Слайд 1ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
Риваятьләр һәм легендалар
«Сөембикә» риваяте
Югары Ослан муниципаль районы
“Вахит гомуми урта
белем бирү мәктәбе”
II квалификацион категорияле укытучысы
Закирова Гөлназ Хәлим кызы
Слайд 2Риваятьләр һәм легендалар
Татар халык авыз иҗаты әсәрләре
төрле жанрларга бүленеп йөртелә. Алар арасында, мәкаль, әйтем, табышмак, җыр, әкият, бәет, дастаннар белән бергә, риваятьләр, легендалар да аерым урын алып тора.
Слайд 3Риваять сүзе төрки телләрдә төрле мәгънәләрне белдерә.
Ул легенда, тарих, истәлек, сөйләм,
повесть, хикәят, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә дә кулланыла. Риваятьләрдә элеккедән килгән яисә буыннан буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Кайбер риваятьләр тулысы белән уйдырма эчтәлеккә корылган була. Шул яклары белән алар бераз әкияткә дә тартым.
Слайд 4Риваятьләрдә күп очракта тарих түгел, ә тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә
халыкның мөнәсәбәте чагыла (Сөембикә, Батырша, Кол Шәриф, Утыз Имәни, Акмулла һәм башкалар турындагы риваятьләр).
Борынгы һәм урта гасырларга караган риваятьләрнең күпчелеге дини-мифологик характерда. Пәйгамбәрләр, изгеләр тормышы турындагы риваятьләр шулар рәтеннән.
Слайд 5Легенда сүзе латин сүзеннән кергән сүз, укылырга тиеш дигән мәгънәне аңлата
Ул
– халык иҗатындагы проза жанрларының берсе. Легенда, риваятьләрдән аермалы буларак, могҗизалыкка, фантастикага нигезләнә.
Слайд 6Легендаларның тематикасы бай һәм эчтәлеге күптөрле.
Легендаларның күбесе күк җисемнәре, үсемлекләр, хайваннар
турында. Алардан тыш кешеләрне, көнкүреш вакыйгаларын тасвирлаучы, хәзинәләр, тарихи шәхесләр хакында сөйләүче легендалар да байтак.
Слайд 7 СӨЕМБИКӘ
Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале
язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның хакында романнар (Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла), тарихи очерклар (Һади Атласи), җырлар, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның үз язмышы, башыннан кичергәннәре теләсә кайсы әдәби әсәрләрдәгедән дә баерак, катлаулырак.
Слайд 8Борынгы риваять тасвирлаганча, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен
күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә.
Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була.
Слайд 9
Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә
теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр җиде көн эчендә шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса – вәссәлам.
Слайд 10
Явыз Иван бөтен Рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга
җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган мәһабәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә.
Слайд 11
Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче көндә
- икенчесе. Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә.
Слайд 12
Сөембикә исә, манараның иң өске
катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен һәлак итә...
Матур риваять, изге риваять.
Чынлыкта исә эш башкачарак була.
Өй эше:
Чынлыкта исә эш башкачарак була.
Эш ничегрәк була?
Шуның турында сөйләгез.