Слайд 1
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы
Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе “
Су – яшәү чыганагы
(эзләнү эше)
Эшләде: Азнакай муниципаль районы
“Азнакай шәһәре 9нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 4 нче сыйныф укучылары.
Җитәкчесе : I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Багманова Раушан Ракитовна
2015 ел
Слайд 2Эзләнү эшенең
бурычлары:
.укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен һәм сәнгатьле сөйләм культурасын үстерү;
.укучыларда
су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Слайд 3Эзләнү эшенең максаты:
. укучылар белән су белән бәйле буллган дөнья күләм
экологик проблемаларны ачыклау;
. кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысулларын өйрәнү
Слайд 4Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән
саналган. Аның дәвалау үзлекләрен белгәннәр. Гиппократ, Әбугалисина суны бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланырга киңәш иткән. Анда 65ләп микроэлемент барлыгы беленгән. Галимнәр шуның егермесең кеше һәм тереклек организмы өчен файдалы булуын исбатлаган. Белгечләр болай ди: “Әгәр дә сез сәламәтлегезне арттыру, тышкы кыяфәтегезне саклап калу турында уйлыйсыз икән, бер дә кыйммәтле дарулар эчмәгез. Иң яхшы дару – янәшәгездә: ул – су”.
Слайд 5Мәкальләр
Кул пычранса, су белән юарсың,
Су пычранса, ни белән юарсың.
Коега төкерергә ярамый,
телеңә төер чыга.
Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса.
Коены күмәргә ярамый.
Тамчыдан күл җыела.
Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.
Су-яшәү чыганагы.
Слайд 10 Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген
ярдәм көтә.
Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.
Слайд 12 “Чиста су “ программасы
“Нинди су
эчәбез?” Бүген бу сорау кемне генә борчымый икән? Мөмкинлекләре булганнар супер- гипермаркетлардан, Раифадан, Әлдермештән китертелгән суны сатып ала, кемнәрдер 20 шәр литрлы савытларга тутырылган суны фатирына кайтарта. Күпләр, башка чаралары булмагач, краннан килгән суны фильтр аша үткәреп эчәргә мәҗбүр. Әйе, халык һаман да эчә торган чиста суга тилмереп гомер итә.
Слайд 13 Чиста су проблемасы Азнакай районында
Чиста су
проблемасы Азнакай районында да юк түгел. Азнкай районында, авылларда барлык санитар нормаларга да туры килерлек сулыклар, кое, чишмәләр бармак белән генә санарлык. Табигать биргән байлыкны сакламаган, кадерләп тотмаган, ташландык хәлгә китергән авыллар бар. Су, һавадан да изге, кадерле әйбер була алмый. Алар – яшәеш чыганагы. Ләкин соңгы елларда елгаларыбызның чисталыгына караш бик начар. Чишмәләр кибә, елга буйларын көтү таптый . Чүп-чар елгаларга ташлана, фермаларның тирес сыекчасы, ашлама калдыклары шунда ага.
суга аеруча республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары тилмерә. Шуңа да “Чиста су” программасы халыкны җир асты, ягъни артезиан сулары белән тәэмин итүне күздә тота. Алардан тәүлегенә 5,5 млн куб м су алырга була. Бу – бер кешегә 1, 5 куб м артезиан суы туры килә дигән сүз. Хәзер республикабызда 29 артезиан суы чыганагы бар. Бүген әле шәһәрләрне артезиан суы белән тәэмин итү нибары 12 %, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә ул 2 % кына тәшкил итә.
Слайд 15Кайсы ягы белән шулкадәр файдалы соң су?
Без аны сусаганда эчә,
аш-су әзерләү өчен кулланыла торган төссез, иссез бер сыеклык дип кенә беләбез. Табиблар фикеренчә, организмга су җитми башласа, күзәнәкләр кибә һәм алар үз вазифасын үтәми башлый. Әмма кеше организмы 70 – 80% судан тора, дибез икән, эчә торган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш. Сәламәтлегебез дә күп яктан шуңа бәйле.
Слайд 16Кызыклы фактлар һәм саннар.
Авыл җирендә бер кешегә 50 л,
шәһәр җирендә
150 л су туры килә.
Татарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең км2,
ягъни республика территориясенең 6,4 %ын тәшкил итә.
Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы
озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр.
Зур Чирмешән, Ык, Зөя, Иж, Зәй, Чишмә елгаларының
озынлыгы – 200 км дан артык, ә Казансу, Мишә,
Сөн, Минзәлә, Тойма, Шушма, Кече Чирмешән, Кичү
(андыйлар барысы 12) кебек елгаларныкы – 100 км чамасы,
24 елга 50 км дан артык ераклыкка сузылган.
Слайд 18Дөньяда 400 миллионнан артык кеше сусызлыктан интегә
(2050 елга бу сан
2 миллиардка җитәргә мөмкин),
1 миллиардтан артык кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә.
Ел әйләнәсе пычрак су куллану нәтиҗәсендә 2 миллионнан артык кеше үлә,
аларның күпчелеге балалар.
* *
Экспертлар әйтүенчә, бүген кешелек дөньясы су өчен көрәш дәверендә яши.
Җир шарының өсте 70 % судан тора, аның бары тик 2,5 %ын гына төче сулар , 97 % тозлы су тәшкил итә.
* *
Соңгы 50 ел эчендә су аркасында 507 зур конфликт чыккан,
аларның 21 е хәтта хәрби бәрелешләргә китергән. БМО күрсәткечләре буенча,
Чад күле, Брахмапутра, Ганг, Замбези, Лимпопо, Мекног
Сенегал елгалары – җәнҗалларның төп сәбәпчеләре.
Слайд 19 Татарстанда барлыгы 8 меңнән артык күл бар.
Аларның 756 сы –
Минзәлә,694 е – Мамадыш, 579 ы – Актаныш,
493 е – Чистай,439 ы Мөслим районнарында. Мәйданнары буенча
20 дән алып 100 гектар тирәсендәгеләре – 30.Аларга башкала
янындагы Урта (112 га), Түбән (56 га) һәм Югары
Кабан (25 га), 3 сулыктан торган Аккош күле (34,4 га),
Лаеш районындагы Кавал (88,2 га), Тарлаш (60,1 га),
Яшел Үзәндәге Раифа (32,3 га), Ильин (27,5 га) һәм башка күлләр керә.
Бездә 4 сусаклагыч бар: алар – Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш.
Татарстанны сазлыкларга да бай дип була, бездә алар саны – 7 мең.
Күпчелеге Актаныш (568), Түбән Кама (517), Нурлат (491),
Алабуга (447),
Әгерҗе (416), Мамадыш (402), Мөслимдә (338).
Сазлыкларның күбесе 20 га чамасы мәйдан били, 16 сы
100 га дан артык күләмдә.
Слайд 20Тозлы һәм төче суның
Җир шарындагы күләме
Слайд 21 Безнең як чишмәләре
Безнең Азнакаебыз да
чишмәләргә бик бай. Бездә йөздән артык чишмә бар. Әйе, Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса Чишмә суыннан чәй куйганнар.”Суыбыз бик тәмле безнең”- дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар.Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан.
Бүгенге көндә Азнакай нефтьчеләре чишмәләребезне төзекләндерүгә бик зур көч куйдылар.Чишмә юлларын асфальтладылар, яңа улаклар куйдылар, ял итүчеләргә, су алучыларга барлык уңайлыкларын тудырдылар.
Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә уңай якка караш үзгәрмәгән. Кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Безнең нефтьчеләребез төзекләндергән менә бу матур чишмәләребезнең дә тирә-юне ял итүчеләр тарафыннан рәнҗетелә, пычрана.Үзләреннән соң кәгазьләр, консерва савытлары, буш һәм ватык шешәләр кала