Слайд 2Төп максаты:
1.Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга,
алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.
2. Белем бирү сыйфатын үстерү.
Слайд 3Мәктәп яңа нәтиҗәләргә әзерме, яки «белем бирү»не дәвам итәбезме?
Слайд 4Яңа нәтиҗәләргә эшләү өчен укытучыга нәрсә комачаулый
Төрле дәреслекләр
Белем бирү методикасы
Тәрбия
алымнары
Слайд 5Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту
Мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”
Слайд 7Дәреснең темасы
Укытучы теманы әйтә
Укучылар үзләре
формалаштыра
Слайд 8Бурыч һәм максатларны билгеләү
Нәрсәләр өйрәнергә тиешлекне укытучы әйтә
Максат кую–укучылар
тарафыннан максатны билгеләу: (искә төшеру- яңаны белү- кулана белү (вспомнить – узнать – уметь.)
Слайд 9Планлаштыру
Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиеш
икәнне укытучы әйтә
Куелган максатка ничек ирешеп булганлыкны укучылар ачыклый
Слайд 10Укучылар эшчәнлеге
Укытучы җитәкчелеге астында укучылар практик эшләр башкаралар
План
нигезендә уку гамәлләрен үзләре башкаралар
Слайд 11 Контрольдә тоту
Укытучы эшне контрольдә тота
Укучылар үзләре бер-берсен контрольдә тота (самоконтроль,
взаимоконтроль)
Слайд 12Хаталарны төзәтү
Укытучы
Үзләре уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу
юлларын эзлиләр
Слайд 15Йомгаклау
Нәрсә истә калдыруларын укытучы сорый
Рефлексия
Слайд 19Өй эше
Укытучы бертөрле өй эше бирә һәм аңлата
Әзерлек дәрәҗәләренә
карап, укытучы тәкъдим иткән эшләрне сайлап алалар
Слайд 20Өй эше өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
1) мәҗбүри өй эше (репродуктив) –
сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади (конструктив) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү;
3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү.
Слайд 21УКЫТУНЫҢ
ГОМУМИ,
ШӘХСИ,
МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Слайд 22Шәхси
шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру
һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт
Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау;
Слайд 23Универсаль уку гамәлләре
Шәхси
Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар …
«Укырга телим
»
«Уңышка ирешәм»
«Россиядә яшим»
«Яхшы кеше булам»
«Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!»
«Мин үзем»
Слайд 24Предмет нәтиҗәсе
әкиятне аңлау һәм идеясен күрсәтү, логик фикер йөртү, чагыштыру,
нәтиҗә ясау,
яңа сүзләр үзләштерү, эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку һ.б
Слайд 25Метапредмет нәтиҗәләр
укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен
чагылдыралар.
Слайд 26Мета…(аша, аркылы, өстендә). Кайвакыт аны –универсаль белемнәр, ә кайчак- фикер эшчәнлеге
дип атыйлар. Метапредмет дәресләрдә алган белемнәр- универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Укытучы эшчәнлеге аңа белем биругә генә нигезләнми ,ә алган белемнәрне куллану юлларын күрсәтүгә корыла.
Слайд 27Метапредметные образовательные результаты предполагают, что у учеников будут развиты: уверенная ориентация
в различных предметных областях за счет осознанного использования при изучении школьных дисциплин философских и общепредметных; владение основными общеучебными умениями информационно-логического характера, умениями организации собственной учебной деятельности, основными универсальными умениями информационного характера,
Слайд 28Метапредметныӊ төп максаты
«Билге»:укучыда схемалаштыру сәләтен формалаштыру
«Белем»: билгеләмәләр белән эшләү
сәләтетен формалаштыру
«Проблема»: китерелгән вакыйгаларга укучыныӊ шәхси позициясен формалаштыру
Слайд 29Метапредмет дәреснеӊ биремнәренә таләпләр.
Катлаулылык, пробемалы һәм эзләнү характерында.
Слайд 30Метапредмет нәтиҗәләре
универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив,коммуникатив)
формалаштыруга хезмәт итә.
Слайд 31Регулятив универсаль уку гамәлләре:
1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
2) укытучы ярдәме
белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш
итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;
6) эш сыйфатына бәя бирә белү;
7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.
Слайд 32Универсаль уку гамәлләре
Регулятив уку гамәлләре
«Аңлыйм һәм эшлим»
«Ситуацияне контрольдә тотам»
«Бәяләргә
өйрәнәм»
«Уйлыйм, язам, сөйлим, күрсәтәм һәм эшлим»
«Мин
эшли алам»
Слайд 33Танып белү универсаль уку гамәлләре:
1) дәреслек белән эш итә белү;
2) хәрефләрне
танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;
3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;
4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;
6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;
7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;
8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;
9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;
10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;
11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;
12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;
13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;
14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.
Слайд 34Танып белү универсаль уку гамәлләре
«Эзлим һәм табам»
«Сурәтлим»
«Укыйм, сөйлим, аңлыйм»
«Эзлекле фикер йөртәм»
«Проблеманы
чишәм»
«Мин өйрәнәм»
Универсаль уку гамәлләре
Слайд 35Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
1) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
2) сөйләм этикеты
нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;
3) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
4) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).
Слайд 36Универсаль уку гамәлләре
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
«Һәрвакыт элемтәдә»
«Мин һәм Без»
«Без
бергә»
Слайд 37 Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе нигезендә
ничек ирешергә була соң?
1.Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.
Төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә. Укучылар, парталарны кара-каршы куеп, бер-берсенә йөзләре белән утыралар. Һәр төркемдә лидер билгеләнә. Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә, иң уңышлыларын сайлап, сыйныф игътибарына тәкъдим итә; төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә. Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра.
Слайд 38Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу,
төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша
Слайд 39Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы
ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.
Слайд 40Укытучыга таләпләр:
Артыгын сөйләмәскә: биремнәрне кабатламаска, дәреслектә булган информацияне әйтмәскә, укучыныӊ җавабын
кабатламаска! Укучыдан аргументлаштырылган җаваплар алуга ирешергә.
«Дөрес түгел» «ялгыш» сүзләрен әйтмәскә- моны укучылар үзләре сизәргә тиеш.
Укытучыныӊ төп эшчәнлеге дәрестә түгел, ә аӊа әзерләнү материал сайлауда һәм дәрес сценарияләштерүдә. Укытучы актер түгел , ә режессер.
Слайд 41Дәреснең структур элементлары:
Мобилизацияләүче этап: – актив акыл эшчәнлеген кузгата
Максат кую–укучылар тарафыннан
максатны билгеләу: (искә төшеру- яңаны белу- кулана белу (вспомнить – узнать – уметь.)
Коммуникация.
Yзара тикшеру hәм рефлексия
Слайд 42Дәрес структурасы:
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:
1. Өй эшләренә
анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?
2. Актуальләштерү (белемнәрне тигезләү) ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.
3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәлерне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку мәсьәләсе = дидактик максат). Шул рәвешле эшчәнлек мотивлаштырылырга тиеш була.
Слайд 43II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм
биремнәргә бүлә) адымлап чишү оештырыла:
2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү. Бу эш тактада һәм укучыларның эш дәфтәрендә алып барыла.
Слайд 44III. Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу.
Ягъни,
нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга җавап бирү.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.
3. Өйгә эш алу.
Слайд 45Чыгарылыш укучысының портреты:
балалар бакчасы - башлангыч мәктәп
Эшлекле һәм актив
Креатив
Эзләнүчән
Инициативалы
яхшы күңелле һәм ярдәмчел
Үз көченә ышана
коммуникатив
Сәламәт яшәү рәвеше алып бара
Эзләнүчән
кызыксынучан
Җаваплы
Әйләнә-тирәгә, башкалар фикеренә хөрмәт хисе
Слайд 46
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка
бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхреддин