Презентация, доклад на тему Ренат Харис иҗаты буенча презентация

Содержание

Ренат Харис әдәбиятка 60 нчы еллар башында Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гатауллиннар белән бер дулкында килә. Бу дәвердә әдәбиятка, сәнгатькә беркадәр иреклек бирелә, күп еллар дәвамында изелеп, кысылып яшәгән шигъри сүз, азатлык җилләренә битен куеп, халык күңеленә,

Слайд 1 Ренат Мәгъсүм улы Харис: Үземнең бар тырышканым чын Кеше булу…

Ренат Мәгъсүм улы Харис: Үземнең бар тырышканым  чын Кеше булу…

Слайд 2 Ренат Харис әдәбиятка 60 нчы еллар башында Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гатауллиннар

белән бер дулкында килә. Бу дәвердә әдәбиятка, сәнгатькә беркадәр иреклек бирелә, күп еллар дәвамында изелеп, кысылып яшәгән шигъри сүз, азатлык җилләренә битен куеп, халык күңеленә, рухына якыная төшә. Язучы фикерен өздереп, кичерешен ирекле калыпка салып бирү мөмкинлеген ала.
Ренат Харис әдәбиятка 60 нчы еллар башында Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гатауллиннар белән бер дулкында килә. Бу дәвердә

Слайд 3 “Хисләр сафрак, хисләр кабатланмаган, образлар таушалмаган, шигырь табигый, кыскарак та, бөтенрәк

тә. Фикерләр формага ятып тора”, - ди күренекле шагыйрь Сибгат Хәким Ренат Харисның шигърияте хакында. Иҗатының бу үзенчәлек-ләре 1968 нче елда “Беренче карлыгачлар” сериясендә басылып чыккан “Җир һәм кеше”, 1969 нчы елда “Кайтаваз” исемле беренче китапларында чагылыш таба. Алдагы елларда да шагыйрь үсешендә тукталып калмый, эзләнү-уйлануларны дәвам итә, поэма, җыр жанрлары үсешенә мөһим өлеш кертә.
“Хисләр сафрак, хисләр кабатланмаган, образлар таушалмаган, шигырь табигый, кыскарак та, бөтенрәк тә. Фикерләр формага ятып тора”, -

Слайд 4 Сынландыру, янәшә кую, бер күренешнең мәгънәсен икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу

– Р.Харисның фикерләү үзенчәлеге. Шул алымнар ярдәмендә шагыйрь кешенең рухи халәтен ача, шәхеснең чын-барлык белән мөнәсәбәте катлаулы һәм каршылыклы булуын күрсәтә. Шигъриятенең бу сыйфатлары “Дөньям кызыксындырса...”, “Яфрак”, “Көтелмәгән көн”,
“Чын җылы чак җитте исә” кебек шигъри бәйләмнәрендә ачык төсмерләнә.
“Сабантуй”, “Йола”, “Ак сөлге” шигырь-ләрендә ул татар халкының милли йолалары, кабатланмас үзенчәлекләре турында уйлана, һәр күренештә эчке мәгънә таба.
Сынландыру, янәшә кую, бер күренешнең мәгънәсен икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу – Р.Харисның фикерләү үзенчәлеге. Шул алымнар

Слайд 5 Нинди сыйфат үзенчәлекләре белән Р.Харис замандашларыннан аерылып тора?
Р.Харисның иҗаты өчен кешенең

фикерләү рәвешенә, уйлану дөньясына үтеп керүгә омтылыш хас. Ул – шарт-лаулы, көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре. Лирик герое көчле - нык ихтыярлы шәхес. Аның каләме тудырган Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек тарихи шәхесләр образлары шуңа мисал.
Нинди сыйфат үзенчәлекләре белән Р.Харис замандашларыннан аерылып тора?  		Р.Харисның иҗаты өчен кешенең фикерләү

Слайд 6Р.Харис иҗатының төп темалары:
1. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре туган илгә, аның ямьле

табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы – кешене олылауга багышланган. Шагыйрь хисенең нигезендә туган илнең мәңгелегенә иман, ышаныч ята.
2. Р.Харисның татар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре бик күп. «Җил», «Сәйях», «Татар иле», «Татар бәйрәме», «Төрки телләр» шигырьләре шундыйлардан. Бу шигырьләрне укыганнан соң үз халкың өчен горурлык тойгылары кичерәсең.
Р.Харис иҗатының төп темалары:1. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре туган илгә, аның ямьле табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы –

Слайд 7
3. Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р.Харис иҗатындагы

төп темаларның берсе. «Яфракларың гәрәбә...», «Коела яшел яфрак», «Җир – чәчәк», – дигәч...», «Яктылык төшә», «Өянке» һ.б. әсәрләрендә табигатьтә җәмгыять өчен, кешеләр өчен гыйбрәтле хәлләрне күп таба әдип.
4. Шагыйрьнең халык әхлагында, аның көнкүре-шендә, гадәт-йолаларындагы якты якларга багышланган әсәрләре: «Сабантуй», «Чулпы», «Ак сөлге» шигырьләре. «Ак сөлге» – күчерелмә мәгънәдә кешенең тормыш-күңелен күрсәтә.
3. Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р.Харис иҗатындагы төп темаларның берсе. «Яфракларың гәрәбә...», «Коела

Слайд 8 Ренат Харис иҗатының идеясе: «Кешеләрнең күңеле «ак сөлге» кебек чиста булсын!».


Шагыйрь әсәрләренең лирик каһар-маны Җирнең иминлеге, халыкларның, милләтләрнең хөр яшәве турында кайгыртып уйлана, дөньяның, табигатьнең, КҮҢЕЛ МАТУРЛЫГЫН күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый, аны сакларга, аның кадерен белергә чакыра.
Ренат Харис иҗатының идеясе: «Кешеләрнең күңеле «ак сөлге» кебек чиста булсын!». 		Шагыйрь әсәрләренең лирик каһар-маны Җирнең иминлеге,

Слайд 9 “Матурлык хисе тәрбияләү, ләззәт бирү, уйлату, фикер уяту, яратырга һәм нәфрәтләнергә

өйрәтү кебек мәңгелек проблемаларга чишелеш эзләүдә поэзияне иң тәэсирле рухи көч дип танырга була. Поэзиянең эчтәлеге гармония турында сөйләү түгел, поэзия ул – үзе гармония”, - дип саный Р.Харис.
“Матурлык хисе тәрбияләү, ләззәт бирү, уйлату, фикер уяту, яратырга һәм нәфрәтләнергә өйрәтү кебек мәңгелек проблемаларга чишелеш эзләүдә

Слайд 10
Дәрес эпиграфы:
“Үземнең бар тырышканым чын Кеше булу…”
Р. Харис

Дәрес эпиграфы:			“Үземнең бар тырышканым  чын Кеше булу…”				Р. Харис

Слайд 11
Кеше кайчан матур була? Р.Харис
Кеше матур шул чакта —
Башкаларны чакырганда

үзе яккан учакка;
Ятлар белән танышканда күзләре җылынганда;
Шул җылылыкның рәхәтен җаның белән тойганда.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта —
ерак дусын очраткачтын, елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда, күршеңә юл биргәндә.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да, сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да сафлыгын аклаганда.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.

Кеше кайчан матур була? 		Р.Харис	Кеше матур шул чакта — 	Башкаларны чакырганда үзе яккан учакка; 	Ятлар белән танышканда

Слайд 12Матурлык:
1. Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;
2. Матур, ягымлы,

сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек;
3. Кешенең характерындагы, эшчәнле-гендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.
4. Матур сүзен без соклануыбызны, горурлыгыбызны белдергәндә кулланабыз.
(татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән)
Матурлык:1. Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;2. Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган

Слайд 13 1992 елда Рәсәй Президенты исеменнән әдәбият һәм сәнгать ,

фән һәм техника үсешенә зур өлеш керткән өчен Рәсәй Федерациясенең дәүләт премиясе бирелә.
1992 елда Рәсәй Президенты исеменнән әдәбият һәм сәнгать , фән һәм техника үсешенә зур өлеш

Слайд 14Шагыйрь күп шигырьләрендә үз халкының вәкаләтле илчесе булып фикер йөртә. Ул

– халыкның нәрсәгә бай, нәрсәгә мохтаҗ булуын ачык төшенә, йөрәге белән кичерә.  
Шагыйрь күп шигырьләрендә үз халкының вәкаләтле илчесе булып фикер йөртә. Ул – халыкның нәрсәгә бай, нәрсәгә мохтаҗ

Слайд 15 Шагыйрь үзенең шигырь, поэма-ларында һәм күпсанлы әдәби тәнкыйть әсәрләрендә татар халкының

тарихи яшәеше, КЕШЕ ШӘХЕСЕНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ УРЫНЫ, аның табигать, җәмгыять, хакимият белән мөнәсәбәте, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның ӘХЛАКЫЙ, РУХИ, иҗтимагый күренешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык карашын белдерә.
Шагыйрь үзенең шигырь, поэма-ларында һәм күпсанлы әдәби тәнкыйть әсәрләрендә татар халкының тарихи яшәеше, КЕШЕ ШӘХЕСЕНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ УРЫНЫ,

Слайд 17 Р.Харис – кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән

артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Ул – композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы. Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Гобәйдуллин; «Тукай мәхәббәте», Р.Ахиярова) языла, балет («Йосыф кыйссасы», Л.Любовский) куела, телефильмнар («Камил Якуб», «Сәйдәш яры», «Шашкын мәхәббәт») экранлаштырыла, эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», «Гармунчы», «Чехов базары», «Бүре күзе», «Худяков») яңгырый. Шагыйрьнең «Серле алан» әсәре курчак театрлары өчен иң яхшы татар пьесалары антологиясендә урын ала. Р.Харис сценариесе буенча Г.Тукайга багышланган «Озари мне душу песней» исемле музыкаль кинофильмы куела, республика тормышына нисбәтле «Дорога на Сабантуй» дигән документаль фильм дөнья күрә.
Р.Харис – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы.
Р.Харис – кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы.

Слайд 18...Безне сезгә алып килде
Дуслык дигән якты юллар.
Бу юлларны күп гасырлар
Төзегәннәр көчле

куллар!
Р.Харис
...Безне сезгә алып килде	Дуслык дигән якты юллар.		Бу юлларны күп гасырлар			Төзегәннәр көчле куллар!						Р.Харис

Слайд 19 Йөрәк белән капшап
Аяк белән көпшәк карны

капшап
Йөрәк белән капшап тормышымны,
Тотрыклы юл эзлим-
батасы килми сулы карга,
Каласы килми суыкларда!..
Адым саен хыялдагы якын җәйнең,
Җылы җәйнең
Тыныч җәйнең
Бәһасе арта.
Дуамал күңел дулап тарта-
Ә мин
Аяк белән көпшәк карны капшап
Йөрәк белән капшап тормышымны
Тотрыклы юл эзлим...
Һәр яз, менә-менә рәхәт җәйгә чыгасың, дип
Сак булырга өйрәтә безне...
Р.Харис
Йөрәк белән капшап Аяк белән көпшәк карны капшапЙөрәк белән капшап тормышымны,Тотрыклы юл эзлим-

Слайд 20 Яратмыймын: ишек ачсам,
Караңгылык каршы алса.
Төнлә урамнан барганда
Тәрәрзәләрдә ут булмаса-
өйләр

җансыз калган төсле,
урам җансыз калган төсле,
Җир дә җансыз калган төсле,
Үзем ялгыз калган төсле...
Ә менә зур тәрәзәле
Якты бүлмәгә кереп тә,
Очратмасаң якты чырай
Ир, хатын, кыз, егеттә,
Җир өстендәге кояш сүнеп,
Тик төн калган кебек була-
Кул бирергә кулың туңа,
Сүз дәшәргә телең туңа,
Елмаерга иренең туңа-
күрсәң КҮҢЕЛ КАРАҢГЫЛЫГЫН... КЕШЕ КЕШЕГӘ КОЯШ БУЛСЫН! Р.Харис

Яратмыймын: ишек ачсам,Караңгылык каршы алса.Төнлә урамнан баргандаТәрәрзәләрдә ут булмаса-өйләр җансыз калган төсле,урам җансыз калган төсле,Җир

Слайд 21 Яшьләр
Шатлан, шатлан,

карт Җир-ана!
Без - ул синең киләчәгең,
Без барда битең алмасы
Мәңге торыр нурлар чәчеп.
Кояш, җылылыгын биреп,
Тудырганда Җир тормышын,
Без яңа көн тудырабыз,
Без - көннең һава торышы.
Без - заман һава торышы-
Бөтен нәрсә безгә бәйле,
Кояшка бәйле булган күк
Аландагы җиләк тәме.
Без –Җирдә икенче кояш,
Күктәгеседәй асылбыз.
Без шатлык, дуслык, батырлык
Берләшүеннән хасилбыз!
Р.Харис

ЯшьләрШатлан, шатлан, карт Җир-ана!Без - ул синең киләчәгең,

Слайд 22 Хәл-әхвәл
Хәл-әхвәлләр

сорашудан  башлана һәр күрешү...  Канга сеңгән гадәтләрнең  бу — иң матур өлеше!
Әйбәт дибез, яхшы дибез...  Бик сирәк зарланабыз  җелекне киптерә диеп,  Хәл-әхвәл дигән явыз.
Җанга рәхәт булып китә  хәл-әхвәл сорашудан —  барыбыз да тумыштан ук  күнегеп беткән шуңа.
Сер бирмәскә тырышабыз —  Аллага шөкер! —дибез:  тән — җан белән, җан — аң белән,  аң — заман белән игез...
Р.Харис

Хәл-әхвәл    Хәл-әхвәлләр сорашудан  башлана һәр күрешү...  Канга сеңгән

Слайд 23Синдә бармы бу сыйфатлар?
Игелеклелек,
эшчәнлек, файдалы булу
Көчле рухлы, тормышны ярата,

түзем
Изге күңеллелек, сабырлык
Нечкә күңеллелек
Изге күңеллелек, хөрмәт, ярату
Тугрылык
Яхшылык, изгелек
Рәхимлелек
Бер-береңә игътибарлы булу
Синдә бармы бу сыйфатлар?Игелеклелек, эшчәнлек, файдалы булу Көчле рухлы, тормышны ярата, түзем Изге күңеллелек, сабырлык Нечкә күңеллелек

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть