Слайд 1Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Сарай переворотлары
1725 –
1762 еллар
Мәлләтамак төп гомуми
белем бирү мәктәбе укытучысы
Садертдинова Гөлия Мусовна
Мәлләтамак - 2013
Слайд 2ПЛАН
Сарай переворотларының сәбәпләре
Екатерина I (1725 – 1727)
Петр II (1727 – 1730)
“Югарылар”
(1730)
Анна Иоанновна (1730 -1740)
Елизавета Пертовна (1741 – 1761)
Петр III (1761 -1762)
Слайд 3 Сарай переворотлары – Россия тәхетендә патшаларның, гвардия, сарай даирәсе йогынтысында, еш
алмашынып торуы чоры.
Россия тарихында сарай переворотлары дәвере дип 37 ел вакыт аралыгын атыйлар. Бу елларда корал ярдәмендә биш мәртәбә патшалар алмашына. Ул Петр Iнең үлеме белән башланып китә һәм императрица Екатерина IIнең тәхеткә утыруы белән тәмамлана.
Петр Алексеевич (Бөек) I
1682-1725.
Екатерина Алексеевна
(1762-1796)
Слайд 4Сарай переворотларының сәбәпләре
Петр Iнең 1722 елгы тәхет варисын билгеләү турындагы указы.
2)
Дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе.
3) Хакимият өчен көрәшүче дворян төркемнәре барлыкка килүе.
Слайд 6Кем тәхеткә утыру хокукына ия?
ПЕТР I
ЕКАТЕРИНА I
АЛЕКСЕЙ
ПЕТР II
АННА
ЕЛИЗАВЕТА
ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА
?
Слайд 7Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Екатерина I
(1725 - 1727)
7 класс
укучысы
Шайгарданова Регина
.
Мәлләтамак – 2013
Слайд 8Екатерина I - император Петр I нең икенче хатыны. Крестьян гаиләсендә
туа. Чын исеме Марта Скавронская. 1702 елның 25 августында Мариенбургта русларга әсир төшә һәм тиздән Петр I нең хатыны була.
Слайд 9А.Д.Меншиков
Г.И.Головкин
Феофан
Прокопович
П.А.Толстой
П.И.Ягужинский
Слайд 10Ире үлгәннән соң Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән 1725
елда императрица итеп куела.
Екатерина бөтен идарәне Югары Яшерен совет кулына тапшыра, эшләр белән үзе әллә ни шөгельләнми. Үзенең беренче министры итеп ул Петр I нең көрәштәше булган, А.Д.Меншинковны билгели. Дворяннардан төзелгән гвардия полклары тәхетнең таянычы була.
Екатерина озак патшалык итми. 1727 елның маенда вафат була.
Слайд 111726 нчы елда дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатыннан Югары яшерен
совет төзелә.
Слайд 12Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса.
ПЕТР I
ЕКАТЕРИНА
I
АЛЕКСЕЙ
ПЕТР II
АННА
ЕЛИЗАВЕТА
ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА
?
Слайд 13Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Петр II
(1727-1730)
7 класс укучысы Симченко
Слайд 14Әтисе Алексей Петрович
Петр II Алексей Петровичның улы
Слайд 15Петр ll
(1727-1730)
А.Д.Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, кызы Марияне бөек кенәз
Петрга кияүгә биреп, патша йорты белән туганлашуга исәп тота. Императрица да үләр алдыннан бу никахка үзенең ризалыгын бирә.
Слайд 16Меншиков Себердә
.
А. Д. Меншиков отставкага китә. Бу вакытта комиссия аның күп
санлы кыңгыр эшләре
ача. Ул барлык мал-мөлкәттән мәхрүм ителә һәм гаиләсе белән бергә Себердәге Березов шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Биредә ул тиздән үлә.
Слайд 17 Петр II нең иң якын дусты Иван Долгорукий була. Меншиковның хакимияттән
китүе Долгорукийларның позицияләрен ныгыта. Екатерина Долгорукая патша кәләше була.
1730 елда Петр II белән Екатерина Долгорукаяның туйлары уздырылырга тиеш була. Ләкин патша салкын тидерә һәм туй буласы көнне вафат була.
Екатерина Долгорукая
Слайд 18Ни өчен 1727 елгы вакыйгаларны чираттагы сарай перевороты дип саныйлар?
Борынгы аксөяк
нәселләре Меншиковны бөтен мал-мөлкәтеннән мәхрүм итеп, гаиләсе белән Себердәге Березов шәһәрчегенә сөргенгә җибәрүгә ирешәләр. Меншиковның хакимияттән китүе, Петр I үзгәртеп коруларына каршы булган, Долгорукийларның позициясен көчәйтә.
Слайд 19
«Югарылар»
(Югары яшерен совет)
1730 ел
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
7 класс
укучысы Нуретдинова Алсу
Мәлләтамак - 2013
Слайд 20Югары яшерен совет әгъзалары (бигрәк тә кенәз Д.М.Голицын)
Долгорукийлар хакимлегенең
көчәюенә борчылалар
Петр II заманында иске аристократлар яулап алган позицияләрне дә югалтырга теләмиләр.
Слайд 21 “Югарылар”, никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет
дәгъвачылары дип танымыйлар. Совет әгъзаларының игътибарын патша Иван Алексеевичның кызлары Анна белән Екатерина җәлеп итә.
Екатерина
Анна
Слайд 22 Патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, 37 яшьлек Аннага кидерергә
булалар. Байлык һәм артык игътибар күреп бозылырга өлгермәгән Анна ”югарылар”га иң уңай кандидатура булып тоела. Алар, ул идарә иткәндә, советның роле тагын да күтәрелер дип өметләнәләр. Голицин тәкъдиме буенча, Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр) эшләнә.
Слайд 23Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр):
никахка кермәскә һәм үзенең варисын
билгеләмәскә;
яңа салымнар кертмәскә;
полковниктан тыш хәрби дәрәҗәләр бирмәскә;
сугыш башламаска һәм солых төземәскә;
гвардия һәм гаскәр белән командалык итүне Югары Яшерен советка тапшырырга;
вотчиналарны һәм крепостнойлары белән авылларны бүләк итмәскә;
дворяннарның тормышына, утарларына һәм намуслы исемнәренә кул сузмаска.
“Кондиция” шартлары нәрсәгә юнәлтелгән?
Беренче мәртәбә Россия монархының абсолют хакимиятен чикләү омтылышы ясала.
Слайд 24Мәскәүгә килгән Анна Иоанновна дворяннардан һәм гвардиядән “патшалыкны үзегезнең данлы һәм
шөһрәтле ата-бабаларыгыз хокукында алыгыз” дигән үтенеч кәгазе ала, дворяннар һәм гвардия кондицияләрне юкка чыгарырга тәкъдим итәләр. “Югарылар” Аннага каршы чыгарга батырчылык итмиләр һәм Анна аңа карата куелган шартлар теркәлгән документны ертып ыргыта. Яшерен совет бетерелә.
Слайд 25Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Анна Иоанновна
(1730-1740)
7 класс укучысы
Исламова Альбина
Мәлләтамак-2013
Слайд 26Иван V
Прасковья Фёдоровна
Анна Иоанновна 1693 елның 28 нче гыйнварында Мәскәүдә патша
Иван V һәм Прасковья Фёдоровна гаиләсендә туа. 1710 елда Анна Курляндия герцогына кияүгә чыга. Герцог үлгәннән соң Митавада яши башлый.
Слайд 27Анна Иоанновна
(1730-1740)
Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты Э.И.Бирон да килә. Анна
Иоанновна ил белән бер төркем чит ил кешеләре ярдәмендә җитәкчелек итә.
Үзен хакимияткә алып килгән гвардиячеләргә Анна ышанмый һәм Измайлов гвардия полкын төзи.
Анна дәүләт хакимияте мәсьәләләренә катнашмый. Дәүләт белән чынлыкта аның фавориты Бирон идарә итә.
Слайд 28Бирон Эрнст Иоганн – Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фавориты.
Бирон
императрицаның чикләнмәгән ышанычыннан файдалана.
Ул идарә иткән чорны “бирончылык” дип атаганнар.
Бирон Эрнст Иоганн
Слайд 29Иван Антонович һәм Анна Леопольдовна
Аннаның хакимиятне патша Иван Алексеевич нәселе варисларына
беркетеп калдырасы килә. Императрица бертуганының кызы Анна Леопольдовнаны сарай даирәсенә якынайта. Һәм төп дәгъвачы да ул була. 1740 елда Анна Леопольдовнаның улы Иван туа, һәм ул шунда ук тәхет варисы итеп игълан ителә. Анна Иоанновна үзенең фавориты Биронны сабый император Иван VI нең регенты итеп билгели
Слайд 30Иоанн Антонович (1740-1741)
Император дип игълан иткәндә кечкенә Иванга ике
генә ай була. Хакимият Иван VI нең регенты Бирон кулына туплана. Биронга каршы заговорны фельдмаршал Миних оештыра. 1740 елның нояберендә Биронны кулга алалар. Иван VIнең регенты итеп әнисе Анна Леопольдовнаны куялар. Анна Леопольдовна дәүләт идарәсе эшләре белән шөгельләнми, барысын да Министрлар кабинетына ышанып тапшыра. 1741 елгы перевороттан соң Анна Леопольдовна хакимиятне югалта һәм гаиләсе белән чит илгә сөрелә. Тәхеткә, дворяннар һәм гвардия ярдәмендә, Петрның кызы Елизавета утыра.
Слайд 31Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Елизавета Петровна
(1941-1961)
7 класс укучысы
Биктаирова Ильнара
Мәлләтамак
- 2013
Слайд 33Елизавета Петровна 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күңел
ачарга, биергә ярата.
Елизавета бик диндар була, пост тота һәм гыйбадәт кыла.
Слайд 34Елизавета Петровнаның ышанычлы вәкилләре
А.Г.Разумовский
П.И.Шувалов
А.П.Бестужев-Рюмин
М.И.Воронцов.
Слайд 351742 елда Елизавета Петровна үзенең бертуган апасы Анна Петровнаның улы, Петр
Федоровичны тәхет варисы итеп билгели. Бу вакытта аңа 14 яшь була.
Петр Федорович
Әнисе Анна Петровна
Слайд 36Петр Федоровичны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстскаяга өйләндерә. Православие йолалары
буенча чукынганнан соң, аның исеме Екатерина (Елизавета Петровнаның әнисе истәлегенә) дип үзгәртелә.
София Августа Фредерика
Ангальт-Цербстская.
Слайд 37
Елизаветаның Петрга булган өмете акланмый. Петрны Россиягә һәм русларга
кагылышлы бернәрсә дә кызыксындырмый, ул немец принцы булып кала.
1754 елда аның улы туганнан соң, императрица малайны үз тәрбиясенә ала һәм тәхеткә хокукны аңа тапшыру турында уйлана башлый.
1761 елның декабрендә Елизавета вафат була.
Слайд 38Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе
7 класс укучысы
Гайнединов Илназ
Мәлләтамак -
Слайд 39Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петровнаның улы. Әтисе ягыннан
Петр турыдан-туры Швеция короле Карл XII нәселенә барып тоташа. Туган апасы императрица Елизавета Петровна 1742 елда аның Россия тәхете варисы булуы хакында белдерә. 1761 елның 25 декабрендә Петр III император дип игълан ителә.
Слайд 40ПетрIII
Яшерен канцелярияне юкка чыгара
Дәүләт банкы төзи
Дворяннар иреге турында манифест кабул
итә.
1762 елның 28 июнендә үз хатыны оештырган заговор нәтиҗәсендә тәхеттән бәреп төшерелә. Кулга алына, ә бер атнадан үтерелә.
ПетрIII нибары 186 көн патшалык итә.
Ләкин ПетрIII нең эзлекле булмавы, рус милли һәм дини традицияләре белән исәпләшмәве аның дошманнарының санын арттыра.
Слайд 41Бөек Петр үлгәннән соң бишенче сарай перевароты нәтиҗәсендә тәхеткә Екатерина II
утыра.
Ул 34 ел идарә итә. Россия тарихына шулай ук Бөек булып кереп кала.
Слайд 42Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшаларның бик еш алмашынып торуы белән
характерлана. Бу елларда гвардиянең, сарай, вакытлы фаворитларның йогынтысы шактый көчәя. Императорлар һәм императрицаларның үзләрен яклаган дворяннарга бәйлелеге арта. даирәсенең
Екатерина IIнең тәхеткә килүен ничек бәяләп була?
Сарай переворотлары дәверенең тәмамлануы.
Слайд 43Сарай переворотлары (1725-1762 еллар)
Слайд 44Сарай переворотлары (Тест)
Дөрес җавапны тап. (Һәр дөрес җавап өчен берәр балл).
А1.
Сарай переворотларының сәбәбе нәрсәдә?
1) Россиянең хәрби уңышсызлыклары
2) дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе
3) башкаланы Санкт-Петербургка күчерү
4) крестьяннарның җирле чиновникларның башбаштаклыгын чикләргә омтылуы
А2. Сарай перевороты кайсы чорны үз эченә ала
1) 1700-1721 2) 1768-1774
3) 1739-1796 4) 1725-1762
А3. Россия белән 1725 елдан 1727 елга кадәр чынлыкта идарә итә
1) канцлер Г.И.Головкин 2) кенәз А.Д.Меншиков
3) кенәз Д.М.Голицин 4) генерал-прокурор П.И.Ягужинский
А4. Елизавета Петровнаның идарә итү еллары
1) 1741-1761 2) 1725-1727
3) 1730-1740 4) 1761-1762
А5. Югары яшерен совет төзелә
1) 1725 2) 1726
3) 1730 4) 1735
Слайд 45В1. Сарай перевороты дәверендә дата һәм идарәчеләрне туры китерегез. (3-4 дөрес
җавап – 2 балл, 2 дөрес җавап – 1 балл, 1 дөрес җавап – 0 балл)
1) 1727-1730 а) Елизавета Петровна
2) 1730-1740 б) Петр III
3) 1761-1762 в) Петр II
4) 1741-1761 г) Анна Ивановна
В2. Монарх яшь бала яки авыру булганда, дәүләт белән җитәкчелек итүче кеше - ________________. (Дөрес җавап – 1 балл).
В3. Таблицаның буш урыннарын тутыр. (Һәр дөрес җавап берәр балл).
Слайд 46Җаваплар
А1. 2
А2. 4
А3. 2
А4. 1
А5. 2
В1. 1в2г3б4а
В2. регент
В3. Гвардия полклары,
Э.И.Бирон;
25 ноябрь 1741- 25 декабрь 1761 еллар;
Петр III Федорович.
А1- А5
5 балл – “5”
4 балл – “4”
3 балл – “3”
В1 – В3
5-6 балл - “5”
4 балл – “4”
3 балл – “3”
Билгеләр
Слайд 47Дәреснең билгесен исәпләү
1. Биремнәрне башкару
2. Үземнең белем һәм күнекмәләремне бәялим “___”.
3.
Минем билгем:
____ + ____ = _____ : 2 = “___”
Слайд 48Өй эше
§ 27, сораулар һәм биремнәр.
Сүзлек белән эш.