Слайд 1Брейн – ринг
С английского
БРЕЙН – мозг
РИНГ –площадка для cостязаний
Слайд 5Биография
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 нче августында
Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗеде авылында туа.Булачак шагыйрьнең балачагы,үсмер еллары Сөн буена урнашкан,Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. “Балачак истәлекләре” дигән мәкаләсендә: “Мин еш кына бала чагыма кай- тып киләм . Үзебезнең кечкенә өебез сагындыра.Туган нигез.Туган өй. Без барыбыз да шунда канат чыгарабыз,шунда очарга өйрәнәбез.Очып та китәбез... Китәбез шул, китәбез.Әмма туган өебез җылысы безне гомер буена җылытып тора, иң кыен чакларыбызда искә төшеп йөдәтә. Без туып үскән өй күптән юк инде.Әмма мин аның Һәрбер бүрәнәсен, бүрәнәләрендәге һәрбер ярыгын,һәрбер сурәтне хәтерлим. Әнкәбезнең тәмле- тәмле ашларын кабат авыз итәсе килә,ул тегеп кидергән күлмәк-ыштаннарны тагын бер киеп малайларның күзләрен кыздырасы иде лә.Ул чакта туган өйнең кадерен белеп бетермисең шул.Читтә,еракта, син булмаган җирләрдә рәхәтрәк,ямьлерәк шикелле тоела ...” ди. Туган ягы. Сөн елгасы,Илеш районы – шагыйрьнең күңелендә иң матур моңнарны калдырган төбәк,әкияттәгедәй гүзәл сурәтләргә әйләнеп, шигырьләренә һәм җырларына күчкән образ. Табигатьнең матурлыгы,гел сагындырып искә төшә торган бала чагы калган анда.
Слайд 6Китап киштәсе
Төп басма китаплары.
Әнкәйнең ак чәчләре: Шигырьләр,җырлар. – Казан : Татар.кит.нәш
рияты., 1986. Сандугачның туган көне : Лирика. – Казан : Татар . кит.нәшр .,1990. Дөньядагы иң зур алма :Балалар өчен шигырьләр , әкиятләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1992. Тал бишек : Сайланма лирика. – Казан : Татар . кит. нәшр.,1995 . Күчтәнәч : Балалар өчен шигырьләр. – Казан :”Мәгариф” нәшр., 1995. Алма бабай :Балалар өчен шигырьләр ,әкиятләр. – Казан :”Мәгариф” нәшрияте. 1997. Шагыйрь генә булып калалмадым ...: Публицистика . –Казан : Матбугат йорты” нәшрияты,1998 Уфа – Казан юллары : Шигырьләр,эпиграммалар..-Казан:Татар.кит. нәшрияты . 1998.
Слайд 8Шигъри тәлгәшләр
“Акбай цирк карый “,
“ Җиде агай тай җигә “, “Айга очтык “ , “Безнең авыл циркы “ , “ Энекәш кирәк миңа “, “ Дөньядагы иң зур алма” , “ Күчтәнәч “ шигырьләре Роберт Миңнуллинны балалар тарафыннан үз итеп, акыллы сердәш – фикердәш итеп кабул итүләре шагыйрь өчен зур дәрәҗә ул.
Слайд 10Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә,балалар өчен дә китаплары чыгып тора,аныңшигырьләренә язылган
җырлар яңгырый.Ул бигрәк тә яратып балалар өчен иҗат итә.Аның “ Безнең авыл зоопаркы”,”Энекәш кирәк миңа” исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар.”Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә-Г.Х.Андер сен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. Роберт Миңнуллин – А.Алиш исемендәге премиягә,Г.Ту- кай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия , ул Татарстанның ат- казанган сәнгать эшлеклесе,Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне йөртә.
Слайд 12Җырлар мәйданчыгы
Роберт Миңнуллин – популяр җырлар авторы Аның 250 гә
якын җыры бар.Аның шигырьләренә язылган җырларны халкыбыз бик яратып кабул итте. Аның җырларын танылган артистларыбыз күңелгә үтеп керерлек итеп башкара:
“Бәхетле булыгыз “ Асаф Вәлиев. “Миңа йөрәк бүген кирәк” Габделфәт Сафин. “ Әнкәмнең догалары”. Салават Фәтхетдинов. “Син янымда булганда “ Рәсим Низамов . “Кайнар таллар “ Алсу Хәбибуллина . “Яратыгыз “ Венера Ганиева . Роберт Миңнуллинның жырларына музыканы танылган композитор Сара Садыкова язды.