Слайд 1ТУГАН АВЫЛЫМ
ИСКЕ МИНЗӘЛӘБАШ ТАРИХЫ
Эшләде: Җиһангирова Рәзилә
Айдар кызы
Фәнни җитәкче: Җиһангиров
Айдар Фаиз улы
Слайд 3 Минзәләбаш Сарман районының иң зур авылларының берсе. Ул
районның иң көньяк ягына – Әлмәт һәм Азнакай районнары чигенә урнашкан. Иске административ бүленеш буенча Уфа губернасы Минзәлә өязе Александровка-Карамалы волосте составына кергән.
Слайд 4!
Минем туган авылымны
Нигезләүче Бикбулат.
Булган, ди, бик тә акыллы,
Бик тә зирәк бер
ир-ат.
Ташлап килгән бу гаилә
Кукмара – туган ягын.
Йорт салырга үз иткәннәр
Каран суы – тау ягын.
Аның янына дуслары
Килеп нигез корганнар.
Авыл гөрләп үсә барган,
Дус һәм тату торганнар.
Гасырлар узгач, авылны
Минзәләбаш дигәннәр.
Аны зурлап биек таулар
Җиргә башын игәннәр.
Авылымның елъязмасы
Язылып барган ташка.
Хәзер 400 елдан артык
Безнең Минзәләбашка.
Яшь буынга насыйп бүген
Нигез ташын сакларга.
Шунда туып, шунда үстек,
Кирәк данын акларга.
Туган җирдән аерылмыйк,
Йөрмик әле бик дулап.
Рәнҗеп ятмасын авылны
Нигезләүче Бикбулат
Слайд 6Авыл (Иске Минзәләбаш авылы гражданы Йосыпов Баймөхәммәт Йосыф улы аңлатмалары буенча),
1610-1620 нче елларда оеша башлаган. Авылның хәзерге урынына, Тау як урамы тирәсендәге Зәрә тау итәгенә рус властьларының көчләп чукындыру политикасыннан качып, Кукмара авылыннан ике татар карты гаиләләре белән күчеп килеп утырганнар. Аларга Мәмәшир (хәзерге Кукмара районына керә) авылының бер удмурт гаиләсе дә (чирмешләр дип йөртелгән халык) ияреп килгән булган. Беренче күчеп килүче картларның өлкәне Бикбулат исемле булганлыктан, авылга да шул исем бирелгән булган. Бикбулат дигән исем XIX гасыр ахырларында гына Минзәләбаш исеменә алмаштырылган.
Слайд 7 Иске Минзәләбаш авылында туып үскән һәм шушы
төбәктә озак еллар җаваплы эшләрдә эшләгән Тимергалин Мөхәммәткамил Нуриәхмәт улының язмаларына караганда, Бикбулат бабай йорт нигезләү өчен хәзерге Тау ягы дип аталган урында Каран елгасы буендагы матур бер аланны сайлый. Беренче елны әле агач йорт салырга көчләреннән килми, җир өй казып, аны кыек тезмә белән каплап, түбәсен чирәм белән ябалар. Икенче-өченче елларда Бикбулат һәм «чирмеш бабайлар»ның башка чыккан уллары һәм кияүләре дә шушында күчеп киләләр, һәм бу авыл «Бикбулат карьясе» дип атала башлый.
Слайд 8 Бу урынга күчеп килүчеләргә
күп кенә мәшәкатьләр кичерергә
дә туры килгән. Кычытканлы, Озын күпер, Олы саз кебек урманнар белән капланган сазлыклар үтеп йөрү өчен гаять уңайсыз булганнар.
Слайд 9 Авылның төньягындагы таулар, төрле геологик катламнарын ачып, каршыда
кызарып торалар. Уң якта Дәрә (Зәрә) тавы, кояш шуның артыннан чыга. Ләкин аның исеме русча «заря» сүзе белән түгел, бәлки язларын бәйрәм ителә торган йола уеннары белән бәйле. Иң биек җир — Каравыл тавы. Элек авылга ясак җыючылар килгәнен шул тау түбәсеннән күзәтеп торганнар, дип сөйлиләр. Ясак түләрлек хәле булмаган кешеләр бу көннәрне Бүре елгасы, Кычыткан чокыры кебек аулак урыннарга кача торган булганнар.
Слайд 10 Халыкның табигатькә бай фантазиясе авыл тирәсе җирләренә чынбарлыкны
чагылдыручы исемнәрнең бирелүенә китергән. Авылның төньяк-көнбатышында су өстенә ыргылырга әзер кебек күренгән биек урынга “Арыслан тавы”, аннан төньяктарак кыргый чия белән капланган тау битенә “Чия тавы” исемнәре бирелгән.
Слайд 11 Халык төрле корылмаларны төзү өчен
җирле материалларны киң файдаланган. Тау битләрендә, җир өсләрендә дип әйтерлек известь ташы ятмалары булган. Аларны кыш көне зур кантарлар формасында елга буена тәгәрәтеп төшергәннәр. Аннан соң ваткалап ташып амбарлар һәм коймалар төзи башлаганнар.
Слайд 12 Минзәлә елгасының уң як яры шактый текә булган.
Ул һәр ел саен яз көннәрендә су эшчәнлеге белән җимерелеп торган. Вакытлар узу белән аларның кайберләре түбәнгә тәгәрәп төшкәннәр. Хәзерге «Әүлия чишмәсе» янында шундый кантарларның берсе ята. Аны «Әүлия ташы» дип атаганнар. Чөнки дингә ышанган мөселманнар уенча, андый зур ташларны «изге әүлияләр» генә күчерә ала дип белгәннәр. Дини бәйрәмнәрдә аның ярыкларына акчалар кыстыра – корбан бирә, ә аңа каршы ярдагы саф сулы чишмәләрдән су алып эчә, юына торган булганнар.
Слайд 13 1917 нче елга кадәр Минзәләбаш авылында 300 ләп
йорт һәм 2000 җан исәпләнеп, авыл өч мәхәлләдән торган һәм өч мәчет эшләгән. Һәр мәхәлләдә икешәр мулла һәм берәр мөәзин булган (авыл турындагы язмаларда Әхмәди, Габдулла, Сабир, Хәлим, Сәгъди, Камил, Минһаҗ, Салах, Гаптерәхим, Хафиз исемле муллалар теркәлеп калган).
Слайд 14Иске Минзәләбаш авылының табигате матур, ямьле, анда тау-ташлар да, елга-инешләр, чишмәләр,
урман-болыннар да җитәрлек.
Слайд 15Һавалары, урман-болыннары,
Бөтен җире шундый ягымлы.
Каравыл тау саклый микән әллә
Хәтәр җилдән безнең
авылны.