Слайд 1Витаминнар
Әтнә муниципаль районы Түбән Көек гомуми урта белем бирү мәктәбенең
2 кв. кат. биология укытучысы Шакирова Флёра Гарифҗан кызы
Слайд 2Витаминнар - матдәләр алмашын көйләү өчен һәм организмның тереклек эшчәнлеге процесслары
нормаль баруы өчен кирәкле органик матдәләр алар. Латинча “виталис” яшәү көче дигәнне аңлата.
Слайд 3Витаминнарның роле
ВИТАМИННАР –
түбән молекуляр төзелешле, төрле химик
табигатькә ия органик кушылмалар.
Организмның нормаль тереклек итүе өчен аз гына микъдарда кирәк.
Алар ферментлар составына керә һәм ферментатив реакцияләрдә катнашалар.
Слайд 5 Бик күп диңгез сәяхәтләрендә аеруча поляр якларга ясаганда,диңгезчеләр еш кына
фаҗига, һәлакәтләргә очраганнар.Алар азыкларда ниндидер серле матдәнең җитешмәве аркасында һәлак булганнар.Шул рәвешчә Яңа Җирдә капитан Баренц, Тын океан утравында командор Беринг, Арктик бозларында капитан Седов һәлак булдылар
Слайд 6Васко до Гама 1498 елда үзенең Һиндстанга ясаган тарихи сәяхәтен көч-хәл
белән генә ахырына җиткерә.Ул командасындагы 160 матростан 100 кешене югалта.
Магелланның 265 юлдашыннан 65 генә кире әйләнеп кайта.
Диңгез сәяхәтчеләре бер куркыныч авырудан үлә торган булганнар:аларның теш уртлары шешә һәм каный, тешләре төшә, буыннары шешеп сызлый, тәннәре кара таплар белән каплана. Бу авыруга зәңгелә дип исем бирәләр. Ә матрослар аны “диңгезчеләр үләте” дип атый.
Слайд 7Рус диңгезчесе адмирал Крузенштерн һәрвакыт корабльдә тозламаган яшелчәләр запасы тоткан.
Ә Джемс
Кук үзе белән бергә сәяхәткә кишер һәм лимон сулары ала торган булган.
Слайд 81881 елда Н.И.Лунин тычканнар белән эксперимент үткәрә: бер төркем тычканны- натураль
сөт белән, икенчесен барлык кирәкле матдәләр: аксым, углевод, май,минераль тозларга бай ясалма азык белән тукландыра.Тиздән икенче төркем тычканнар үсүдән туктап ябыгып үлә.
1911 елда Польша галиме Казимер Функ дөге көрпәсеннән тапкан матдәгә витаминнар дип исем бирә. Дөге кабыгындагы бу матдә белән ул күгәрченнәр параличын дәвалый.
Слайд 9Витаминнар
Суда эри торган
Майда эри торган
С
А
D
В
В
В
В
1
12
2
6
Е
Н
К
Слайд 10Витаминнар …
Алар үсемлек һәм хайван организмнарында бар.
Кеше һәм хайван организмына алар
даими кереп торырга тиеш.
Бер тәүлеккә берничә миллиграмм витамин кирәк.
25 артык төре билгеле.
Аларны латин алфавитындагы хәрефләр белән тамгалыйлар: А,В,С,…;
Кайберләре төркемнәр барлыкка китерә (мәсәлән В группасы - В1; В2; В6; В12);
Организмда синтезлана торган витаминнар да бар (D, А);
Организмга витаминнар җитешмәү яки аларның артык булуы төрле авыруларга китерә.
Витамин препаратлары аптекада сатыла.
Слайд 11А Витамины
Эпителиаль тукымаларның үсүен һәм үсешен тәэмин итә;
Ферментлар эшчәнлегендә катнаша.
Күрү пигменты
– родопсин синтезлауда катнаша;
Хайваннардан алынган продуктларда була!
Слайд 12Витамин А
Тәүлек
кулланылыш:
1-1,5 мг
Күрү пигменты
Фермент үсешендә
катнаша
Эпителиаль тукымаларның
үсешен булдыра
«Үсеш»
витамины
Слайд 13А Витамины, яки каротин. Балык маенда, ак майда, сөттә, күкәй сарысында,
бавырда, бөердә, балык уылдыгында күп. Организмга эләккәннән соң А витаминына әверелүче матдә үсемлекләрдә дә бар. Алар: кишер, шпинат, помидор. А витамины күзнең челтәр катлавы өчен бик кирәкле, шулай ук күзәнәкләрнең үсүе өчен дә кирәк. А витамины җитмәгән балалар акрын үсә, тешләр һәм чәч ясалу бозыла, үпкә зарарлана. «Тавык күзе» авыруы барлыкка килергә мөмкин. Бу авыру булган кеше эңгер-меңердә начар күрә яки бөтенләйдә күрми башларга мөмкин.
Слайд 14В группасы витаминнары - холин
Фосфолипидлар ясауда катнаша;
Матдәләр алмашында төп рольне уйнаучы
ацетилхолин составына керә.
Кыяклылар, кузаклыларның орлыкларында, аш чөгендерендә, чүпрәдә һәм бавырда була.
Атеросклерозны һәм бавыр авыруларын дәвалаганда синтетик юл белән табылган холин препаратын кулланалар.
Холин
Соя
Слайд 15Витамины группы В
(их до 15 ?)
Күзәнәкнең сулавын
Яхшырта, аксымнар
алмашын
көйли.
Үзәк нерв система
сын яхшырта.
Эритроцит,тромбоцит
Ясалуын көйли
Кан йөрүне көйли
Тәүлек
кулланылыш: 0,2-14 мг
Слайд 16В группасы витаминнары – В1
В1 Витамины (тиамин) углеводлар алмашы процессына йогынты
ясый.
В1 витамины нерв системасы, йөрәк, мускулларның нормаль эшләве өчен кирәк. Ул кыяклылар һәм кузаклыларның чистартылмаган орлыкларында,күкәй сарысында була.
Азык составында В1 витамины булмаганда БЕРИ-БЕРИ авыруы барлыкка килә. Элек бу авыру, төп ризыгы кабыгы чистартылган дөге булган тын океан утрауларында яшәүчеләр арасында киң таралган була.
Кабыгы чистартылган дөгедә В1 витамины юк. Авыру билгеләре: көзән җыеру (судороги), паралич һәм күпчелек очракта авыруның үлеме белән тәмамлана торган була.
Судороги у голубя при авитаминозе витамина В1
Слайд 17В группасы витаминнары – В13
Барлык тере күзәнәкләр составында була
Пиримидин нуклеотидлар синтезында
катнаша
Үсемлек һәм хайваннарның үсүен көйли
Аксым алмашы бозылган вакытта кулланыла.
ОРОТОВАЯ КИСЛОТА
Слайд 18В группасы витаминнары – Вс
Азотлы кушылмалар синтезында кофермент буларак катнаша;
Кан күзәнәкләре
ясауда катнаша;
Бавырда, бөердә, чүпрә һәм салатта бар;
Вс –витамины җитешмәү азканлылыкка китерә.
ФОЛИЕВАЯ КИСЛОТА
Слайд 19В группасы витаминнары – В12
В12 Витамины 1948 елда ачылган һәм синтезланган.
Витаминның биологик роле кан күзәнәкләре (эритроцитлар һәм тромбоцитлар) ясау.
В12 витамины җитешмәгәндә азканлылыкның начар формасы барлыкка килә (злокачественная анемия).
В12 витаминының төп чыганаклары булып бавыр, күкәй, сөт тора. Үсемлекләрдә бу витамин юк.
Злокачественная анемия у свиньи
Слайд 20В группасы витаминнары – В6
В6 Витамины (пиридоксин) аксымнар алмашында катнаша, кан
тамырларында холестерин утыруны киметә. В6 витамины җитешмәү атеросклерозга, бавырны май басу, талак һәм бугаз бизләре авыруларына китерә. В6 витамины бодай көрпәсендә, чүпрәдә, арпада һәм бавырда була.
Химическая формула витамина В6
Авитаминоз В6 у хомяков
Слайд 21В группасы витаминнары – В2
Витамин В2 (рибофлавин) XIX гасырның 30 елларында
ачыла. В2 витамины җитешмәгәндә өлкән яшьтәге кешеләрдә күзнең күрүе начарлана, авызның лайлалы тышчасы зарарлана. В2 бөртеклеләрдә, бавырда, иттә, сөттә, күкәйдә була.
Слайд 22С Витамины
С витамины (аскорбиновая кислота)
Организмда баручы реакцияләрне көйләүдә;
Ферментлар составына керә;
Аксым синтезында
катнаша;
Антитәнчекләр ясауда катнаша;
Күзәнәк органоидларын оксидлашудан саклый;
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә күп;
Татлы тәмгә ия.
Витамин С
Слайд 23Витамин С
Тәүлек
кулланылыш:
50 -100 мг
Ферментлар
составына
керә
Аксымнар
төзелешендә
катнаша
Иммунитетны
арттыра
Антитәнчекләр
барлыкка
китерә
Слайд 24С витамины
Организмга озак вакыт С витамины кермәсә ЦИНГА –
авыруы барлыкка килә. Авыруның билгеләре: теш казналары канау, авызның лайлалы ярысында җәрәхәтләр барлыкка килә, тешләр какшый һәм төшә, сөякләр тиз сынучанга әверелә, буыннар авырта.Азканлылык башлана һәм организмның инфекцион авыруларга каршы торучанлыгы кискен кими
Цинга. Кровоточивость десен
Цинга. Точечные и пятнистые кровоизлияния на туловище и конечностях.
Слайд 25D Витамины
D витамины (антирахетический) балык маенда, бавырда, күкәй сарысында һәм
башка күп кенә продуктлар составында бар. D витамины җитешмәгәндә балаларда РАХИТ авыруы барлыкка килә. Рахит авыруы булганда сөяктә тозлар ким була, шуңа күрә баланың үсүе тоткарлана, скелет сөякләре дөрес формалашмый: аяклары кәкерәйгән, баш һәм корсаклары зур була.
D витамины кояшның ультрашәмәхә нурлары тәэсирендә организмда синтезлана
Слайд 26Витамин D
Тәүлек
кулланылыш: 1 мг
Кальций, фосфор
алмашында катнаша
Аның җитмәве
рахитка китерә
Сөяк
үсешен
арттыра
Ферментлар
составына
керә
Слайд 27D Витамины
Авитаминоз D .Рахит. А- непропорционально большая голова. Б-искривление ног.
Слайд 28РР витамины
Витамин РР( никотиновая кислота) организмда оксидлашу-кайтарылу процессларының нормаль барышын тәэмин
итә.
Бөер өсте бизләрендә гормон ясауда катнаша.
РР витамины җитешмәгәндә ашкайнату эшчәнлеге бозыла; андый кешенең тиресе кучкыллана, җәрәхәтләр белән каплана.
Чүпрә, кабыклы дөге, бавыр, сөт, күкәй сарысы РР витаминына бай.
Пеллагра.Специфический дерматит, располагающийся симметрично на не защищенных одеждой поверхностях тела.
Слайд 29К витамины
К Витамины (антигеморрагический) яшел яфракларда, миләш җиләкләрендә, бавырда бар.Кан оеу
процессларында, эчәклектә туклыклы матдәләр сеңү процессында К витамины катнаша. К витамины җитешмәү сирәк күренеш, чөнки аны эчәклек микрофлорасы синтезлый.
Авитаминоз К. Судорожное состояние в связи внутричерепным кровоизлиянием у новорожденного
Слайд 30Е витамины
Витамин Е (антистерильный) Үрчү процессының нормаль булуы өчен җаваплы витамин
Е 1922 елда ачыла. Е витамины җитмәгән кешеләрдә нәселсезлек авыруы күзәтелә. Е витамины кыяклылар бөртекләрендә, гөлҗимеш җиләкләрендә, күкәй сарысында бар.
Мышечная атрофия при авитаминозе Е.
Слайд 31 Е витамины (токоферол)
Е витамины күзәнәкләрнең картаю процессын акырынайта;
Канның кислородка
туенуын тәэмин итә, талчыгуны киметә;
Күзәнәкләрнең туклануын яхшырта, кан тамырларын ныгыта;
Канның кызыл күзәнәкләрен саклый, тромблар ясалуны кисәтә,
йөрәк мускулларын ныгыта.
Е витамины үсемлек майларында, салат, кәбестә, гөлҗимештә, бавыр,сөт,соя, солы һәм тузганакта күп.
Е витамины җитешмәгәндә кызыл кан күзәнәкләре шартлау, үрчү сәләтен югалтуга, мускулларга май туплануга китерә.
Слайд 32
Бу продуктларда нинди витаминнар бар?
Слайд 33
Бу продуктларда нинди витаминнар бар?
Слайд 35
Нинди витамин җитмәү: цинга, бери-бери, «тавык күзе» авыруларына китерә?
Слайд 36
Безнең киңәшләр
Төрле минераль тозларга бай азыклар кулланыгыз.
Артык тозлы әйбер ашамагыз, йөрәк
һәм бөерләр авыртканда аш тозын азлак кулланыгыз.
Яшелчә һәм җиләк- җимешләр ашагыз.
Составында җиңел үзләштерелә торган кальций булган сөт һәм сөт азыклары ашарга тырышыгыз.
Суда һәм азыкта минераль тозлар җитәрлек булмаганда, микроэлементлар белән тулыландырган азыклар кулланыгыз.
Слайд 37Азыктагы витаминнарның сакланышы
Яшелчәләрне туралган килеш ачык һавада тотарга ярамый, аның витамины
бик тиз таркала. Аларны караңгы урында, өсте ябылган савытта сакларга кирәк!
Яшелчәләрне пешергәндә витамин күп югала, аларны чи килеш сакларга тәгъдим итәбез.
Киптергәндә дә витаминнар таркала, аларны мөмкин кадәр чи килеш саклагыз!