Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә әле
Әни һаман елап җибәрә.
Кырык – илле чакырым,
Язгы суда
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер ачы хәсрәт:
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрең сугыш йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан.
Безгә гомер булып...
Без ни бирдек икән кайтарып?
...Әниләрнең әле яшәр чагы,
китәләр шул иртә картаеп.
Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть