Слайд 1Ни өчен экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтән башларга?
Тәрбияче: Мөхәммәтова Фәридә Сәлихҗановна
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре 15 нче “Алсу” балалар бакчасы мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем учреждениесе
Слайд 2Балалар табигать турындагы белем дөньясына тәүге адымнарын балалар бакчасында ук ясыйлар.
Аларның киләчәктә дөньяга, табигатькә карашы, мөстәкыйль тормышка һәм хезмәткә ни дәрәҗәдә сәләтле булуы, табигатькә мәхәббәте, аны тәҗрибәләр ясап, якыннан танып белү, кулыннан килгән кадәр табигый байлыкларны саклау һәм арттыру теләге бу белемнәрнең никадәр тирән итеп бирелүенә бәйле.
Балалар бакчасында табигать почмагы, тәҗрибә үзәге булдыру, балаларның һәрьяклап белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә. Төрле тәҗрибәләр ясап балаларда күзәтүчәнлек, табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә.
Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: бүлмә гөлләре белән мавыгып, табигать киңлегендә, яшьтән үк бакчада эшләп, табигатькә мәхәббәт рухында тәрбияләнгән бала беркайчан да яшел дусларына зыян китерми, үсемлекләргә һәм җәнлекләргә карата мәрхәмәтсез булмый.
Бала кечкенәдән үк үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәнә, әгәр моңа өйдә-гаиләсе, ә балалар бакчасында тәрбияче мөмкинлек бирсә генә.Тәҗрибә ясаганда бала үз куллары белән ясаса, аның күңеле күтәрелә.Тәҗрибәләр ясау, балаларда хезмәткә аңлы караш, мөстәкыйльлек, башлаган эшне ахырынача җиткерергә омтылыш, үз-үзеңә таләпчәнлек, тырышлык һәм башка бик күп матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Слайд 3.
Мәктәпкәчә тәрбиядә балаларга экологик тәрбия- тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә
иң актуаль мәсьәлә. Бакчада балага экологик тәрбия бирү, аның яшь үзенчәлекләрен искә алып үткәрелә.Туган табигать, аны ярату, матурлыгына соклану, аңа ярдәм итү аша бала беренче белемнәрен, беренче кичерешләрен ала. Кечкенә бала бик иртә табигать белән таныша, аның белән кызыксына
Слайд 4.
Бакчада чәчәк атып утыручы чәчәкләр дә, яшелчәләрнең эре булып үсүе дә,
куе үлән арасында йөрүче үрмәкүч тә, су өстендәге коңгыз да, урман-болындагы кырмыска да, бүлмәдәге берсеннән-берсе матур гөлләр дә, тирә-юньдәге төрле исләр , тавышлар, төрле төсләр дә баланың игътибарын җәлеп итә. Баланы чолгап алган зур кешеләрнең табигатьне ничек яратуын һәм бу яратуны балага ничек күчерә белүе бик әһәмиятле.
Слайд 6 Балаларның бүген көннең нинди булуы, кайсы ел вакыты икәнен ачыклавы,гөлләрнең
төпләрен йомшарту, су сибү, яфракларындагы тузаннарны сөртү, төркемдәге табигать почмакларыннан башлана.Табигать почмаклары ел фасылына туры китереп бизәлсә, балалар белән берлектә төрле альбомнар ясап куелса ,чәчәкләрдән, дару үләннәреннән гербарийлар белән тулыландырылса, балалар күңеленә бик тәэсирле була.
Слайд 8Елның төрле вакытларында табигатькә, үзебезнең бакча территориясенә максатлы күзәтүләр, экскурсияләр оештырыла.
Слайд 9
Безнең балалар бакчасында кечкенә урман почмагы бар. Анда шомырт, балан, миләш,
чия, алмагач үсә.
Балалар белән бу урманга көз башында, уртасында һәм көз ахырында экскурсияләр оештырабыз. Балалар бер үк урында ел вакытына карап, нинди үзгәрешләр булуын күзәтәләр, гомумиләштерәләр, чагыштырып карыйлар.
Слайд 10Мондый күзәтүләр оештыру балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, белемнәрен гомумиләштерергә ярдәм итә.
Табигатьтә күзәтүләр үткәрү балаларга тәэсирле, балалар аның матурлыгын үз күзләре белән күреп, җаннары белән тоеп, аңа ярдәм итәргә ныграк омтылалар. Бала күзе белән күреп, колагы белән ишетеп, тыңлап, кулы белән тотып карап, табигать белән нык якыная. Бу максаттан тәрбияче балаларны табигать белән нык якынайта, табигатьнең сихри матурлыгын күрә белергә, үсемлекләргә, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләүгә иҗади якын килеп эшли. Ул табигатьнең серле якларын, үсемлекләргә, хайваннарга хас үзенчәлекләрне балаларга аңлата. Күзәтүләрдән күренгәнчә ул тәрбияләгән балалар табигать белән кызыксына, күзәтүләр вакытында ни өчен? ни эшли? кебек сорауларны тәрбиячегә яудыра.
Слайд 11Табигать күренешләрен күзәтеп, нәтиҗәләр ясау аңлатма бирергә тырышу да тәрбияченең зирәклеген,
гыйлемен яшьләргә, киләчәк буыннарга омтылуы һәм аларның акылын үстерүне максат итеп куюы турында сөйли.Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.
Слайд 12Дәресләрдән алган белемнәрне, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач
ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә дә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.
Слайд 13Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай
нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларга экология тәрбиясе биргән чакта ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр – боларның барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүгә этәрә. Шуннан чыгып, ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Слайд 14Экскурсияләр, сәяхәтләр, тәҗрибәләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: күзәтүләр барышында hава
үзгәрешләренә
игътибар бирелә. Үсемлек, бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә
алуларына игътибар итәбез. Шуннан чыгып: күңелгә ягымлы авазларны тыңлый белергә hәм аларны матур сүзләр белән әйтергә өйрәнәбез ;табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне hәм җан ияләрен саклау кирәклегенә төшенәбез;табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнелә
Слайд 15Билгеле, бөтен баланың да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе
бер үк төрле түгел, шуңа күрә hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз уңында тотып эшләнә. Баланың кече яшьтән үк табигатьне аңлап, аны яратып үсүе бик мөhим. Киләчәктә без тәрбияләгән балаларның табигать сакчылары булуына ышанып калабыз.
Без – кешеләр, җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары. Бер-беребезне саклап, кадерләп яшик!