Презентация, доклад .Проектная работа по окружающему миру Чишмәләр

Гипотеза: әгәр дә чишмәләрне эколгик чиста тотсак, суы чиста һәм шифалы була. Тикшерү объекты: чишмәләр Эзләнү эшенең предметы: чишмә суларының экологик чиста булуы, чисталыгын күзәтү Эзләнү эшенең максаты: - чишмәләрнең

Слайд 1Проектның темасы
“Чишмәләр җыры тынмасын”
Эшләде: 3 класс укучылары
Җитәкчесе: 2 категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы
Гыйльмегаянова Раушания Рәшит кызы
Телефон: 3-89-61

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Яңа Бәзәкә башлангыч мәктәбе

Проектның темасы “Чишмәләр җыры тынмасын”Эшләде: 3 класс укучыларыҖитәкчесе: 2 категорияле башлангыч  сыйныфлар укытучысы Гыйльмегаянова Раушания Рәшит

Слайд 2 Гипотеза: әгәр дә чишмәләрне эколгик чиста тотсак, суы чиста һәм шифалы

була. Тикшерү объекты: чишмәләр Эзләнү эшенең предметы: чишмә суларының экологик чиста булуы, чисталыгын күзәтү Эзләнү эшенең максаты: - чишмәләрнең барлыкка килүе, - авылыбыз тирәсендәге чишмәләрнең тарихын өйрәнү, - кеше тормышында суның әһәмияте. Безнең бурыч: чисталыкны һәм чишмәләрне саклау. Эзләнү эшенең методлары: әңгәмә, күзәтү, тәҗрибәләр, экскурсия. Көтелгән нәтиҗәләр: экологик чиста, саф су алу Проектның кулланышы: проектны класстан тыш эшләрдә, дәрестә һәм түгәрәкләрдә куллану. Эзләнү эшенең планы: 1.Проект эшен өйрәнү. 2. Эзәнү эше. 3.Нәтиҗәләрне өйрәнү һәм чагыштыру. 4. Йомгаклау.
Гипотеза: әгәр дә чишмәләрне эколгик чиста тотсак, суы чиста һәм шифалы була. Тикшерү

Слайд 3
Борынгылар чишмә суын эчсәң, җирдән көч аласың, дип

ышанганнар. Чыннан да, су чыганаклары тылсымлы көчкә һәм үзлеккә ия. Җир астыннан бәреп чыккан чишмә һәркемгә сафлык, матурлык һәм зирәклек биргән. Аның челтерәве генә дә әйтеп - бетергесез дәвалау үзлегенә ия.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер чишмәсе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә җырлары, көйләре?!
Хәзер бөтен табигать уянган чор. Елның иң матур фасылы. Кошлар сайрый, басу – кырларда аллы – гөлле чәчәкләр исеннән баш әйләнә. Бакчаларда урманнарда җиләкләр, җимешләр кызарып пешә. Эссе көнне таллар, агачлар арасыннан бөтен кешене үзенә тартып торган чишмәләр әкрен генә агалар да агалар. Безнең проект эшебез дә “Чишмәләр җыры тынмасын” дип атала

Кереш өлеш

Борынгылар чишмә суын эчсәң, җирдән көч аласың, дип ышанганнар. Чыннан да, су чыганаклары тылсымлы

Слайд 4

Без, Яңа Бәзәкә башлангыч мәктәбе

башлангыч класс укучылары чишмәләр турында эзләнү эше үткәрдек. Бу эш вакытында төрле чыганаклар белән таныштык. Китапханәдә, интернет челтәрендә булган бик күп материалларны һәм халкыбыз әйткән мәкальләрне өйрәндек. Үзебез дә төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Авылыбыз территориясендә булган чишмәләрдә булдык, аларны барлап чыктык. Шулай ук Әгерҗе районы территориясендә суның чисталыгы турында мәгълүматлар тупладык. Бәзәкә авылы территориясендәге 2 чишмәнең тарихын өйрәндек: “Изгеләр чишмәсе”, “Мөхәмәтнур чишмәсе” Үзебез туплаган чыганаклар белән сезне дә таныштырасыбыз килә.
Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә. Без авыл балалары буларак кешелек өчен суның никадәр зур роль уйнавын аңлыйбыз. Сулардан файдалану күләме халык саны артуга, кешенең санитария – гигиена шартлары яхшыруга, сәнәгать үсешенә һәм сугарулы җир эшкәртүнең киңәюенә бәйле. Авыл җирендә бер кешегә 1 тәүлеккә куллану өчен 50 л, ә шәһәр җирендә 150 л су туры килә.
Планетада судан файдалану елдан ел арту сәбәпле, “су кытлыгы” килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә судан рациональ файдалану буенча төрле чаралар күрү мөһим.
Татарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең кв.км , ягъни республика территориясенең 6,4 % ын тәшкил итә.

Без, Яңа Бәзәкә башлангыч мәктәбе башлангыч класс укучылары чишмәләр турында эзләнү

Слайд 5





“Нинди су эчәбез?” Бүген бу сорау кемне генә борчымый икән?

Күпләр, краннан килгән суны фильтр аша үткәреп эчәргә мәҗбүр. Әйе, халык һаман да эчә торган чиста суга тилмереп гомер итә.
Су, һавадан да изге, кадерле әйбер була алмый. Алар – яшәеш чыганагы. Ләкин соңгы елларда елгаларыбызның чисталыгына караш бик начар. Чишмәләр кибә, елга буйларын көтү таптый . Чүп-чар елгаларга ташлана, фермаларның тирес сыекчасы, ашлама калдыклары шунда ага.
Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Аның дәвалау үзлекләрен белгәннәр.
Кайсы ягы белән шулкадәр файдалы соң су? Без аны сусаганда эчә, аш - су әзерләү өчен кулланыла торган төссез, иссез бер сыеклык дип кенә беләбез. Табиблар фикеренчә, организмга су җитми башласа, күзәнәкләр кибә һәм алар үз вазифасын үтәми башлый. Әмма кеше организмы 70 – 80% судан тора, дибез икән, эчә торган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш. Сәламәтлегебез дә күп яктан шуңа бәйле.
 Кызганычка каршы, кечкенә инеш-елгаларның хәле елдан-ел мөшкелләнә. Аеруча су (кар сулары) аз булган елларда аларның күләме кими, суның сыйфаты да начарлана. Бу кече сулыкларның шактые кибүгә таба бара.
“Нинди су эчәбез?” Бүген бу сорау кемне генә борчымый икән? Күпләр, краннан килгән суны фильтр аша

Слайд 6
Укучылар иҗаты

Укучылар иҗаты

Слайд 7Туган ягым чишмәләре

Туган ягым чишмәләре

Слайд 8Туган ягым чишмәләре

Туган ягым чишмәләре

Слайд 9Тикшерү урыннары

Изгеләр чишмәсе


Мөхәматнур чишмәсе



Тикшерү урыннары Изгеләр чишмәсеМөхәматнур чишмәсе

Слайд 10



Табигатьтә су әйләнешен өйрәнү






Табигатьтә су әйләнешен өйрәнү

Слайд 11







Тәҗрибә Безнең җиребез өч катламнан: туфрак, ком һәм балчыктан тора. Каршыбызда туфрак, ком һәм балчык салынган әзер воронкалар. Алар өстенә су салабыз һәм нәрсә булачагын күзәтәбез. Нәтиҗә: Ком һәм туфрак аша су сөзелеп чыга, ә балчык суны үткәрми. - Савытта нинди су? - Чиста.

Слайд 12Тәҗрибә: чишмәләр каян барлыкка килә сон?

Алдагы тәҗрибәдән һәм

таблица ярдәмендә чишмәнең барлыкка килүен күзәттек. Яңгыр ява. Аның суы туфрак һәм ком аркылы сөзелеп үтә, ләкин балчык аша үтеп чыга алмый. Су җыела һәм авыш урыннан үзенә юл алып җир өстенә агып чыга. Бу су чыганагы – чишмә дип атала.


.


Тәҗрибә: чишмәләр каян барлыкка килә сон?    Алдагы тәҗрибәдән һәм таблица ярдәмендә чишмәнең барлыкка килүен

Слайд 14 Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә караш уңай якка үзгәрмәгән.

Кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Безнең нефтьчеләребез төзекләндергән менә бу матур чишмәләребезнең дә тирә - юне ял итүчеләр тарафыннан рәнҗетелә, пычрана. Кешеләр үзләреннән соң кәгазьләр, консерва савытлары, буш һәм ватык шешәләр калдыралар. Шушындый салкын караштан чишмәләребез кабат юкка чыкмасмы? - Чишмәләр ни сәбәпле корый соң? ,-дигән сорауга без болай җавап бирер идек. - Чишмә буйларында көтү йөрсә, тапталса, чүпләр ташланса, пычранса чишмә корый. Аның суы агып төшә торган елгалар, инешләр дә корый, кибә. Анда табигать үлә. Димәк, чишмәләрне сакларга кирәк. Чишмә, су буйларын пычратмаска, чишмә, су юлларын ташлардан, балчыктан чистартып торырга кирәк. Булган чишмәләрне сакларга кирәк.

Чишмәләрне саклау, нәтиҗә

Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә караш уңай якка үзгәрмәгән. Кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына

Слайд 15Йомгаклау өлеше







Табигатьне саклагыз! Ирина Рәҗәпова шигыре.
           

И күңелле җәй көнендә-
            Табигать кочагында!
            Менә шуны истә тоту
            Кирәктер шул чагында:
            Агачларны сындырмагыз
            Кош оясын ватмагыз.
            Суларны да пычратмагыз,
            Пыяла, чүп атмагыз.
            Эссе якта, коры чакта
            Урманда ут якмагыз.
            Табигать ул-безнең әни,
            Табигатьне саклагыз!
    Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Әйдәгез, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, чистартыйк. Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Туган якның җырлы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар! Ләкин чишмә тирәләрен пычратмау, яз көннәрендә тирәләрен чистарту безнең көчебездән килә.

Йомгаклау өлеше Табигатьне саклагыз!     Ирина Рәҗәпова шигыре.            И күңелле җәй көнендә-            Табигать кочагында!           

Слайд 16Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан китап

нәшрияты, 2001 ел.
М.Галиев, Н. Әхмәдиев, Ф. Төхбәтуллина, С.Хәким, Ф. Яруллин, Ә. Исхаков һ. б. шагыйрьләребезнең шигырь җыентыклары.
Николаева С.Н. Общение с природой начинается с детства. Пермь.
И.Д.Зверева. Экологическое образование школьников. М. Педагогика, 1983г
Интернет челтәре


 


Өстәмә материал

Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.М.Галиев, Н. Әхмәдиев, Ф.

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть