Тычкан: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? (аңа җавап бирүче булмый. Тычкан ишеген төртеп карый, ача алмый. Аннан язуны күрә. “Бу теремкәйгә шагыйрь Г.Тукайның иҗатын белүчеләр генә керә ала”.) Мин бик яхшы беләм. Кирәк икән, сөекле шагыйребез Г.Тукайның шигырен сөйләп күрсәтәм:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Беренче куян:
И сабыйлар ! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Икенче куян:
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгынны бик тыныч һәм бик җиңел
Тычкан:Бик матур шигырь. Әйдә керегез , рәхим итегез.
(Теремкәйнең ишеге ачыла, Тычкан белән Куяннар кереп китәләр.)
Беренче эт:
- Әйдәле, Акбай!өйрән син, арт аягың берлә тор,
Аума, аума! Туп-туры тор,төз утыр , яхшы утыр!
Икенче эт:
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,
Мин туганга тик ике айлап булыр ,йә өч кенә.
Юк ,кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Беренче эт:
Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Тычкан:
- Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
Икенче әтәч: Беләбез, сөйләп тә курсәтә алабыз.
Беренче әтәч: “Эш беткәч уйнарга ярый” озек.
Бик матур бер җәй көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сузен,Бик озак шунда утырды,бер дә алмастан күзен.
Икенче әтәч: Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш,
“И сабый ,-ди,-әйдә тышка, ташла дәрсең, күңел ач! ”
Җитте бит , бик күп тырыштың , торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!
Тычкан:
- Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
Бүреләр килә.
Беренче толке. Без сезгә “Бала белән күбәләк” шигырен сөйлисебез килә.
Әйт әле, Күбәләк, Ничек соң тормышың?
Сөйләшик бергәләп Ничек кон күрмешең?
Бу кадәр күп очып Сөйләп бирче тезеп,
Армыйсын син ничек? Табаламсын ризык?
Икенче толке. Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы,
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска
Бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Тычкан:
- Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
Аюлар килеп җитә.
Беренче аю: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
-Мин тычкан,куяннар, этләр, бакалар, әтәчләр, бүреләр, төлкеләр,мин керпе. Ә сез кем?
Икенче аю.Без аюлар. Безнеңдә сезнең белән яшисе килә.
Тычкан:Кертер идек тә бит ,бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә керә ала.
-Ә сез татар халык язучысы Г. Тукайның иҗатын беләсезме?
Тычкан: Әйдәгез әле, чәй эчеп алыйк. (Өстәлдә татар халык ашлары)
Куян: Ярый ышандык ди, сүзеңә. Ә менә безнең сине тикшереп карыйсыбыз килә. Хәзер без сиңа табышмаклар әйтәбез, әгәр җавап бирә алсаң, керерсең.
Тычкан:Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?(тел)
Шүрәле башын кашый-кашый, җавабын таба алмагач, башын аска
ия.
Куян: Белмисеңме? Шул шул менә. Әз генә уйлый белергә, башыңны эшләтергә кирәк. Гомерең үтә инде, кытыклы уены уйнап.
Шүрәле залда утыручы балалардан сорый.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть