Презентация, доклад по татарскому языку на тему времена года (6 класс)

Содержание

КӨЗ Менә алтын көз дә җитте. Агачларда яфраклар саргая башлады. Алар җиргә коелалар. Яңгырлар да еш ява. Төньяктан салкын җил исә.Сентябрь, октябрь, ноябрь – көз айлары. Сентябрь аенда мәктәптә укулар башлана. Октябрь һәм ноябрь айларында көннәр

Слайд 1Ел фасыллары
Башкарды: 9 в сыйныф укучысы
Галимуллина Альбина
Тикшерде: татар теле укытучысы
Попова Р.

Л.
Ел фасылларыБашкарды: 9 в сыйныф укучысыГалимуллина АльбинаТикшерде: татар теле укытучысыПопова Р. Л.

Слайд 2КӨЗ
Менә алтын көз дә җитте. Агачларда яфраклар саргая башлады. Алар җиргә

коелалар. Яңгырлар да еш ява. Төньяктан салкын җил исә.
Сентябрь, октябрь, ноябрь – көз айлары. Сентябрь аенда мәктәптә укулар башлана. Октябрь һәм ноябрь айларында көннәр суык була. Җир дә туңа башлый.
Көз көне бакчада уңыш җыялар. Аннан соң җирне кышка казып куялар. Без үзебез дә шулай эшлибез.
 
Көз җитте. Көннәр салкыная башлады. Агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якларга китәләр. Яңгыр ява. Урманда бик моңсу.

КӨЗ Менә алтын көз дә җитте. Агачларда яфраклар саргая башлады. Алар җиргә коелалар. Яңгырлар да еш ява.

Слайд 3Хәзер елның кайсы фасылы?
Көннәр нинди?
Агачлардан нәрсәләр коела?
Урманның һавасы нинди?



Мәкальләр һәм әйтемнәр
Көзге

көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый.
Көз бай булма, яз бай бул.
Көз килеше җәйдән билгеле.
Көзге көннән язгы төн яхшы.
Көзгә хәл үзгә.
Октябрь ни арба, ни чана.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.





Көзге сынамышлар
Агач яфрак коймый кар яумый.
Көз озын килсә, яз соң килер.
Көз бик озак торса, ашлык уңмый.
Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
Кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.

Табышмаклар
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
( көз )
Һәркөн диярлек
Елап яшь коя.
Килгән кошларны
Көньякка куа.
Бу кайчак?
( көз )

Хәзер елның кайсы фасылы?Көннәр нинди?Агачлардан нәрсәләр коела?Урманның һавасы нинди?Мәкальләр һәм әйтемнәрКөзге көн ул бала кебек: әле көлә,

Слайд 4

Шигырьләр
Көз
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып,
Кошлар да китте.

( М. Җәлил )




Көз
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте,
Җылы якка, көньякка.
( К. Нәҗми )

Көз
Җылы якка
Китә кошлар
Калса туңар.
Без китмибез,
Безгә кышын
Килер туннар. ( Ш. Галиев )

Шигырьләр КөзКиң болыннарда, Урман-кырлардаАгачлар, гөлләрКибеп сулдылар.Көннәр суынды,Чишмәләр тынды.Безне калдырып,Кошлар да китте.

Слайд 5КЫШ
Күптән көткән кыш килеп җитте. Декабрь, январь, февраль – кыш айлары.

Урамда кар ява. Кар ап-ак һәм чиста. Кышын көннәр салкын була.

КЫШ Күптән көткән кыш килеп җитте. Декабрь, январь, февраль – кыш айлары. Урамда кар ява. Кар ап-ак

Слайд 6Кыш көне балалар шугалык ясыйлар. Алар анда хоккей уйныйлар, тимераякта шуалар.
Яңа

ел бәйрәме – күптән көтелгән бәйрәм. Ул бик күңелле уза. Без бәйрәмгә яшел чыршы бизибез. Чыршыга үзебез ясаган уенчыкларны эләбез. Яңа ел кичендә Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләк тарата. Без Яңа ел бәйрәмен яратабыз.

Кыш көне балалар шугалык ясыйлар. Алар анда хоккей уйныйлар, тимераякта шуалар.Яңа ел бәйрәме – күптән көтелгән бәйрәм.

Слайд 7 Кыш айларын әйтегез.
Кышын көннәр нинди

була?
Кыш бабай белән Кар кызы кайчан килә?
Балалар кыш көне нинди уеннар уйныйлар?
Сез шугалакта шуасызмы?
Яңа ел кичендә бүләкләрне кем тарата?
Син кышны яратасыңмы?

Мәкальләр һәм әйтемнәр
Кышкы көннәр җәйне әйтер,
Җәйге көннәр кышны әйтер.
Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.
Кышның гамен җәй уйла.
Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.
Кышка тиен дә запас җыя.
Кыш рәхәт чанага,
Җәй рәхәт арбага.
Кыш бетте дип, тун сатма.
Кыш хәстерен күрмәгән кысылыр.
 

Кыш айларын әйтегез.	 Кышын көннәр нинди була?Кыш бабай белән Кар кызы кайчан

Слайд 8Кышкы сынамышлар
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кар калын булса, ашлык уңар.
Кыш

карсыз булса, җәй ярлы була.
Кыш суык булса, иген уңар.
Арка сызласа, буран була.
Көндез йокы басса, буран булыр.
Мәче мичкә керсә, салкын була.
Тәрәзә бозланса, явым булыр.
Кояш кыш көне кызарып чыкса – салкынга.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

Табышмаклар
Берсе яшел кәләм тукый,
Берсе сарыга мана.
Берсе ак мамыгын түши,
Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары)
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән,
Кардан чикмән кигән,
Бу кайчак? (кыш)

Ак ашъяулык таптым,
Җир остенә яптым. (кар)
Утта янмый, суда батмый. (боз)
Акыра да бакыра
Ботен җирне тутыра. (буран)
Җир өстендә ак мамык. (кар)

Шигырьләр һәм хикәяләр
Кыш килде
Кыш килде, кыш килде,
Безгә яңа эш килде.
Мамык карлар көрибез,
Юллар такыр, киң булсын,
Асфальт юлга тиң булсын.

Кышкы сынамышларКыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.Кар калын булса, ашлык уңар.Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.Кыш суык

Слайд 9Әтиләр һәм әниләр,
Укучылар, әбиләр
Шул юллардан үтсеннәр,
Рәхмәт әйтеп китсеннәр.

(З. Туфайлова)

Минем гөлем
Тәңкә карларны себереп,
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбемдә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне балкыта.
Тышта январь, ә чәчәкләр
Җәй исләре аңкыта.
(Ә. Габиди)

Әтиләр һәм әниләр,Укучылар, әбиләрШул юллардан үтсеннәр,Рәхмәт әйтеп китсеннәр.

Слайд 10 Кар өстендә дөяләр
Шыгыр-шыгыр баса алар
Салкын кар өсләренә.
Эссе чүлләр, кайнар

комнар
Керәдер төшләренә.
Казан урамыннан уза
Башын иеп дөяләр.
“Сезнең туган җирегез бар,
Сез бәхетле...” ди алар.
Карлы-бозлы тайгак юллар
Табаннарын пешерә,
Туган якның эссе көнен
Исләренә төшерә.
(И. Юзеев)


Нардуган
Элгәре заманнарда безнең әби-бабаларыбыз Яңа елны ничек каршылаган? Чыршы тирәлиәйлән-бәйлән уйнау, төрле күңелле тамашалар уздыру ул вакытта да булганмы?
Чыршыдан башка барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләк өләшүләр дә...
Нардуган дип аталган әлеге бәйрәм бер атна ( декабрь ахыры – гыйнвар башы) дәвам иткән. Тамашаны Нардуган анасы белән Нардуган атасы башлап җибәргән. Төрле киемнәр кигән кешеләр, көндез бер-берсенең өенә кереп, бәйрәм белән котлаганнар, изге теләкләр әйтешкәннәр. Кичләрен абый-апалар аулак өйләргә җыелып, нардуган уеннары уйнаганнар.
Нардуган бәйрәмен керәшен татарлары хәзер дә ел саен күңелле итеп уздыра.
( Р. Ягъфәр)


Кар өстендә дөяләр Шыгыр-шыгыр баса аларСалкын кар өсләренә.Эссе чүлләр, кайнар комнар Керәдер төшләренә.Казан урамыннан узаБашын иеп

Слайд 11Февраль

Февраль- кыш ае. Февральдә көчле бураннар, каты салкыннар була. Юлларны

кар каплый. Кар өйләрне, агачларны күмә.
Иртән кешеләр сукмакларны чистарталар. Кояш чыга. Кояш нурларында кар бөртекләре җемелди. Көннәр җылына. Февраль – кышның соңгы ае.
(Г. Хәсәнов)
Февраль Февраль- кыш ае. Февральдә көчле бураннар, каты салкыннар була. Юлларны кар каплый. Кар өйләрне, агачларны күмә.Иртән

Слайд 12Яз
Менә яз җитте. Кояш көннән – көн ныграк җылыта. Карлар

эри, сулар ага башлады. Түбәләрдән тамчылар да тама. Кошлар җылы яктан кайталар. Агачларда бөреләр чыга. Бөреләрдән соң яшел яфраклар күренә. Күктә кояш елмая.
Март, апрель, май – яз айлары. Миңа яз бик ошый.
Мәкальләр һәм әйтемнәр
Язгы көн ел туйдыра.
Язгы хезмәт - көзге хөрмәт.
Яз сөрсәң, көз урырсың.
Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
Язгы көн көендерә, көзгә көн сөендерә.
Яз уңмаган, көз уңмас.
Яз киреләнсә, кыштан яман.
Табышмаклар
Бу кайчак була?
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара.
(Г. Тукай)
2. Борынсыз чыпчык боз тишә.
(тамчы)
Язгы сынамышлар
Кара карга килгәч, бер айдан кар китә.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.
Күк иртә күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Яз Менә яз җитте. Кояш көннән – көн ныграк җылыта. Карлар эри, сулар ага башлады. Түбәләрдән тамчылар

Слайд 13Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
Яз иртә килсә, ашлык уңар.
Шигырьләр

һәм хикәяләр
Язны озатучы акчарлар
Җырлый-җырлый агып барам,
Там-трарам-трарам.
Соңгы бозына утырып,
Язны озата барам.
Бара-бара – бара-бара
Нәни боз эреп бетәр,
Елга суына кушылып
Ул җәйгә кереп китәр.
Карасагыз, боз өстендә
Кар йомгагы бар кебек.
Ялгышасыз, мин – акчарлак,
Тик эремәм кар кебек.
Өстән җылы нурлар тама,
Там-трарам-трарам.
Матур җәйне без уйныйсы
Күкләр көтеп торалар,
Күпләр көтеп торалар.
(И. Юзеев)

Яз
Туктап
Сана,
Тамчы
Тама:
Тып,
Тып,
Тып...
Төшә
Төшә
Бозны
Тишә:
Тып,
Тып,
Тып...
Яз бу,
Ишет,
Кага
Ишек:
Тып,
Тып,
Тып...
(Ш. Галиев)

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.Яз иртә килсә, ашлык уңар.Шигырьләр һәм хикәяләрЯзны озатучы акчарларҖырлый-җырлый агып барам,

Слайд 14Яз
Яз марттан башлана. Көндез кояш җылыта. Көннәр озая, төннәр кыскара.
Карлар,

бозлар эри. Зур елгаларда пароходлар, теплоходлар, көймәләр йөзә башлый.
Кошлар, хайваннар, бөҗәкләр җанланалар. Җылы якларга киткән кояшлар безгә кире кайталар. Агачлар, куаклар яфрак яралар. Болыннар, кырлар яшелләнә. Яз көне бик рәхәт.
(Г. Тукай буенча)

Яз Яз марттан башлана. Көндез кояш җылыта. Көннәр озая, төннәр кыскара.Карлар, бозлар эри. Зур елгаларда пароходлар, теплоходлар,

Слайд 15Җәй
Татарстанның табигате матур. Анда урманнар бик күп. Урманның һавасы саф,

чиста. Агачларның яфраклары яшел төстә була. Анда чәчәкләр, җиләкләр, гөмбәләр усә. Урманда куян, аю, бүре, төлке, поши яши. Кошлар да күп. Алар матур итеп сайрыйлар. Мин кошлар сайравын яратып тыңлыйм. Урманда миңа рәхәт. Җәйге урман миңа бик ошый. Шуңа күрә без анда еш булабыз.
Җәй Татарстанның табигате матур. Анда урманнар бик күп. Урманның һавасы саф, чиста. Агачларның яфраклары яшел төстә була.

Слайд 16Мәкальләр һәм әйтемнәр
Җәй эшлисең, кыш ашарсың.
Җәйгә чыксаң, кышны уйла.
Җәй көне йоклама,


Кыш көне өлгерерсең.
Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерлә.
Җәй алмаска, кыш бирмәскә.
Җәйге эшләпә җилләтә, кышкы эшләпә тирләтә.

Җәйге сынамышлар
Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.
Борчак бик уңса, яңадан, өч елсыз уңмас.
Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
Бил сызласа яңгыр булыр.
Тавыклар озак йөкламаса, яңгыр була.
Болыт килгәндә әтәч кычкырса – көн аязырга.
Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.
Кич салават күпере күренсә – аяз булыр, иртә белән күренсә – яңгыр булыр.
Кояш баеганда, яңгыр ява башласа, тиз туктар.
Мәче тырмашса, җил чыгар.
Борын томауласы, яңгыр явар.
Мәкальләр һәм әйтемнәрҖәй эшлисең, кыш ашарсың.Җәйгә чыксаң, кышны уйла.Җәй көне йоклама, Кыш көне өлгерерсең.Җәй көне чанаңны, кыш

Слайд 17Табышмаклар
Бу кайчак була?
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Килә басуга.
Ураган

ура,
Бу кайчак була? (Г. Тукай)

Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм
Качып-посып бетәләр.
(яңгыр)

ТабышмакларБу кайчак була? Ашлыклар үсте, Башаклар пеште.Кояш пешерә,Тиргә төшерә.Халык ашыга,Килә басуга.Ураган ура,Бу кайчак була? (Г. Тукай)Җәйге эссе

Слайд 18Шигырьләр һәм хикәяләр
Матур җәй, кил безгә!
Матур җәй, кил безгә,
Кил, кил, тизрәк

син безгә.
Гөлләр белән бизәп җирне,
Чәчәкләр бир син безгә!
(Б. Рәхмәт)

Гөлшат гөмбәгә барган
Гөлшат гөмбәгә барган,
Дәү әнисен дә алган.
Ята гөмбәгә охшап:
“Дөү әни, бу мин – Гөлшат!
Тырыска сала күрмә,
Көлкегә кала күрмә!
Гөмбә дә качып ятсын,
Үзе эзләсен, тапсын!”
(И. Юзеев)

Яшел җәй
Яратам мин
Яшел төсне
Бөтен дөнҗя
Яшел төсле.
Бу яшеллек патшалыгы
Әкияткә тиң бүген.
Дәфтәргә яшел микән әллә
Яшел яңгыр яуганга.
Урман-кырларны ямь-яшел
Тамчы белән юганга.
Яшел дулкын чаба кырда,
Җил иссә дә чак кына...
Яшел була белә шулай
Безнең туган як кына!
(Р. Миңнуллин)

Шигырьләр һәм хикәяләрМатур җәй, кил безгә!Матур җәй, кил безгә,Кил, кил, тизрәк син безгә.Гөлләр белән бизәп җирне,Чәчәкләр бир

Слайд 19Җәй
Июнь аеннан җәй башлана.
Бу айда кояш күк йөзендә бүтән айларга

караганда да күбрәк тора.
Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын була.
Үсемлекләр күптән чәчәк атты, кошлар, хайваннар балаларын җитештерде. Кура җиләк, чия кебек җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр.
Кошлар, хайваннар үз балачакларын башка чыгарган кеби итеп, ярдәмнәреннән ташлап, үз акыллары белән торырга калдырдылар.
Шәһәр халкының байраклары сайфияләргә (дачаларга) күчтеләр, фәкыйрь сыйныф кояш эссесен пешергә шәһәрдәкалдыра.
Авыл халкының иң күп мәшәкатьле чаклары җитте: иген урасы, кибән өясе, ашлык сугасы бар.
Җәй җиткән.
(Г. Тукай)
Җәй Июнь аеннан җәй башлана.Бу айда кояш күк йөзендә бүтән айларга караганда да күбрәк тора.Шунлыктан көннәр бу

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть