Презентация, доклад по музыке на тему Татар халык уен кораллары

Уен кораллары тарихыннан Казан дәүләт гуманитар педагогика университеты профессоры Рәгъде Халитов милли уен коралларын торгызуда дәүләт күләм программа булырга тиеш, дип белдерә. Ул үзенең фәнни тикшеренүләрендә татарга хас 40лап музыка уен коралын барлаган инде. Алар

Слайд 1Татар халык уен кораллары

Татар халык уен кораллары

Слайд 2Уен кораллары тарихыннан
Казан дәүләт гуманитар педагогика университеты профессоры

Рәгъде Халитов милли уен коралларын торгызуда дәүләт күләм программа булырга тиеш, дип белдерә. Ул үзенең фәнни тикшеренүләрендә татарга хас 40лап музыка уен коралын барлаган инде. Алар арасында гөслә, саз, думбыра, мандолина, гыҗик – кыллы уен кораллары. Кубыз, тарак гармун – мембраналы уен кораллары. Кыңгырау, шөлдер – үзтавышлы уен кораллары. Таш сыбызгы, көпшә курай, курай, сорнай – тынлы уен кораллары. Дәф, дунгур, думбурзәк – бәрмә уен кораллары.
Сорнай, дәф, кыл кубыз һәм башка уен кораллары сәнгатькәрләр тырышлыгы белән кайбер ансамбльләрнең үзенчәлекле бизәге булып тора. 
Татар халык уен колалларының кайберләренә генә тукталып китик.

Уен кораллары тарихыннан   Казан дәүләт гуманитар педагогика университеты профессоры Рәгъде Халитов милли уен коралларын торгызуда

Слайд 3Гармун турында
Халык музыка коралы – гармунның тарихы әллә

ни зур түгел. Аны, беренче булып 1782 елда Бушман  ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, хромкалар, татар гармуны әнә шушындыйлардан.
Татар гармунның тарихи Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. XX гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин губернасының даны тиз арада  еракларга тарала.
1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы. Тальян моңнары ... Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадатләр турында сөйләүче дә.
Гармун турында   Халык музыка коралы – гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны, беренче булып

Слайд 4Гармун







Бер телемдә ике тавыш

Борыңгы булсам да, мине
Кыңгыравым чыңлатам. Онытып бетермиләр Биетәм дә, җырлатам да Милли гармуныбыз, дип, Кирәк икән – елатам. Сәхнәдән төшермиләр.               (Саратов гармун)  (Тальян гармун)  
ГармунБер телемдә ике тавыш         Борыңгы булсам да, мине Кыңгыравым

Слайд 5Баян – гармуннан килә
Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына

әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.
Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.

Баян – гармуннан киләБик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл

Слайд 6Курай турында
Кура́й — башкортның һәм татарның халык уен коралы. Курай

флейталар подгруппасына керә. Нигезендә өч төрле була. Беренчесе исә курайның төп башы туры киселгән рәвештә була һәм сызгырту өчен аны авыз кырыена, тешкә терәп тың-тың итеп өреп аваз чыгаралар. Мондый курайда күпчелек ир-атлар уйнаган. Аны көпшә курай дип атаганнар. Икенче төрендә исә, курайның төп башын кыеклап кисәләр һәм өске өлешенә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге ясыйлар. Сызгыртыр өчен курайчы телен тавыш тәрәзәчеге яныны китереп өрергә тиешле булган. Аның озынлыгы 120 – 180 мм алып 450 – 1000 мм кадәр була. Тавыш югарылыгы, тембры һәм динамик төсмерләре уен коралының конструкциясенә бәйле. Курайлар торле материалдан ясала. Элеке вакытта ул кипкән көпшәдән булса, хәзерге вакытта тимердән дә ясыйлар.

Курай турында   Кура́й — башкортның һәм татарның халык уен коралы. Курай флейталар подгруппасына керә. Нигезендә өч төрле

Слайд 7Курай






Алты-җиде генә

булыр Тәнемдәге уемнар  Миннән башка үтми иде Аулак өйләр, уеннар.                       (Курай)

Курай         Алты-җиде генә булыр

Слайд 8Мандолина
Мандолина – кыллы уен коралы. Борынгы уен коралы – лютняның бер

төре.
Чыгышы белән Италиядән. Уйнаучы кылны медиатор белән тиеп яки бармак белән чиртеп көй чыгара.Озын ноталар булбыру өчен тремоло техникасы кулланыла.

Нечкә муен, пар кыллар Чиртер иде бар куллар Яшьләр уйный белмиләр Шуңа якын килмиләр.                      (Мандолина)    

МандолинаМандолина – кыллы уен коралы. Борынгы уен коралы – лютняның бер төре.Чыгышы белән Италиядән. Уйнаучы кылны медиатор

Слайд 9Кубыз турында
Кубыз – традицион татар музыка уен коралы,

телле-чиртеп уйный торган идиофон. 8 см га якын озынлыкта, тараеп килгән очлы, уртасында башы ыргак сыман бөгелгән 7–10 см озынлыктагы нәзек корыч тел беркетелгән металл дагасы бар. Музыкант кубызны, иреннәре белән кыса, авызында сул кулы белән тота, уң кулының бармаклары корыч тел очын чеметкәләп ала. Кубыз тавышы безелдәвекле, аның биеклеге корыч телнең зурлыгына бәйле. Татар көнкүреш музыкасында агачтан һәм сөяктән ясалган кубызлар кулланылган. Агач кубызның озынлыгы – 150–170 мм, киңлеге – 30–35 мм, калынлыгы – 3 мм була, урта өлешендә тел кисеп ясала. Уйнаган вакытта кубызны шушы тел очыннан иреннәр арасында тоталар. Башкарыла торган көй бу телгә кидерелгән җепне тарткач чыга.
Сөяк кубызны ясау өчен мөгезле эре терлекнең кабырга сөякләре кулланыла. Аның озынлыгы 18–20 см, шулай ук уртасында тел кисеп ясала. халкының көнкүрешендә Кубызда уйнау алымы гади. Ул киләчәктә дә тотрыклы яшәячәк, чөнки хәзер дә бу архаик уен коралын ясаучы халык осталары бар. Бигрәк тә И.Хисамов тарафыннан ясалган дагасыман һәм пластинкалы кубызлар югары бәяләнә; бу оста эшләгән 600 дән артык уен коралы Татарстанның барлык районнарында диярлек кулланыла.

Кубыз турында   Кубыз – традицион татар музыка уен коралы, телле-чиртеп уйный торган идиофон. 8 см

Слайд 10Кубыз






Иреннәргә терисең дә Чиртеп көйләр эзлисең. Биетәсең, җырлатасың Матур кызлар күзлисең.                          (Кубыз)

Кубыз            Иреннәргә терисең дә

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть