Презентация, доклад на тему Проектная работа по окружающему миру- Бүлмә гөле буларак-лимон.

Эчтәлек1. Кереш.2. Эзләнү эшенең максат һәм бурычлары.3. Эзләнү эшенең планы.4. Лимон гөле турында мәгълүмат.5. Нәтиҗә.6. Йомгаклау.

Слайд 1Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Бүлмә гөле буларак - лимон

Башкарды: Науметова Розалина Ринат кызы
3нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Гимадеева Рәмзия Рәис кызы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе Бүлмә гөле буларак - лимон Башкарды:

Слайд 2Эчтәлек
1. Кереш.
2. Эзләнү эшенең максат һәм бурычлары.
3. Эзләнү эшенең планы.
4. Лимон

гөле турында мәгълүмат.
5. Нәтиҗә.
6. Йомгаклау.
Эчтәлек1. Кереш.2. Эзләнү эшенең максат һәм бурычлары.3. Эзләнү эшенең планы.4. Лимон гөле турында мәгълүмат.5. Нәтиҗә.6. Йомгаклау.

Слайд 3

Кереш
Безнең өебездә бик күп гөлләр үсә: яран, миләүшә, кына, тамчыгөл, роза, лимон гөле һ.б. Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Без көн дә алар белән серләшә – серләшә сулар сибәбез, төпләрен йомшартабыз. Әнием һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта. Әниемнән күреп мин дә гөлләр үстереп карарга булдым. Үстерү өчен мин лимон гөлен сайладым. Ни өчен нәкъ менә шушы гөлне сайладым соң? Чөнки мине лимон гөленең хуш исе үзенә җәлеп итте һәм мин үзем үстергән лимоннан авыз итәсем килде.
Иң беренче эш итеп мин бу гөл турында мәгълүмат тупладым. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдиновның “Ямь һәм тәм яки безнең бакча” китабын табып, лимон турында укыдым.

Слайд 4
Максат: : лимон гөленең тарихын, үстерү һәм

үрчетү ысулларын өйрәнү, файдасы турында материал туплау. 
Бурычлар:
лимон гөле турында тарихи чыганаклардан белешмә туплау;
бу гөлне үстерү турында китаплардан уку;
лимон гөленең сортларын өйрәнү;
төп тәрбияләү шартларын өйрәнү (туфрак әзерләү, утырту, яктылык, тукландыру, сугару, бөҗәкләргә каршы көрәш чаралары);
лимонның файдасы һәм зарары турында белү.
Гипотеза: мин лимон гөле турында күп кызыклы мәгълүмат туплармын, аны үстерү күнекмәләренә ия булырмын, үзем үстергән лимонны туганнарым һәм дусларым белән авыз итәрмен дип өметләнәм.
 
Максат: : лимон гөленең тарихын, үстерү һәм үрчетү ысулларын өйрәнү, файдасы турында материал туплау. 

Слайд 5Эзләнү эше буенча әдәби материал:
1. Үзем уйлау.
2. Фарсель Зыятдиновның “Ямь

һәм тәм яки безнең бакча” китабыннан уку, сүзлекләрдән, энциклопедияләрдән, белешмәлекләрдән файдалану.
3. Интернет челтәреннән мәгълүмат туплау.
4. Укытучыдан, әниемнән сорап белү.
Эзләнү методлары:
Күзәтү, эзләнү, тәҗрибә методларын кулландым.
Эзләнү эше буенча әдәби материал:1. Үзем уйлау. 2. Фарсель Зыятдиновның “Ямь һәм тәм яки безнең бакча” китабыннан

Слайд 6 Лимон гөле турында тарихи мәгълүмат


Лимонның туган җирен галимнәр Һималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөргәннән соң, XVII гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар. Тора – бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.
Лимонның файдасы турында риваять тә бар. Бер Кавказ патшасы хезмәтчесен ялгышлык җибәргәне өчен зинданга яптыра. Патша аңа бер төрле генә ризык бирергә кушкан. Хезмәтче лимонны сайлап алган. “Аның исе күңелемне күтәрер, кабыгы, орлыклары - йөрәгемә дәва, йомшагы – ризык, согы – эчемлек булыр”, - дигән ул.
Лимон гөле турында тарихи мәгълүмат       Лимонның туган җирен

Слайд 7

Лимон гөлен үстерү ысуллары
Безнең шартларда лимонны ике ысул белән үстерергә мөмкин. Беренчедән, бары тик бүлмәдә генә үстерәләр, монысы бүлмә лимоны. Икенчедән, аны вегетация чорында өй янында яисә бакчада, ә инде көзгә таба үстерү бүлмәдә дәвам иттерелә. Лимон түбән температурага чагыштырмача чыдам булса да, суыкларны кичерә алмый. Шуңа күрә дә аны җәйге чорда бакчада үстергәндә дә суыклар башланганчы өйгә кертергә кирәк. Аны бу очракта уңдырышлы туфрак тутырылган савытта үстерү зарур. Үсеш чорында еш су сибү таләп ителә. Атна саен аны тукландыру таләп ителә. Моның өчен суда әчетелгән сыекча куллану бик отышлы.
Лимонны өйгә кертеп утырткач, бүлмә хуш ис белән тула. Лимон бүлмәдә үсүен дәвам итә һәм җимешләрен өлгертә.
Лимон гөлен үстерү ысуллары

Слайд 8


Лимонны үрчетү
Лимонны, карлыган кебек үк, чыбыкчалардан үрчетергә кирәк. Кисеп алынган чыбыкча аскы ягыннан нәкъ бөре астыннан – кыек кисем, ә өске яктан өске бөре өстеннән туры кисем ясалган булырга тиеш. Кыек кисемгә төелгән күмер сибәргә кирәк, ягъни дезинфекцияләүне дә онытырга ярамый.
Чыбыкчаны елга комы тутырылган тартмага утыртсаң, ул тамырын тизрәк җибәрә. Билгеле, яфракларын өзәргә кирәк. Утыртканнан соң мул итеп су сибәргә һәм дым тиз арада парга әйләнмәсен өчен, чыбыкчаны ярты литрлы банка белән каплап куярга кирәк. Яхшы тамырлансын өчен бүлмә температурасының +22 – 25*С булуы шарт. Һәм чыбыкча өч атна дигәндә тамыр җибәрә. Тагын бер ай чамасы үткәннән соң, чыбыкчаны диаметры 10- 12 см чамасы булган чүлмәккә күчереп утыртабыз. Бу чүлмәккә ашламалар белән баетылган уңдырышлы туфрак катнашмасы турырыла. Туфрак катнашмасы әзерләү өчен 5 өлеш ярмалы кәсле туфрак, 4 өлеш черемә, 1 өлеш ком алына.
Утыртканнан соң бер – ике көн күләгәрәк урында тоткач, иң якты тәрәзә төбенә күчерергә кирәк. Аннан соң бер ай дәвамында һәр көнне 2-3 мәртәбә бүлмә температурасындагы су белән бөркибез. Шулай ук тукландыру турында да онытмаска кирәк.

Слайд 9Лимон гөленең төрләре һәм сортлары.

Лимонның бүлмәдә дә һәм

бакчада да үстерелә торган сортлары шактый. Күпчелек илләрдә аның Мейер дигән сорты үстерелә. Безнең шартларда шулай ук Павлов, Яңа грузин, Урал һ.б. сортларын үстерүчеләр дә бар. Лимон сортлары арасыннан Павлов сорты аеруча киң таралган. Бу сорт үз-үзеннән серкәләнә, март ахырларында һәм сентябрь –октябрьдә чәчәк ата, һәм ул ике атнага кадәр дәвам итә.
Безнең өйдә лимонның Павлов сорты үсә.
Лимон гөленең төрләре һәм сортлары.   Лимонның бүлмәдә дә һәм бакчада да үстерелә торган сортлары шактый.

Слайд 10

Тәҗрибә
Мин лимон гөлен кояш нурлары төшми торган күләгә урынга куйдым. Берничә көннән минем гөлемнең яфраклары яктылык эзләп, зураеп үсә башлады. Яфракларның төсе дә тоныкланды.
Нәтиҗә: әгәр дә лимон гөлен күләгә урынга куйсаң, аның үсүе тоткарлана.
Лимон өчен яктылык җитәрлек булмаса, аны никадәр генә сугарсаң да, ашласаң да, көткән нәтиҗә булмаска мөмкин. Шуңа күрә аны иң якты бүлмәнең иң якты тәрәзәсе янына урнаштыру мөһим.
Сугару: үсеш чорында еш су сибү таләп ителә. Моның өчен яңгыр суын кулланганда тагын да әйбәтрәк. Кыш көне кар суы белән сугарыла. Сугару нормасына килгәндә, җәй көне көнаралаш, ә кыш көне 3 – 4 көнгә бер сугарганда җитәрлек санала. Суның температурасы бүлмә температурасыннан түбән булмасын. Бүлмә бик коры булса, көнаралаш яфракларына су бөркергә кирәк.

Слайд 12Тукландыру: атна саен тукландыру таләп ителә. Моның өчен суда әчетелгән сыекча

куллану бик отышлы. Үсеш чорында лимонны ай саен ике тапкыр тукландырырга кирәк. Билгеле, органик ашламалардан тыш тулы минераль ашламалар, махсус гөлләр өчен, цитрус культуралары өчен әзерләнгән сыек ашламаларны да кулланырга мөмкин. Болардан тыш биогумат препараты белән дә эшкәртергә мөмкин. Әлеге чараларны вакытында, төгәл итеп үтәгәндә, лимон агачы искитәрлек күркәм, яфраклары хуш исле, чәчәкләре үзенә җәлеп итәрлек, ә җимешләре сокланырлык булачак.
Күчереп утырту: ел саен яз көне диаметры 2-8 сантиметрга зуррак булган чүлмәккә күчереп утыртырга кирәк. Билгеле бер зурлыкка җиткәч, ягъни гөлнең үсүе туктагач, савыттан аерып алып, туфрагын алыштырып утырталар.
Корткыч бөҗәкләр: лимон кисмәне аңа зыян китерергә мөмкин. Аны бетерү өчен сабын кушылган тәмәке төнәтмәсен яисә сабын – машина мае эмульсиясен кулланырга мөмкин. Эмульсияне ясау өчен 1 л суга 60 г сабын һәм 15 г машина мае алына. Эшкәрткәннән соң 3 сәгать чамасы вакыт үткәч үк, лимон үсентесен җылы су белән юдырып төшерергә була.
Авырулар: лимон еш кына хлороз белән авырый. Моннан саклану өчен лимон үсентеләрен иртә язда, өй янына яисә бакчага чыгарыр алдыннан синвестрин препараты белән эшкәртергә кирәк.

Тукландыру: атна саен тукландыру таләп ителә. Моның өчен суда әчетелгән сыекча куллану бик отышлы. Үсеш чорында лимонны

Слайд 14

Йомгаклау

Мин лимон гөлен үстерү турында мәгълүмат туплаганда лимонның кеше организмы өчен бик тә файдалы җимеш икәнлеген белдем. Лимон химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины ягъни цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала. Шул ук вакытта лимонның зыянын да белеп тору кирәк. Ашказаны авырулы кешеләргә аны кулланырга ярамый.
Нәтиҗә
Лимон – ныклы тәрбия таләп итә торган гөл. Ләкин аны белеп, тиешле таләпләрне үтәп үстерсәң, ул безнең шартларда да җимеш бирә ала. Ә үзең үстергән җимеш бигрәк тә тәмле була.


Слайд 15 Игътибарыгыз өчен рәхмәт !

Игътибарыгыз өчен рәхмәт !

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть