Слайд 1
Халык медицинасында
бал корты
“Сәламәтлек – кеше үзе күтәрелергә тиешле биеклек”
(И.Брехман –
валеолог)
Слайд 2Бик борынгы чорларда, әле рәсми медицинаның төшенчәсе дә
булмаган заманнарда ук, һәр халык, шул исәптән татар халкы да, күптөрле сынаулар үткәреп, бик күп дәвалау чараларын гамәлгә куя. Менә шулай итеп, халык үзе булдырган, үзе тудырган халык медицинасы барлыкка килә.
Слайд 3Халык дәвалаучылары-табиблар һәм табибәләр кайчан, ничек һәм нинди дару үләннәре җыярга
кирәклеге, аларның үзенчәлекләрен, аңардан дарулар ясау ысулларын, кыскасы, үз эшләрен бик яхшы белеп башкарган. Алар шулай ук һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын һәм алымнарын да яхшы белгән һәм үзләре булдыра алган кадәр бик күп авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш тә алып барган.
Слайд 4Халык үзе дә, күптөрле сынаулар үткәреп, бик күп дәвалау ысулларын уйлап
тапкан. Мәсәлән, кешенең күзенә ак төшсә, ак ярыга бик вак итеп төелгән шикәр комы сибеп дәвалаганнар. Бик каты теш сызлауны авызга җылыткан серкә(уксус) кабып торып басканнар. Ревматизм яки башка төрле буыннар авыртуын күптөрле үләннәр, чәчәкләр, яфраклар, яшь имән каерысын пешекләп ясаган җылы төнәтмәдә озаклап утырып дәвалаганнар. Үз-үзеңне ышандыру, гипноз һәи бихисап күптөрле догалар укып өшкерү юлы белән һәртөрле авыруларны дәвалау ысулы да киң кулланылган...
Слайд 5Бүгенге медицина фәне күзлегеннән караганда, югарыда мисал итеп китерелгән дәвалау ысуллары
сабыйларча беркатлы булып та күренергә мөмкин, әмма нинди генә булуларына карамастан, алар күп гасырлар дәвамында халыкның сәламәтлеген саклап килгәннәр. Ничек кенә булса да , кешеләр бихисап авырулар белән әнә шулай көрәшкән һәм аларны җиңгән дә. Шулай булгач, халык медицинасының хәзерге медицина фәне үсешенә керткән зур өлешен дә күрергә һәм бәяләргә кирәк!..
Слайд 6Халык медицинасы – кешегә табигать тарафыннан төрле авырулардан дәваланыр өчен бирелгән
сәләт. Дөрес итеп, белеп кулланганда, халык медицинасы рецептлары белән дәвалану иң куркынычсыз, организм өчен файдалы ысулларның берсе булып тора. Халык медицинасына нигез салучыларның берсе булып Гиппократ санала. Үзенең дәвалау методикасы ярдәмендә ул күп төрле авыруларны дәваларга ирешкән.
Халык медицинасы ярдәмендә дәвалау методикасы XIX гасыр урталарына кадәр дәвам иткән һәм уңышлы гына яшәп килгән. Кызганычка каршы, фән бүгенге көндә бик күп төрле синтетик юл белән җитештерелә торган дарулар уйлап табуга, халыкны ясалма препаратлар ярдәмендә дәвалау ысулларын уйлап тапты. Ләкин халык арасында борынгы бабаларыбызның дәвалау ысулларын кулланучылар әле дә җитәрлек һәм нәтиҗәләре дә куандырырлык.
Слайд 7Без – табигать балалары. Бәлки шуңададыр, җаныбызга, тәнебезгә авырлык килгәндә, сихәт
эзләп Табигать - Анабызга мөрәҗәгать итәбездер, аннан шифа, дәва эзлибез. Ә ул безгә теләп булыша: телен аңла гына!
Бүгенге көндә медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе — апитерапия, ягъни бал кортлары, умартачылык продукцияләре нигезендә дәвалану.
Слайд 8Умарта тотучы кешеләр яхшы белә: кортчылык продукциясе бик файдалы. Безнең бабаларыбыз,
аларны кулланып, төрле дәвалар тапкан.
Бал корты эшләп чыгарган һәр әйбер кеше
организмы өчен бик кирәкле.
Кеше көн дәвамында хәрәкәттә.
Ул кайдан булса да көч алырга тиеш. Организмны микроэлементлар белән баетыр өчен, бары тик бал корты эшләп чыгарган продукцияләрне куллану да җитә.
Көн саен бал ашарга кирәген күпләр белә.
Бал составында организм өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.
Слайд 9Бал – тәмле әйбер генә түгел, ә бәлки кыйммәтле дәва чарасы да.
Борынгы табиблар аны кешенең гомерен озайта дигәннәр.
Балда Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк.
Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга
1-2 бал кашыгы кабыгыз (артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз).
Слайд 10Өлкәнәя барган саен, сөякнең ныклыгы бетә. Ә аны ныгыту өчен калий белән кальций кирәк. Бал
икмәгендә (перга) һәм серкәсендә
(пыльца) ул микроэлементлар җитәрлек күләмдә.
Алар гемоглобинны көйли, югары кан басымын дәвалый.
Көнгә 3 кенә бөртек бал икмәге (аны икенче төрле «чаршын» да диләр) ашасаң, организмга җитәрлек күләмдә витаминнар керә.
Слайд 11Балның сәламәтлек өчен файдалы булуы элек электән билгеле. Салкын тигәндә бал
белән чәй эчәргә кирәген дә һәркем белә. Ул кан сыйфатын яхшырта, иммунитетны ныгыта, ютәлне бетерә...
Грипп белән авырганда:
1 баш сарымсакны угычтан уып, юкә балына кушып болгаталар. Килеп чыккан катнашманы йоклар алдыннан
1 аш кашыгы ашыйлар.
Нерв системасы авыруларыннан
Шулай ук йокысызлыктан интеккәндә
дә балның файдасы зур. Моның өчен
1 стакан җылы суга яки сөткә 1 бал
кашыгы бал салып болгатып эчәләр.
Ул нерв системасын ныгыта һәм тынычландыра
Слайд 12
Прополис (тома балавыз)– умарта корты җилеме. Аның көчле антибиотик үзлекләре аркасында
яралар эреннән чистара һәм тиз төзәлә. Прополис ангинаны, бронхитны, язваны (җәрәхәтне), туберкулезны, үпкә ялкынсынуны дәвалый. Борынгы халык медицинасында прополис белән сөялләрне бетергәннәр.
Слайд 13Прополис – составында фитонцидлар булу сәбәпле, микробларны үтерә, авыртуны баса.
Хроник үпкә авыруыннан
(туберкулез, пневмония һ.б) дәваланганда прополисны 10-15 гр атланмай белән кушалар. Көнгә 2-3 тапкыр 1әр бал кашыгы эчәләр.
Ашказаны җәрәхәте булганда 4 процентлы прополис экстракты кулланыла. Аны җылы сөткә 20 тамчы кушып ашар алдыннан эчәләр.
Слайд 14Бал корты чаккан вакытта агу – апитоксин
бүлеп чыгара. Ул катлаулы майсыман
минераль
матдәләрдән, аминокислоталардан һәм аксымнан тора.
Апитоксин кан капиллярларын киңәйтә, кызыл кан
тәнчекләрен тарката, кан басымын төшерә. Бал корты
агуыннан ясалган препаратлар ревматизмны, остеохон-
дроз, артроз авыруларын дәвалау өчен кулланыла
Слайд 15Үлгән кортлар
Соңгы вакытта халык медицинасында үлгән кортларны да куллана башладылар. Алар
углевод, май, аксым, витамин, микроэлемент, гормон һәм антибиотикларга бай. Үлгән кортлар күп очракта иммунитетны күтәрү өчен кулланыла.
Слайд 16Дару организмда бер җиргә дару булса, икенче җиргә зыян китерергә
мөмкин
дип әйтәләр. Әйе, әле тагын шунысын да онытмыйк:
даруханәләрдә бал кортлары биргән кебек бушлай дару бирергә
ашыкмыйлар. Сәламәтлегебез үз кулыбызда, моны онытмаска кирәк!
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!