Слайд 1 ГАОУ СПО “Габдулла Тукай
исемендә
Арча педагогия көллияте”
Башкарды:
Гәрәева Зәлинә 1 «А»
Балалар язучысы
Хәкимҗан Халиков
Слайд 3
Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков
1933 елның 16 нчы гыйнварында Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педучилищесында укый, аннары читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, озак еллар районыбызның Иске Өҗем мәктәбендә укытучы булып эшли.
1963 елдан Казанда яши: “Ялкын” журналында мәктәпләр бүлеге мөдире, “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, “Идел” альманахы мөхәррире, “Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) редакциясе хезмәткәре вазифаларын башкара. 1973 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы
Слайд 4Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак,
Х.Халиков балалар психологиясен яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә.
Аның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын тәшкил итә.
Әдип – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). Х.Халиков – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.
Слайд 5Шигырьләре башта күмәк җыентыкларда (“Яшьлек таңы”, “Кайнар хисләр” һ.б.) күренә. 1969
елда кече яшьтәгеләрләр өчен “Йолдызлар ничәү?” исемле беренче китабы басылып чыга. Аннары шагыйрьнең “Шук бабай” (1970), “Энәбикә” (1973) һ.б. китаплары, шул исәптән, күләмле “Иң шатлыклы көнем” (1983) тупланмасы дөнья күрә. Рус телендә чыккан китаплары да бар.
Слайд 6
“Кайнар хисләр” (1966),
“Йолдызлар ничәү?” (1969),
“Шук бабай” (1970),
“Тынычлык
гөле” (1971),
“Энәбикә” (1973),
“Озын колаклы батыр”(1974),
“Октябрятлар шәһәре” (1975), “Эшләпәле дуслар” (1976), “Конфетное дерево” (1977), “Иң шатлыклы көнем” (1983), “Матурмы син?” (1988), “Сакчы күркә” (1997, “Сакаллы малай” (2002), һ.б.
Хәкимҗан ага Халиковның берничә дистәдән артык китабы.
Барысы да балалар өчен дип язылган, һәммәсе дә балаларга багышланган.
Араларында рус телендә басылып чыкканнары да бар.
Слайд 8Шигырьләренең төп герое — Илшат исемле малай, барыбер юньле нәрсә күрсәтми,
дип, телевизор белән хушлаша һәм китап белән дуслаша. Шуннан соң ул, бик аз белгәнен аңлап, мәктәптә дә тырышыбрак укый башлый, әти-әнисенә булышырга да вакыт таба, тормышта исә һәрнәрсәдән матурлык эзли, тискәре күренешләргә тап булганда, "Нигә?", "Ни өчен?" кебек сорауларга җавап табарга омтыла.
Шигырьләр йөгерек тел белән язылган, күбесе юмористик. Шуңа күрә алар бер уку белән хәтердә кала.
Слайд 9Китапта балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмәгән борылышларга hәм юморга
бай шигъри әкиятләре тупланган.
Слайд 10Китапта Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм әкиятләре туплап
бирелә. Алар – балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими һәм күбесе шаян шигырьләр. Укучы әлеге шигырьләр аша тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнә.
Җыентык мәктәп яшендәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында нәниләргә укыр өчен ата-аналарга, һәм тәрбиячеләргә тәкъдим ителә. Китапка кергән шигырьләрне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, төрле түгәрәкләрдә һәм кичәләрдә дә кулланырга мөмкин.
Слайд 11Балалар өчен иҗат иткән һәр әдип халкыбызның киләчәген хәстәрли. Хәкимҗан ага
Халиков “коеп куйган” балалар шагыйре генә түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, укытучы-шагыйрь, тәрбияче-шагыйрь, методист-шагыйрь. Аның “Зиһен ачкычлары” дигән китабы да шуны раслый шикелле.
Слайд 12“Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында поэтик фикерләү бар.
Һәркайсы үзгә, һәркайсының үзенә бер тәм”
Тәүфикъ Камалиев
“Шигырьгә төреп бирелгән үгет-нәсихәт, әйбәтлеккә өндәү, дөньяны танып-белүгә ярдәм итү – шагыйрьнең төп кредосы. Мәктәп тормышын, балалар дөньясын иң яхшы белүче, аларның дөньяларын иң нык аңлаучы шагыйрьләребезнең берсе дә ул”
Роберт Миңнуллин
Слайд 13 “Без Хәкимҗан абый белән шактый еллар бер бүлмәдә кара-каршы утырып
эшләдек. – Ул – “Яшь ленинчы”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Мин – корреспондент.. Язучылар дөньясына килеп керүем дә, олы язучылар белән танышып, алар белән аралашып китүемдә Хәкимҗан абыйның да тәэсире булмый калмагандыр. Безнең бүлмәдән язучылар берчакта да өзелмәде. Белмим, үзе шундый булгангамы, әдәбият бүлегенә һәрвакыт талантлы һәм әйбәт кешеләр күбрәк килә иде”, – дип искә ала Роберт Миңнуллин.
Слайд 14Бала һәм табигать... Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы,
аның үзенә генә хас гүзәл табигатеннән башка күз алдына китерә алмыйдыр. Ә балалар табигатьтә игътибарны җәлеп иткән һәр күренешне көндәлек тормыштагы әйберләр белән чагыштырырга яраталар. Шагыйрь укучыларның бу үзенчәлеген дә шигырьләрендә оста куллануга ирешкән:
Җем-җем итеп тора үлән,
Энҗегә манган кебек.
Чәчәкләрдән тәмле хуш ис
Тамчылап тамган кебек.
Күккә карыйм, шундый зәңгәр,
Сабынлап юган кебек.
Шатлыгыннан бүген дөнья
Елмаеп торган кебек.
Слайд 15“Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан
кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең”, – дип язган иде аның турында Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев.
“Кайсы гына китабын алма, Хәкимҗан абый балаларның үзе булып көйли, үзе булып сөйли... Шуларның барысын да укыганда бер рәхәтлек туа: ул да булса – “Кояшлы көн!”
Мөдәррис Әгъләмов
Слайд 16
Бал тапса анасы,
Бер аю баласы
Килеп тә утыра,
Ашарга тотына.
Әнисе: -“Улым, - ди,
-
Ю элек кулың! -ди.
Аның үз киресе:
-Туза ,-ди, -тиресе.
Аю баласы
Слайд 17Хәкимҗан Халиков – авыл баласы. Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл
– гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул - милли моңнарыбыз чишмәсе. Шагыйрь инештә коенып, болыннарда уйнап, хезмәт белән “пешеп” үскән. Шуңадыр, нәкъ җырындагыча яраткан ул туган авылын. Кешеләрне яраткан. Елга берничә мәртәбә туган авылы Мамышка кайтып, гадәттә иртәнге өчтә кояш чыкканда табигатькә, елга буйларына чыгып йөргән, язарына “азыкны” да шуннан тапкан, кешеләр белән очрашкан, аралашкан. Һәм болар, билгеле, шигырьләренә кереп калган.
Слайд 18“Ни сыерчык, ни чыпчык” шигырендә Хәкимҗан Халиков туган телне белергә, яратырга
өнди. Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур, дип кисәтә ул.
Чыр-чыр килми безнең күк,
Өздерә, дип, сыерчык,
Тик аныңча җырларга
Уйлаган ди бер чыпчык.
Ул арада, җитмәсә,
Үз җырын да оныткан...
Ни сыерчык, ни чыпчык
Булып калган шунлыктан.
Слайд 19Нәни укучы шигырьдә чынбарлыкның сурәтен танысын өчен, шагыйрь шигырь язучы гына
түгел, рәссам да булырга тиеш икән дип уйлыйсың.
Бабай кешедән көлеп , аның кебек аксаклап барган малай җәзасын ала:
Аннан көлеп, бер малай
Бара иде аксаклап,
Абынды да, лап – җиргә,
Кайтып китте чак атлап.
(“Чынлап аксады”)
Хәзер инде малай чынлап аксый, маңгае да тишелгән. Бәлки, инде моннан соң гарип кешедән көлмәс.
Слайд 20Балалар тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән шагыйрьдән серләреңне, кимчелекләреңне, шуклыкларыңны яшереп
кара инде син!..
“Ашарга да утыргансың,
Юындыңмы әле син?
-Әллә минем юынганны
Күрмәдеңме, әни, син?
Колакны да юдым бүген....
-Ә битеңне, битеңне?...
-Бәби түгел лә мин хәзер,
Юдым дидем бит инде.
-Алай булса, кулың нигә
Буялган соң буяуга?
Онытылып калгандыр ул
Бит юганда юарга”
Слайд 21
Аптырыйм мин Рушанга:
Эшләп эштән бушамый.
Мин булышсам, тегесе
Йә монысы ошамый.
Ошар иде, нишләсен
–
Беркемгә дә ышанмый.
Беркөн безгә килгән бу...
-Әй, - дим, - бозау сөзмәсен!
Кайчагында мине дә...
Аның холкын белмәссең.
Сөзеп ега бит инде,
Нигә якын киләсең!..
Булыр икән кеше дә -
Әле һаман ышанмый:
-Әнә бит, - ди, - бозавың
Урныннан да кымшанмый.
Килеп баскач алдына,
Бозау карап алды да
Күзенең агы белән,
“Ә син әле алаймы!”
Дигән кебек, малайны
Чөеп торып җибәрде –
Барып төште Рушаным,
Хәзер инде ышаныр!
Яшь килсә дә күзенә,
Еламады, түзде ул.
Әйтеп куйды соңыннан:
“Уйнап кына сөзде ул...”
Ышанмый
Слайд 22Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Салкын тисә аз гына
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта
китап та,
Ник көләсең? Чынлап та,
Бите төшә ертыла-
Ул бит көндә тотыла.
Китап докторы
Тотам шуңа сак кына
Авырдымы чак кына.
Чирен шундук беләм мин.
Дәвасын да беләм мин.
Төбе төшсә төплим мин
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә
Миңа китер туп- туры
Мин аларның докторы.
Слайд 23Кайсыбызның гына кечкенә чакта тизрәк үсәсе килми икән? Моңа ирешү өчен
әллә ниләр уйлап табасы килә. Х. Халиковның “Ничек тизрәк үсәсе” шигыре истә калган:
“Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә,
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә”.
Слайд 24
“Кулымнан килсә, “Татарстанның балалар язучысы” дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның
тугры дусты Х.Халиковның түшенә тагар идем. Чөнки аның яшәеш мәгънәсе, гомер шигаре: “Иң яхшысы – балаларга!”
Шагыйрь Зөлфәт