Слайд 1Проекның темасы:
“ Рус һәм татар халкының милли
бәйрәмнәре”
Башкаручы:
МБГББУ “ Татарстан Республикасы
Зеленодол муниципаль районы
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей»
укытучысы Гөлшат Рәзин кызы Әшрәпова
Слайд 2
Проектның максаты:
халыкның гасырлар буе сакланып килгән гореф- гадәтләре,
яшәү рәвеше, милли бәйрәмнәре белән танышып, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру
Слайд 3 Проектның бурычлары:
Куелган максатларга ирешү өчен, мәгълүмат эзләү,
җыю, туплау, күзәтү, гамәли һәм әдәби чыганаклар, интернет ресурслар белән эшләү.
Төрле проблемаларны фаразларга, күзалларга, чишәргә өйрәнү, эзләнү эшенә тартылу.
Милли бәйрәмнәрне балаларга өйрәтү, алар белән бәйрәм итү
Слайд 4
Проектның актуальлеге:
Һәр халык үзенең үткәнен, гореф- гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен
саклап калырга тиеш. Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белсә, хөрмәт итсә, милләт яши дигән сүз.
Слайд 5
Проект эшенең планы:
татар бәйрәмнәрен өйрәнү
рус бәйрәмнәрен
өйрәнү
бәйрәмнәрнең уртак якларын ачыклау
бүгенгесе көндә татар һәм рус бәйрәмнәре- нең ничек бәйрәм ителүен белү
бәйрәмнәрнең әһәмиятен билгеләү
Слайд 6 Масленица
Ты пришла нарядная к нам
Весну встречать.
Чтоб Зиму студёную
из дому прогнать!
Май чабу
-Бизәнеп- ясанып,
Ник килдең безгә?
-Карлы- буранлы кышны
Без куыйк бергә!
Слайд 8Но самое главное - это блины! Блин - символ солнца /
Коймак – бәйрәмнең бизәге!
Понедельник – встреча / Дүшәмбе- каршылау
«ЗАИГРЫШ» беспечный - вторника отрада/
Сишәмбе- уен-көлке
Среда- лакомка / Чәршәмбе – тәм-том итү
С четверга масленичный разгул развертывался во всю ширь/ пәнҗешәмбедән чын ял итү башлана
Пятница – тещины вечерки /җомга- кайнана кичәсе
Суббота – золовкины посиделки
В воскресенье - «прощеный день». С утра ребятишки собирали дрова для костра – жечь Масленицу/
Якшәмбе- «хушлашу көне»
Слайд 9Кликушино воскресенье- Красная горка
Слайд 10Красная горка отмечается в первое воскресенье после Пасхи. Горками называли места
сельских гуляний, которые первыми просыхают весной. Красной горкой могло называться и вообще народное гулянье на Пасхальной неделе.
Кызыл тау бәйрәме Пасхадан соң беренче якшәмбедә уздырыла. Тау дип яз көне беренче булып кибеп киткән урыннарны атыйлар. Пасха атналыгында Кызыл тау исеме белән халыкның күмәкләшеп оештырыла торган җырлы-биюле уеннарын да атаганнар.
Слайд 12Праздник в честь Святой Троицы установлен апостолами. В понедельник после Троицы
празднуется День Святого Духа. От Пасхи до Вознесения молитва заменяется пасхальным песнопением.
Троица бәйрәме Тәңрене өч халәттә - Ата, Ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан иңдерелгән Изге Рух халәтләрендә мактау. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек белән бизәү гадәтләнгән.
Слайд 14Пасху стали праздновать в первое воскресенье после первого полнолуния, наступившего после
весеннего равноденствия. Пасхальная служба – самая торжественная в году. Неотъемлемой частью Пасхальной службы является Крестный ход вокруг храма. Одной из главных пасхальных традиций являются крашеные яйца.
Пасха бәйрәме 4нче апрельдән 8 нче май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла.Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла.
Слайд 16 Гуляют 3 дня. Общаются, поют песни, женихи выбирают
себе невест, а вечером все собираются на зеленой лужайке в центре села и "играют каравон". Каждый каравон имеет свои три песни, которые исполняются по три раза три дня подряд.
Бу бәйрәм 3 көнгә сузыла. Җыр җырлыйлар, кияүләр үзләренә кәләш сайлыйлар,ә кичен “каравон” уенын уйныйлар. Уенның үзенең өч көн буена өч тапкыр кабатланып җырлый торган аерым көйләре бар.
Слайд 22Бәйрәмнәрнең охшаш яклары:
“Нәүрүз” – “Кызыл тау” яз көне, көннәр җылыткач, җир
кардан ачыла башлагач,
“Сөмбелә” – “Каравон” бәйрәмнәре көз көне, уңыш җыеп алынгач,
“Сабан туе” – “Троица» бәйрәмнәре табигать яшеллеккә күмелгәч уздырыла.
Күкәй ману – “Сабан туе”, “Пасха” ;
Коймак пешерү – “Корбан гаете”, “Масленица”;
Ботка пешерү – “Нәүрүз”, “Карга боткасы”;
Баганада капчык белән сугышу- “Сабан туе” ,”Кызыл тау” бәйрәмнәрендә күзәтелә.
Һәр бәйрәмгә халык алдан әзерләнгән, аны көтеп алган, бәйрәм алдыннан чистарынган, юынган, өен җыештырган, тәмле-тәмле ризыклар пешергән.
Слайд 23Йомгаклау
Иҗади эшне башкару дәверендә мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Ике милләтнең
югарыда күзәтеп үтелгән бәйрәмнәре – халыкның күңел бизәкләре, рухи җәүһәрләре. Аларда халыкның рухы, тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы чагыла. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, ди халык. Шуңа күрә без үзебезнең бу байлыкларыбызны сакларга тиеш, чөнки әлеге ядкарьләр рухыбызны пакьләндерә, баета; әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә; милләткә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уята.