Баланың хыялын үстерүдә, тормыш турындагы фикерләвен киңәйтүдә төрле рәсемнәр карауның әһәмияте зур. Моның өчен балалар журналларында басылган картина яки гравюраларның төсле репродукцияләреннән яки фоторәсемнәрдән файдаланырга кирәк.
Балаларга күрсәтү өчен рәсемнәрне теләсә нинди журналдан, әйтик, «Сабантуй», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар» һәм башка басмалардан табып була.
Дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген анын күңеленә сеңдерергә тырышкан. Соңгы елларда илебездә бара торган узгәртеп кору процессында халыкның үз теленә, милли культурасына игътибары да көчәйде.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, ана карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть