКТНЫҢ КОНЦЕПЦИЯСЕ:Стандарт белем процессының эчтәлеген яңарту,аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелә.Стандарт кысаларында татар теленнән гомуми белем бирү программаларының стуруктурасына куелган таләпләр укыту процессында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә.Проект системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү

Слайд 1ТЕМА: АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕН ӨЙРӘНҮДӘ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР.
Проектны эшләде: Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин

исемендәге 1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбипова Розалия Зияфетдиновна
ТЕМА: АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕН ӨЙРӘНҮДӘ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР.Проектны эшләде: Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең татар теле һәм

Слайд 2ПРОЕКТНЫҢ КОНЦЕПЦИЯСЕ:
Стандарт белем процессының эчтәлеген яңарту,аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын

күздә тотып төзелә.Стандарт кысаларында татар теленнән гомуми белем бирү программаларының стуруктурасына куелган таләпләр укыту процессында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә.Проект системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели.
ПРОЕКТНЫҢ КОНЦЕПЦИЯСЕ:Стандарт белем процессының эчтәлеген яңарту,аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелә.Стандарт кысаларында татар теленнән

Слайд 3ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ:
Аваз ияртемнәре белән танышу
Сөйләмебездә куллану
Туган як табигатенә,тереклегенә мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләү

ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ:Аваз ияртемнәре белән танышуСөйләмебездә куллануТуган як табигатенә,тереклегенә мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләү

Слайд 4ПРОЕКТНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:
Укучыларның белемнәрен һәм эш алымнарын гомумиләштерү, системага салу.
Алган белемнәрен ныгыту,фикерләү

сәләтен үстерү.
Укучыларда бердәмлек һәм дуслык хисе тәрбияләү.

ПРОЕКТНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:Укучыларның белемнәрен һәм эш алымнарын гомумиләштерү, системага салу.Алган белемнәрен ныгыту,фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларда бердәмлек һәм дуслык хисе

Слайд 5ИРЕШҮ ЫСУЛЛАРЫ:
Аваз ияртемнәрен танырга өйрәндек
Аваз ияртемнәрен лексик-семантик , морфологик һәм синтаксик

яктан характерладык.
Төзелеше буенча аваз ияртемнәренең төрләрен билгеләдек
ИРЕШҮ ЫСУЛЛАРЫ:Аваз ияртемнәрен танырга өйрәндекАваз ияртемнәрен лексик-семантик , морфологик һәм синтаксик яктан характерладык.Төзелеше буенча аваз ияртемнәренең төрләрен

Слайд 6Аваз иртемнәре -- үзенчәлекле сүз төркеме.

Кеше тавышына,хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр телнең сүзлек составында үзенчәлекле катламны тәшкил итә һәм бу сүзләр һәр телнең үз үзенчәлекләре нигезендә ясала. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендә: кикрикүк -- кукареку, һау-һау -- гав-гав, келт-келт -- тик-тик һ.б.

Гомуми төшенчә

Аваз иртемнәре -- үзенчәлекле сүз төркеме.

Слайд 7Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен,

яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” дә төрле ияртемнәр кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар: ялт, гөлт, җем-җем, җәлт-җәлт һ.б.
Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать

Слайд 8Лексик-семантик яктан аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма алар аны атап

күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, ягъни аларның номинатив функцияләре юк: карр-карр, бак-бак, шыбыр-шыбыр һ.б.
Лексик-семантик яктан аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма алар аны атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр,

Слайд 9 Морфологик яктан аваз ияртемнәре төрләнмиләр, әмма алар нигезендә яңа сүзләр

ясала, ягъни аваз ияртемнәренә сүз ясагыч кушымчалар ялгана: гөр-лә, шак-ылда, дер-елдә һ.б.
Морфологик яктан аваз ияртемнәре төрләнмиләр, әмма алар нигезендә яңа сүзләр ясала, ягъни аваз ияртемнәренә сүз ясагыч

Слайд 10 Синтаксик яктан аваз ияртемнәре аерым җөмлә кисәге булып

киләләр: Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте. (М. Хәбибуллин) Чышын-пышын - рәвеш хәле. Сирәгрәк аваз ияртемнәре җөмләдә хәбәр яки ия булып та килергә мөмкин. Мәсәлән: Болай да инде күршеләрнең чышы-пышы күп булды. (Сөйл. т.)
Синтаксик яктан аваз ияртемнәре аерым җөмлә кисәге булып киләләр:  Халык арасында чышын-пышын сөйләшү

Слайд 11 Шул рәвешле, аваз ияртемнәре морфологик һәм синтаксик яктан мөстәкыйль сүз

төркемнәре белән уртаклык күрсәтәләр, һәм соңгы вакытта алар мөстәкыйль сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.
Шул рәвешле, аваз ияртемнәре морфологик һәм синтаксик яктан мөстәкыйль сүз төркемнәре белән уртаклык күрсәтәләр, һәм соңгы

Слайд 12 Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз

ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга

Слайд 14
Татар телендә

бу төркемгә кергән аваз ияртемнәре бай һәм күптөрле, һәм алар әдәби әсәрләр телендә дә шактый мул чагылыш таба.

Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре.

Татар телендә бу төркемгә кергән аваз ияртемнәре бай

Слайд 15Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре.

Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре.

Слайд 16Кайбер кош-корт тавышлары...

Кайбер кош-корт тавышлары...

Слайд 17 Йорт хайваннары тавышының тасвиры: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә,

ләң-ләң, му-у һ.б. 1) Әйе, әнә ул чыкты, әче тавыш белән кешнәп тә җибәрде: “Иһа-һай” (М. Кәрим) 2) Ат мине көтә икән. -Оһ-һы-һы, - дип дәшеп үк куйды. (М. Мәһдиев) 3)-Өм-м-м! Өм-м-м! – дип рәнҗи, әллә үпкәли ул (сыер).


Йорт хайваннары тавышының тасвиры: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, му-у һ.б. 1) Әйе, әнә

Слайд 18 Кош-корт тавышларының тасвиры:

ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би-бип, бак-бак, гөлдер-гөлдер һ.б. 1)Усал күгәрчен ... гөлдер-гөлдер килде дә очып китте. (Г. Шәрәфи) 2) Менә бер көнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде: -Торыл-лыйк! Торыл-лыйк! (М. Мәһдиев)
Кош-корт тавышларының тасвиры:

Слайд 19 Ерткыч җәнлекләр тавышыннан әдәби әсәрләрдә күбрәк бүре авазының

тасвиры теркәлгән: Җил дулый, Ач бүре юлдан адашкан, Ач буре шыңшый, Улый: У-у-у-у-у! (Һ. Такташ)
Ерткыч җәнлекләр тавышыннан әдәби әсәрләрдә күбрәк бүре авазының тасвиры теркәлгән: Җил дулый, Ач бүре

Слайд 20 Бөҗәкләр тавышының тасвиры:

безз-безз - черки тавышы, чарр-чарр - чикерткә тавышы һ.б. Безз-безз килгән булалар, Безз-безз көлгән булалар, Безелдәгән булалар. (Р. Миңнуллин)
Бөҗәкләр тавышының тасвиры:          безз-безз - черки тавышы,

Слайд 21 Мондый тасвирлар телдә шулай ук күптөрле:

чаж-чож, шатыр-шотыр, дырк-дырк даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, шалт-шолт, кылтыр-кылтыр һ.б.
Көрәшкәндә хәрәмләшсәң дә - чаж берне аркага. (Ш. Маннур)

Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

Мондый тасвирлар телдә шулай ук күптөрле: чаж-чож, шатыр-шотыр, дырк-дырк даң-доң, келт-келт, тырр-тырр,

Слайд 22 дөп-дөп, шак-шок, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз

һ.б.
1)Ул сулышын тигезләргә тырышып, беравык басып торды да, идәнгә чап-чоп басып, үз бүлмәсенә борылды (А. Гыйләҗев).
2)Йокларга ятканнар гына иде, биләмнән Таңсылу кайтып керде, дөп-дөп басып, ишекле-түрле йөрде... (А. Гыйләҗев).
3)Шул сүзләрне әйтте дә, шак-шок басып, кабинеттан ук чыгып китте (М. Әмирханов).
4)Лычкылдаган аякчу, ката башлаган бишмәт итәкләре, җиңнәр бияләйләр белән лыштыр-лыштыр йөгерә-йөгерә, шык-шык орынган тешләрне туктата алмыйча, өйгә кайтып кердем (Ш. Маннур).

Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре

дөп-дөп, шак-шок, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз һ.б.    1)Ул сулышын

Слайд 23 ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, пыш-пыш, эһем, лыш-лыш һ.б.

1)Хи-хи-хи! Колхоз председателен агитировать итә бит, ә! Кара син моны! (Г. Бәширов).
2)Миллион коллар әкрен, Ләкин йөрәк өзгеч Моңлы тавыш белән елыйлар: - Ай-й-й-й, Ай-й-й-й (Һ. Такташ).
3)Батыр да әткәсенең яратмавын сизә, ахыры, әтисе кулына кердеме, авызын биш тиен акча хәтле ачып, гел бер моңлы көйгә җырын суза: “үә-үә-үә” (М. Әмирханов).
4)Ул да түгел, кайдадыр якында гына чырык-чырык көлгән кызлар тавышы ишетеп алдык (Г. Ибраһимов).
5)... Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев).
6)– Эһем,- дип тамак кырып куйды Идият абзый (Ә. Еники).

Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре:

ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, пыш-пыш, эһем, лыш-лыш һ.б.   1)Хи-хи-хи! Колхоз председателен агитировать итә бит,

Слайд 24ОБРАЗ ИЯРТЕМНӘРЕ

ОБРАЗ ИЯРТЕМНӘРЕ

Слайд 25Табигатьтәге һәм кешеләргә бәйле төрле тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәреннән тыш

телдә күрү, сиземләүгә бәйле рәвештә ясалган тасвирый сүзләр – образ ияртемнәре дә кулланыла.
Табигатьтәге һәм кешеләргә бәйле төрле тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәреннән тыш телдә күрү, сиземләүгә бәйле рәвештә ясалган

Слайд 26яктылык һәм төс тасвирлары;
хәрәкәт тасвирлары;
кыяфәт һәм характер тасвирлары;
эчке сиземләүгә

бәйле тасвирлар.

образ ияртемнәре дүрт семантик төркемчәгә бүленә:

яктылык һәм төс тасвирлары; хәрәкәт тасвирлары; кыяфәт һәм характер тасвирлары;эчке сиземләүгә бәйле тасвирлар.образ ияртемнәре дүрт семантик төркемчәгә

Слайд 27ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем һ.б. 1)Чын күл бу,

хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарга кадәр күренә. (Ә. Еники) 2)Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов). 3)Ул да булмады, күзен ялт-йолт уйнатып, Гыйльми Салихы үзе килеп чыкты (А.Гыйләҗев). 4)Мылтыгын аскан муенга, аста атның яхшысы, юл язудан курку юк: гөлт иткән айның яктысы (Г.Исхакый).

Яктылык һәм төс тасвирлары

ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем һ.б.    1)Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак

Слайд 28 тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер һ.б.

1)Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады. (Ә. Еники) 2)Атлас әле һаман нәрсә булганын аңлап җиткермичә булса кирәк, челт-челт күзләрен йомгалады (Г.Рәхим). 3)Театр ишегеннән җил-җил атлап, тәбәнәк кенә, ...пеләш, якты башлы берәү кереп килә иде. (А.Гыйләҗев).

Хәрәкәт тасвирлары

тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер һ.б.     1)Картның сул як

Слайд 29жу, дер-дер, дерт, леп-леп һ.б. 1)Фатихәттәйнең йөрәге жу итеп китте.

(Г.Әпсәләмов) 2)Мансур аның, учтагы кош шикелле, дер-дер калтыранган йөрәген сизеп, тоеп торды (М.Әмирханов).

Эчке сиземләүгә, психик халәткә бәйле тасвирламалар

жу, дер-дер, дерт, леп-леп һ.б.    1)Фатихәттәйнең йөрәге жу итеп китте.  (Г.Әпсәләмов)

Слайд 30Ияртемнәрнең структур төзелеше
Аваз һәм образ ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә

бүленә:

а) ялгызак ияртемнәр: гөрс, гөлт, дык, лып, чалт, дерт һ.б.;
ә) парлы ияртемнәр: ялт-йолт, шак-шок, чыш-пыш һ.б.;
б) кабатланып килгән ияртемнәр: дер-дер, мелт-мелт, шыгыр-шыгыр һ.б.;
в) өч компонентлы аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, ка-ка-ка, кыт-кыт-кыт һ.б.

Ияртемнәрнең структур  төзелеше Аваз һәм образ ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә бүленә:  а) ялгызак ияртемнәр:

Слайд 31 Шул ук вакытта ияртемнәрнең аваз төзелеше дә үзенчәлекле һәм гадәти

сүз төркемнәренең аваз төзелешеннән шактый аерыла. Татар телендә, мәсәлән, сүз ахырында тартыкларның янәшә килүе шактый сирәк күренеш (йорт, дүрт, әйт һ.б.), ә ияртемнәрдә шаулы тартык теләсә кайсы сонор аваз белән янәшә килә: чулт, чалт, чырк, даңк, шарт, фырт һ.б. Аерым очракта ике шаулы тартык та парлашып килә ала: выжт, гөжт һ.б.
Шул ук вакытта ияртемнәрнең аваз төзелеше дә үзенчәлекле һәм гадәти сүз төркемнәренең аваз төзелешеннән шактый аерыла.

Слайд 32 Аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм

исемнәр ясала ала. Ясалма фигыльләр, мәсәлән, түбәндәге кушымчалар белән ясала:
а) -ла/-лә кушымчасы белән: шартла, гөрлә, шаула һ.б.;
ә) –а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкрә һ.б.;
б) –ылда/-елдә кушымчасы белән: шакылда, дерелдә, черелдә һ.б.

Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы

Аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм исемнәр ясала ала. Ясалма фигыльләр, мәсәлән,

Слайд 33 Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигылләре белән ясала: ялт ит,

келт ит, шатр ит, ду кил, мәш кил һ.б.Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б. Тикшеренүчеләр шулай ук аваз ияртемнәреннән морфологик аерымлану (конверсия) юлы белән яки башка ысул белән ясалган түбәндәге исемнәрне дә билгелиләр: күке, тукран, карга, чикерткә, тукмак, йолдыз һ.б.
Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигылләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шатр ит, ду кил,

Слайд 34
Морфологик анализ үрнәкләре
1. Аваз яки образ ияртеме. 2. Мәгънә

буенча төркемчәсе. 3. Кулланылышы (мөстәкыйль кулланыш, фигыль составында). Бераздан урман эче гөр итеп тора башлады ... дистәләрчә балталарның тукылдавы, пычкыларның зыңгылдап кисүләре ... шуннан соң агачның чатыр-чотыр сынуы һәм, урман эчен дер селкетеп, ботаклары белән карны туздырып егылуы ... тагын гөрс-гөрс агач егылу – менә шушы күңелле тавышлардан барлыкка килгән бер дәһшәтле авазның гөрселдәвеннән урман эче үкереп торды. (И. Гази)
Морфологик анализ  үрнәкләре1. Аваз яки образ ияртеме. 2. Мәгънә буенча төркемчәсе. 3. Кулланылышы

Слайд 35
Гөр итеп-, гөр - аваз

ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, тезмә фигыль составында килгән;
Тукылдавы, зыңгылдавы - тук-, зың- - аваз ияртемнәре, җансыз предмет чыгарган тавышлар, аваз ияртеменнән фигыль ясалган: тук-ылда, зың-ылда;
Чатыр-чотыр - парлы аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, мөстәкыйль кулланылган, җөмләдә - хәл;
Дер - образ ияртеме, тезмә фигыль составында килгән;
Гөрс-гөрс - парлы аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, мөстәкыйль кулланылыш, җөмләдә - хәл;
Гөрселдәвеннән-гөрс - аваз ияртеме, фигыль ясалган: гөрс-елдә.
Гөр итеп-, гөр - аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш,

Слайд 361. Аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен ничек белдерә? 2. Аваз

ияртемнәрен лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз, ни өчен алар мөстәкыйль сүз төркеменә кертелгәннәр? 3. Аваз ияртемнәренең лексик-семантик төркемчәләрен атап күрсәтегез, мисаллар китерегез. 4. Образ ияртемнәре турында төшенчә бирегез, аларның аерым төрләренә мисаллар китерегез. 5. Төзелеш буенча аваз ияртемнәренең нинди төрләре бар?

Белемегезне тикшерегез!!!

1. Аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен ничек белдерә?    2. Аваз ияртемнәрен лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик

Слайд 37 Сүз төркеме буларак, аваз ияртеменә бирелгән дөрес билгеләмәне ачыклагыз.

а) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар; ә) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар, җөмлә кисәге булып килә ала, кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясала, яңа сүзләр ясауда катнаша; б) мөстәкыйль сүз төркеме, яңа сүзләр ясауда катнаша, төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала. Аваз ияртемнәрен ничә төркемгә бүлеп йөртәләр? а) ике; ә) өч; б) алты.
Сүз төркеме буларак, аваз ияртеменә бирелгән дөрес билгеләмәне ачыклагыз.  а) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның

Слайд 38
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар.
Рус казлары: га-га-га, ди,
Татар казы:

кыгак-кыйгак, ди.

Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар .
Русныкылар: кря, кря,ди,
Татарныкы: бак, бак, ди.

Русларда бар әтәч,
татарда да бар әтәч.
Русларның: кукареку!
Татарның: кикерикүк!

Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай.
Рустагысы: гав,гав,,ди,
Татардагы: һау, һау, ди.

Аваз ияртемнәрен табыгыз:

Русларда да бар казлар,Татарда да бар казлар.Рус казлары: га-га-га, ди,Татар казы: кыгак-кыйгак, ди.

Слайд 391.“Торрыйк-торрыйк” тавышлары
Йөрәккә күчкән җирдә.
Каршылаган идек язны

“Торналар төшкән җирдә”. (И. Юзеев)
2. Челтер-челтер чишмә көләдер, һәй,
Яшен атып болыт киләдер.
Бу гөнаһлы җирдә, бәхет теләп,
Изгелекләр шулай иңәдер. (Г. Афзал)
3. Кичке сәгать болай суга:
Доң, доң! Доң, доң!
Кече телем җитте унга
Бик соң,
Бик соң!
Җәй урының,
Доң, доң! (Ф. Яруллин)

Аваз ияртемнәре җөмләнең нинди кисәге була? Берсенә морфологик анализ ясарга.

1.“Торрыйк-торрыйк” тавышлары  Йөрәккә күчкән җирдә.  Каршылаган идек язны  “Торналар төшкән җирдә”.  (И. Юзеев)

Слайд 404. Дыңгыр-дыңгыр,

Алдан:
Шалтыр-шолтыр, – Һо-о-оп, әйдә!
Шыгыр-шыгыр, Уртадан:
Шалт! – О-о-ой!
Трамвайга эләктек без, Кочагыма сеңде иркәм,
Шуңа күңел шат. Менә чыкты җай. (Р. Вәлиев)

5. Су буенда йөрим өзгәләнеп,
Йөрәгемне телгән сагыштан.
Кыштыр-кыштыр ниләр серләшәсез,
Сез дә сагышлымы, камышлар?

6. Тагын язлар килде, язлар... күңелдәге
Ярсуларга түгел түзәрлек.
Йөрәк җырларымны җырлый мәллә? –
Челтер-челтер килә гөрләвек,
Челтер-челтер көлә гөрләвек. (Г. Гарипова)
4. Дыңгыр-дыңгыр,           Алдан:  Шалтыр-шолтыр,

Слайд 41“Татар теле морфологиясе” / Хисамова Ф.М .-Казан:Мәгариф,2006.
“Татар грамматикасы”/М.З.Зәкиев Морфология 2 том.Казан”Фикер”1999.
“Хәзерге

татар әдәби теле”/Сафиуллина Ф.С, М.З.Зәкиев Казан: Мәгариф,2006.
Татар теле /теория,күнегүләр,тестлар.Казан:”Мәгариф”2006

Кулланылган әдәбият:

“Татар теле морфологиясе” / Хисамова Ф.М .-Казан:Мәгариф,2006.“Татар грамматикасы”/М.З.Зәкиев Морфология 2 том.Казан”Фикер”1999.“Хәзерге татар әдәби теле”/Сафиуллина Ф.С, М.З.Зәкиев Казан:

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть