Слайд 1Кошлар - табигать дуслары
1 нче апрель – Бөтендөнья кошлар көненә
багышланган КВН - уен
Слайд 2Табышмакка җавап тап!
Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
Слайд 3Дөрес, укучылар, бүгенге безнең кичәбез дә кошлар көненә багышланган. 1906 елдан
башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Бүгенге кичәбезне без дәресләр формасында үткәрербез.
Слайд 4Расписание
Рус теле
Тарих
Математика
Физкультура
Татар теле
Музыка
Слайд 5Рус теле
Б . Л . Б. Н.
Б . РК .
Т
Г . Г . ЛЬ
Д . Т . Л
З . М . Р . Д . К
ЗМ . . . Д
З . . К
К . БЧ . К
К . Л . К
К . Р . П . ТК
Н . С . ТЬ
П . Г . Н . Ш
С . ПС . Н
КР . ЧК
КР . ЧК
Дается 14 названий птиц, внесенных в Красную книгу без гласных букв. Вы должны восстановить названия птиц
Слайд 6Определить род:
Неясыть
Свиристель
Голубь
Снегирь
Шилохвость
Поползень
Коростель
Лунь
Выпь
Гоголь
Слайд 7Тарих
1. Бу кош турында бик күп риваятьләр язылган. Берәүләр аны олылаганнар,
икенчеләре, киресенчә, каргаганнар. Кытайлар аны муллык символы дип санаганнар, полинезиялеләр төнге явыз алла дигәннәр, ә борынгы грекларда ул зирәклекне гәүдәләндергән. Элек-электән аның белән кешеләр бик кызыксынганнар. Үзенең тыныч итеп очуы, куркыныч тавышы, төнлә тереклек итүе – болар барысы да, кешеләрне куркуга салган һәм аларны аяусыз юк итә башлаганнар, кыйнаганнар. Ләкин фән аңа ярдәмгә килгән. Бу нинди кош?
Слайд 82. Икенче риваять буенча бу кошлар Иисус Христосны крестка беркеткән кадакларны
томшыклары белән суырып алганнар, шуның өчен алла аларны үзенә бертөрле чалыш томшык белән бүләкли һәм изгеләр сафына куя. Чыннан да, бу кошлар үлгәннән соң, бик күп вакытлар буена таркалмыйча, каурыйларның матурлыгын саклап, еллар буена үзгәрмичә яталар.
Сүз нинди кош турында?
Слайд 93. Бер хатын үзенең ирен үтергән өчен алла тарафыннан кошка әйләндерелгән.
Шул көннән башлап ул үзенең гаиләсен кора алмаган. Бу кош елый да елый икән, ә күз яшьләре үләнгә әйләнә бара ди. Моңсу тавышы да бик еракларга ишетелә икән. Мәрхәмәтле кешеләр аны бичара тол дип атаганнар, ә чынлыкта бу кошның исеме ничек дип уйлыйсыз?
Слайд 10Математика
Ун карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына.
Тагын өчәү өстәлде,
Көткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач, очып
китте бишәве, саныйм әле чыбыкта
Калды микән ничәве?
Слайд 11“Хәерле көн, ун чыпчык!” –
Дигән икән бер чыпчык,
Тегеләре көлгәннәр,
Чырык-чырык килгәннәр:
Безне
өчкә тапкырлап,
Кушсаң гына үзеңне,
Ун булабыз дигәннәр.
Слайд 12Күкшә кышка 4 кг имән чикләвеге әзерли. Бер тапкыр очуында ул
6 чикләвек алып килә. Чикләвекнең массасы 3,2 г. Кышка запас әзерләү өчен ул ничә тапкыр очарга тиеш?
Слайд 13Булган, ди, бер аксак Давыт
Җиккән, ди, аксак тавык,
Төягән, ди, унбиш чүлмәк.
Нәрсәдәндер
тавык шүрләп
Кинәт читкә тайпылган, ди,
Һәм Давытның биш чүлмәге
Җиргә төшеп ватылган, ди.
“Ник җиктем, - дип, - аксак тавык, -
И үкенгән аксак Давыт
Базарга ник бардым икән!?
Белсәң иде, арбасында
Ничә чүлмәк калды икән?
Слайд 14Физкультура
Нинди кош оча белми?
Ак аюлар пингвиннар белән туклана алалармы?
Слайд 15 Үзе хан нәселеннән түгел, үзе таҗ киеп йөри,
Үзе ристан да түгел, аягы каеш белән бәйләнгән?
Слайд 16Татар теле
Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә:
Карга килсә...
Күршең тавыгы да...
Авыздан чыккан сүз...
Сүз чыпчык
түгел...
Каз килсә...
Слайд 17Сорауларга җавап бир:
Өч ел яшәгәч ала карга нишли?
Әтәч “хатыны”?
Көн буе гайбәт
таратучы?
Тәва кошы үзен кош дип әйтә аламы?
Каз нәрсәдән йөзеп китә?
Әтәч кычкырганда нишләп күзен йома?
Кошлар кайдан очалар?
Нинди тарак белән чәч тарап булмый?
Чуар бакылдык бака ашый.
Яфрак коелу кошларның нинди серләрен ача?
Чеби күкәй эчендә сулыймы?
Ни өчен кошлар тирән коега эләксә очып чыга алмыйлар?
Нинди кошларның исемнәре төсләре белән бәйле?
Нинди кош туганда ук специальность белән туа?
Үрдәкнең аяклары нәрсәгә әйләнгән?
Кошлар нәрсәләрдән килеп чыкканнар?
Кошларның тешләре бармы?
Кошларның алгы очлыклары нәрсәгә әйләнгән?
Солтан патшаның килене?
Бөтенроссия “Ел укытучысы” конкурсының эмблемасы һәм бүләге булып нинди кош исәпләнә?
Слайд 18Музыка
Пантамима
А.Крыловның “Карга һәм төлке” һәм “Аккош, кысла һәм чуртан”
мәсәлләрен жестлар һәм мимикалар ярдәмендә күрсәтергә
Кош исемнәре кергән җырлар башкарырга
Слайд 19Нәтиҗә
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, аларга
һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик!