Слайд 1
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе
Укытучы: Фазлиева Резеда Ринатовна.
Слайд 3
Гариф Ахунов шигыре
Казанбаш җыры
Эшчән егетләр үстердең,
Казансу буйларында.
Ямьле сөйгән гүзәл ярлар
Китмисез уйларымнан.
Казанбаш таулары-вак таш
Казансу төбе-ак таш.
Чит җирләрдә йөрмә җирсәп,
Казанбашка кайт якташ.
Күршеләргә беркайчан да,
Ыргытмадың яман таш.
Дуслык белән көчле булды,
Туган җирем Казанбаш.
Казан синнән башлана, ди,
И Казанбаш, Казанбаш,
Тукай-синең бөек якташ,
Тукай-синең замандаш.
Слайд 5
Инкыйлабка кадәр Казанбаш авылында ике кызлар мәдрәсәсе, бер малайлар мәдрәсәсе эшләгән.
Малайлар мәдрәсәсе Казансу елгасы буенда таштан салынган була. Малайларны Ќәгъфәр хәзрәт Сираќетдинов укыта. Ул вакытта балаларга дин сабагы укытыла. Ә кызлар мәдрәсәсендә Ќәгъфәр хәзрәтнең хатыны Зәйтүнә абыстай, ә икенчесендә Әсхәдулла мулла хатыны Хәдичә абыстай укыта. Инкыйлабтан соң да дин сабагы укытыла.
Слайд 7
Мәдрәсәдә балаларга дин сабагы бирүче Зәйтүнә абыстай читләштерелә.Кызлар белән малайларны бергә
кушып, Гафур һәм Бәдри абыйлар укыта башлый
Слайд 8
Башлангыч класс балаларын хәзерге медпунктта(элеккеге мәчеттә) укыта башлыйлар. Ә бишенче класс
- канторада белем ала башлый. Волость канторасы хәзерге Мельников Михаил урынында урнашкан иде.
Слайд 10
Укучыларны төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Берничә елдан соң балаларга җиде еллык белем
бирелә башлый. Җидееллык мәктәп директоры итеп Исламов Габделсәләм билгеләнә. Шулай итеп, авылда ике урында укыту алып барыла. Исламов Габделсәләмнән соң, Ќәгъфәров Хөснулла җиде еллык мәктәп директоры итеп куела.
Слайд 11
Авылда мәктәп бинасы 1928 нче елда бер катлы итеп төзелә. Авылда
мәктәп ачылу бик зур вакыйга була. Тирә- күрше авыллардан укырга укучылар җыелалар. Шул ук елны мәктәптә университет ачыла. Бу вакыйга уңаеннан латин хәрефләре белән басылган китап чыгарыла. Мәктәпне рәсемгә дә төшерәләр.Ул китапта авылдагы уңай күренешләргә дә зур урын бирелә?.
1935-1936 елларда мәктәп ике катлы итеп үзгәртеп төзелә.
Слайд 13
Шул ук елларда ике катлы мәктәп каршына 4 класслы башлангыч
мәктәп бинасы төзелә. Шул ук елда Казанбаш авылында урта мәктәп ачыла.1937-38 нче елларда 13 укучы урта мәктәпне тәмамлый.
Слайд 14
1919 елда ул авылда беренче партия ячейкасы оештыра. Барый Ситдиков, Әгъләм
Әгъзамов, Бәдри Хәстиев, Рәхим Галимов, Шәвәли Хәмидуллин, Әхмәтҗан Шариповлар авылның беренче коммунистлары булалар . Ул елларда Казанбаш мәктәбенә караган китапханәдә барысы 30-40 китап була. Авылга китаплар алып кайту өчен наряд бирелә. 1919 елның гыйнварында авылдан Уфага олаулар белән махсус отряд чыгып китә. Бер айдан алар бик күп китап төяп кайталар. Авылда наданлыкны бетерү өчен зур эш башлана. Дини мәктәп урынында клуб ачып җибәрү күп көч куюны сорый. Комсомоллар клубны үзләре җыештыра, ягып җылыта, саклыйлар. Яшьләр концертлар, спектакльләр куялар.
Слайд 15
Наданлыкны бетерү Оркыя Нәҗметдинова Хисматулла кызы Фәхтә белән эшли. 1941 ел.
Слайд 16Укытучы Закван Рахманов,Исламов Габделсәләм
Слайд 17
1960 елларда мәктәп 11 еллык итеп үзгәртелә. Ләкин ике генә чыгарылыш
булганнан соң бу бетерелә.
1964-1965 елларда авылда кирпечтән яңа мәктәп төзелә. 1966 елда яңа мәктәптә беренче чыгарылыш була.
Слайд 18Аргы яктагы мәчет бинасы, янганчы анда балалар бакчасы иде. 1953-1954 еллар
Слайд 19Балалар бакчасында – Хәмдениса апа.1940 ел.
Слайд 24
1926 елда Габдулла Заһидуллин җитәкчелегендә колхозларга берләшү башлана.Баһаветдин Зәйнуллин, Әгьзәмов һәм
заһидуллин ачалар йортларга кереп агитация эшләре алып бара башлыйлар. Бу эштә җир бүлеге мөдире Касыйм Хөснетдиновның булышлыгы зур була.Каршы килмәгән кешеләрдән инициатив группа төзелә.Бу группада Заһидуллин,Хастиев Б.,Фазлыев Х.,Камалиев Н.,Латыйпов,Әхмәтҗанов,Ситдыйков,Вәлиева,Низамиевалар идее. Ләкин әле 1929 елның июненә кадәр Казанбашта аерым крестьян хуҗалыклары яши.
Слайд 26
1929 елның 22 июнендә Казанка елгасы буенда гомуми җыелеш җыела. Колхоз
төзергә,идарә сайларга дигән карар чыгарыла.Кулаклар котыртыгы белән колхоз бер таркалып ала.Тагын гомуми җыелыш җыела һәм яңадан колхоз оештырыла. Бу юлы 122 хуҗалык колхозга керә. 1938 нче елларда колхоз бераз ныгый төшә. Бу вакытларга 15 авыл ячейкасы бергә берләшә,15 авылда колхоз төзелә. Безнең колхозның исеме “Кызыл Казанбаш” дип атала. Беренче рәисе итеп Баһаветдин Зәйнуллин сайлана.1931 елда колхоз рәисе итеп Габдулла Заһидуллин сайлана. «Известия» газетасы шефка алганнан соң 1932 елдан колхоз исеме «Известия» дип үзгәртелә .
Шуннан соң колхоз рәисләре булып Камалиев Нурый, Хәбибуллин Зиннәт, Гатауллин Габделхак, Бакиев Хәлим, Саттаров Гали, Галәветдинов Мөхәммәт, Мәрдәнов Сөләймәннәр эшләве билгеле.
Слайд 281938 елда Арчада “Кызыл хаҗ”җәмгыяте буенча укыган кешеләр.
Слайд 29“Известия” колхозының идарә составы сугыш вакытында
Сугыш елларында колхоз рәисе булып Галәветдинов
Мөхәммәт эшли.
Слайд 30Ферма кызлары, сыер савучылар сугыш вакытында
Слайд 33
Сугыш елларыннан соң колхозны 1953 елга кадәр Мәрдәнов Сөләймән җитәкли. Авылга
беренче тракторны Әгьзамов Әхмәт алып кайта һәм эшли.
Слайд 35III партконференция Арского района
Слайд 37
1953 елдан колхоз белән Мирбат Хәстиев җитәкчелек итә башлый.Ул вакытта Казанбаш
Чуриле районына кергән. Колхоз Көтек, Күчтем,Казанбаш авылларын берләштергән.Техника аз,алар МТСларда булган.Күп эш кул көче белән башкарылган, күбрәк хатын-кызлар эшләгән,чөнки ирләр аз һәм алар МТСта эшләгәннәр.Колхозчылар хезмәт көненә эшләгән.Аларга уңыш күп булган да гына ел ахырында бераз икмәк һәм салам бирелгән (акча бирелмәгән). Шулай булуга карамастан колхозчыларның эшкә карашлары һәм тәртипләре яхшы булган.Ул елларда бер гектардан уңыш 6-7ц гына булган.
Слайд 38 Мирбат Хәстиев
1955-1988елга кадәр колхоз рәисе.
Герой
Соц. Труда.
Слайд 41
60 нчы елларда Казанбаш Арча районына керә.Шул елларда Төрнәле яклары да
“Известия”гә кушыла. Колхозчылар хезмәт хакын акчалата ала башлыйлар.МТСлар бетерелә, колхозларга көчле техника бирелә,эшче көчләр арта.Колхоз елдан-ел игенчелектә һәм терлек-челектә яхшы күрсәткечләргә ирешә башлый. Колхозчыларның тырыш хезмәте мактауга лаек.1969 нчы елның 10 январендә “Известия” колхозы членнары колхозның үрнәк уставын кабул итәләр.
Слайд 43
1969 нчы елда Сабирова С. Мәскәүдә булган колхозчыларның III Бөтенсоюз съездына
делегат итеп җибәрелә. 1970 нче елда бер төркем иптәшләргә "Батыр хезмәте" өчен медалләре тапшырыла.Алар арасында механизатор Г.Лотфуллин,Р.Мәрдәнов, Н.Вахитов,С.Латыйпова була.Сарык караучы Р.Әүхәдиевага Ленин юбилеена багышланган республика хезмәт даны Китабына кертелү турында таныклык тапшырылды.1970 нче елның 14 июнендә хезмәт.Кызыл байрак ордены һәм Ленинчыл юбилей медале кавалеры,авылның алдынгы механизаторы Мәрдәнов Р. СССРның 8 нче чакырылыш Верховный Советының Союз Советына депутат итеп сайланды.
Слайд 44
1970-80 нче елларда “Известия” колхозының чәчүлек җирләре 4500 га җитә,бөртекләрнең һәр
гектарыннан 16-17ц уңыш алына.Колхозда 1300 баш мөгезе эре терлек,900 дунгыз була.Хуҗалыкта 59 трактор,19 комбайн,28 автомашина исәпләнә. 1930 нчы елда нибары 3 трактор,1 урак һәм 1 сугу машинасы булган.Колхозда төзелеш эшләре дә киң колач ала. Ике амбар, 2 ат абзары, бәрәңге саклау подваллары,клуб,200 сыер сыйдырышлы типовой абзар төзелде. Колхозның доходы 900 мең сумга җитте. Колхозчыларның уртача хезмәт хакы 110-130 сум тәшкил итә. Хуҗалык дәүләт планын 233% үтәде. Моңа игенчелек культурасын тагын да үстерү һәм кешеләрнең фидакаръ хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.
Слайд 46
1980-1990 нчы елларда Казанбаш авылы күзгә күренеп үзгәрде.Бик күп төзелеш эшләре
алып барылды. Янгын куркыныч-сызлыгы депосы кирпечтән нык итеп төзелде.Авыл халкы өчен бик кирәк булган кибет ачылды. Халык өчен авылда әйбәт җиһазландырылган, уңайлы медпункт төзелде.
Слайд 47
Иң беренче терлекчелекләр йорты төзелде.
Авылда 1981 елда балалар бакчасы ачылды. Шушы
елларда Казанка елгасы аша зур күпер салынды.
Слайд 48Сыер савучы кызлар терлекчеләр йорты
Слайд 49Авыл уртасында культуралы ял итәр өчен мәдәният йорты ачылды
Слайд 51
Авыл тарихы
Авыл тарихы
Авыл тарихы
Слайд 52
Олылар сөйләвенә караганда, Казанбаш авылы оешуга 700 елдан артыграк. Авылга болгар
кешеләре дип исәпләнгән Моллагол һәм Әхмәт исемле ике ир кеше нигез салганнар. Алар авылның Чылан очы дип аталган урынына төпләнгәннәр имеш, таган өсте калкулыгында арлар да яшәгән. Алар авыл бакчалары артында кирәмәт ясаганнар. Кирәмәт нараты бик зур һәм юан булган. Соңрак авылда чирмешләр яшәгән вакытта да бу наратка табына торган булганнар. Күп еллар буе татарлар аны кисәргә куркып йөргәннәр. Чирмешләр дини бәйрәмнәрендә елгага барып гыйбадәт кыла торган булганнар. Бу елга Мазар елгасы дигән исем белән йөргән .
Слайд 53
Казан янындагы сугышта җиңелгәннән соң, Пугачев гаскаре чигенә. Йортсыз-җирсез крестьяннар
патша гаскәреннән качып китәләр. Менә шундый кешеләр хәзерге авыл урынына күчеп килеп утырганнар. Элек бу урында урман һәм сазлыклар булган. Татарлар башка халыкларны төньякка кысрыклаганнар. Татарлар игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авыл Казан ханлыгы чорында үсә Һәм ныгый. XVIII йөз мәгълүматләре буенча Кармыш-Казанбаш авылының 165 йортында ир-ат һәм 629 хатын-кыз яшәгән. Алар мөселман дине тотканнар. Авылда волость идарәсе, 2 мәчет, 2 вак-төяк сата торган кибет, 1 тимерче алачыгы, су тегермәне булган.
Слайд 54
Халык тире иләү, умартачылык белөн шөгыльләнгән; оста калайчылар, көмешчеләр, тимерчеләр, читекчеләр,
чабатачылар, челтәр бәйләүчеләр, чигүчеләр, түбәтәйчеләр, балта осталары булган. Авылда икенче мәхәллә мәчете сакланган (хәзерге медпункт).
Слайд 55
Ул яңадан 1982 елда төзелгән. Беренче мәчетнең төзелү вакыты билгесез. Ике
мәхәллә мәдрәсенә барысы 75 малай, 65 кыз сабакка йөргән. Революциягә кадәрге чор Казанбаш авылы өчен дә бик авыр һәм газаплы була. 1891 елдагы ачлык нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар-холера һәм тиф халыкны кыра. Ярлылар ачтан интегә, ә кулаклар амбарларында халыкны 2-3 ел туйдырырлык ашлык ята. Кулаклардан үч алырга теләүче аерым бунтарьлар килеп чыга. Авыл ярлысы Җамали Ногманов байлар йортына ут төртә, зур янгын чыга. Ләкин хәл җиңеләйми. 1917 елга кадәр Казанбаш авылында рус алфавиты белән адрес һәм исемен яза белүчеләр 15 кеше чамасы гына була. 1918 елда авылга коммунистик отряд килә. Аның җитәкчесе Хафизов дигән кеше була. Отряд авылда яшьләр союзы төзи.Яшьләр Армия өчен икмәк җыю, китапханә төзү, уку яшендәге балаларны укуга тарту, ярлыларга ярдәм оештыру эшләрен башкаралар; советка аяк чалучыларны фаш итәләр.
Слайд 61
Бай Шакир йөртында коммуна оештырыла.Анда гаилә белән дә аерым-аерым кешеләр дә
яшәгән. Бергә эшлиләр, ашыйлар.Үзләренең ашарга пешереп торучылары була. Сарык, сыерлар, атлар асрыйлар. Бераз вакыттан соң коммуна Хисмәт бай йортында да оеша
Слайд 63
Халыктан сырлар җыелып алына һәм ферма оештырыла. Ферма “Хисмәт бай” йортында
урнаштырыла.