Слайд 1Чирмешән районы Югары Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбе
НӘРСӘ УЛ БАТЫРЛЫК?
Ачык
тәрбия сәгатенең эшкәртмәсе
6 нчы сыйныф җитәкчесе
Фәйзетдинова Фәния Рәхмәтулла кызы
Слайд 2Тема: Нәрсә соң ул батырлык?
Максат: 1.Батырлык төшенчәсен аңлату, сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның
батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
Бурычлар:
1.Батырлык төшенчәсен аңлату;
2.Укучыларда патриотизм хисләрен тәрбияләү,фикерләү сәләтен үстерү;
3. Сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү;
4. Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру;
5.Сәламәт, тыныч яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация,сүзлек, өстәмә әдәбият.
Слайд 3 Дәреснең эпиграфы
Батыр үлә үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын , үзең үлсәң дә
Тарихлардан укып ятларлык.
Слайд 5Мөмкин булган җаваплар: бу малай авырлыкны җиңеп, батырлыкка ирешкән, кыю, тәвәккәл; барысын
да булдырам дип үзеңдә көч тапкан; туган илен, халкын яратучы патриот;
Нәтиҗәгә килү: -Димәк, алда санап киткән фикерләрне икенче төрле бер сүз белән ничек әйтә алабыз? “Батыр”, “Батырлык ”, “Батыр кеше”
Слайд 6
Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән
сорауга җавап эзләрбез.
-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул?
-Нәрсә ул батырлык?
Батырлык сузен аңлатмалы сүзлектән уку.
Батырлык – 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
2) Батырчылык, тәвәккәллек.(134 б., I том.)
Тәвәккәл – 1) Берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче. 2) Үз – үзеңә ышанучанлык.
Слайд 7Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә,
җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Слайд 8Нәрсә соң ул батырлык?
Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан
чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Слайд 9
Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз: Габдрахманов Бари Габдрахман улы
1912
елда Кармыш авылында туа.1941 елның сентябреннән фронтка китә. Кировград шәhәрен азат иткәндә кече сержант нык яралана hәм 1944 елның 23 январендә вафат була. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 13 сентябрендә үлгәннән соң бирелә.
Слайд 10Конев Иван Никитович
1899 елда Шешминка авылында туа.1918 елның январендә үз теләге
белән Бөгелмә кызылгвардиячеләр отрядына керә hәм 1956 елга кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 13 сентябрендә Ясск-Кишинев операциясен уңышлы үткәргән өчен бирелә.Отставкага киткәннән соң генерал озак вакытлар Самара шәhәрендә яши hәм эшли.1984 елда вафат була.
Слайд 11Курасанов Пётр Семёнович
1917 елда Чирмешәндә туган.Артиллерия училищесын тәмамлаган, армиядә 1937 елдан.
Фронтка 1941 елның июнендә китә. Майор дәрәҗәсендә артилеристлар полкының командир ярдәмчесе булып хезмәт итә, Берлинга кадәр барып җитә. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31маенда бирелгән. Оттавкадагы генерал-майор Омск шәhәрендә яши.
Слайд 12Ларионов Семён Архипович
1915 елның 1 апрелендә Чирмешән авылында туа.1937 елдан Кызыл
Армиядә,1941 елның декабреннән Көнбатыш,Үзәк,беренче hәм икенче Белорус фронтларында.1943 елның 30 октябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.1984 елның 26 декабрендэ вафат була.
Слайд 13Цаплин Павел Алексеевич
1906 елның 12 январендә Мордва Афонькиносы авылында туа. 1936-1937
елларда Испаниядә генерал Франко hәм аның тарафларына каршы көрәшүче совет сугышчылары составында була. Мадрид янында hәлак була. 1937 елның 27 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Слайд 14Супонинский Александр Анатольевич
1978 елда Шешминка авылында туа. 1988 елда Совет Армиясе
сафларына чакырыла. 2000 елның 12 мартында, Чечняда барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен, президент указы нигезендә Россия Герое исеме бирелә.
Слайд 15
Хәзер укучылар 1980 нче елларга әйләнеп кайтыйк. Кем өчендер бу дата
бернәрсә дә әйтми, ә кем өчендер кабат сугыш. Тыныч көннәрдә сугыш.Әфган җире өчен, әфган халкы өчен сугыш . Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Әфган һәм Чечня сугышлары моның ачык мисалы. Әлеге сугышта күпме яшь егетләребез үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар.
Слайд 16
Әфганстанның шомлы җилләре безнең авылны да читләтеп үтмәде... Авылыбызда туып
үскән ун егетебезгә ул дәхшәтле көннәрнең шахиты булып, гомерләренең иң матур вакытында дары исе иснәргә туры килде.
Авыр яраланулар алсалар да хәрби боерык белән катнашкан безнең авыл егетләре әти-әниләре, туганнары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайта алдылар.Менә алар безнең батырларыбыз, инде күптән чәчләренә чал кергән ир-атлар
Слайд 17Хөснелгатин Илфак Фоат улы
Керкәле авылында 19.06.1966 елда туа. 1983нче елда Югары
Кәминкә урта мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң,1984нче елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби өйрәнүләр,укулар чыныгулар Ашхабадта уза. Кече сержант Хөснелгатин классташы Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт улы белән бер полкта була. Әфган җиренә дә бергә кертеләләр, бергә хезмәт итәләр. 1986нчы елда исән-имин туган җиргә кайтулар насыйп була.
Слайд 18
Вәлиуллин Камил Касым улы
1967 нче елның 12нче марты көнне Чирмешән районы
Ибрай Каргалы авылында дөньяга килә. 1984 тә Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлагач БИПТка (Бөгелмә индустриаль педагогик техникум) укырга керә. 1985 нче елның ямьле яз аенда Камилне хәрби хезмәткә алалар. Хәрби өйрәнүләрне ул Хабаровск өлкәсендә үтә, чик сакчысы була. Өйрәнүләрдән соң аларны Әфганстанга – Гират провинциясенә (Инжир) озаталар.
Слайд 19Мәсәллимов Фәндәс Рәшит улы
1968нче елның15нче августында Кызыл Яр авылында туган.1975-1985нчы еллар-
Югары Кәминкә урта мәктәбендә белем алган.1985-1986нчы елларда Әлмәт шәһәренең 65нче проф.тех һөнәр мәктәбендә автослесарь белгечлеген үзләштергэн. 1987нче елның 16 нчы маенда Фәндәсне хәрби хезмәткә чакыралар. Алты ай өйрәнүләр үтүгә аларны Әфганстанга җибәрәләр.1989 нчы елның 9 нчы апрелендә демобилизацияләнә.
Слайд 20Кәбиров Мирсәет Мирсәяф улы
1969 елның 18 ноябрендә туа. Югары Кәминкә урта
мәктәбендә укый.1987 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хэрби хезмәттән соң бер ел чамасы колхозда эшли, аннан Чирмешән районы ЭЭБнә милиционер-конвоир булып хезмәткә килә.Шунда 17 ел хезмәт итеп, ЮХИДИнең административ эшләр буенча өлкән инспекторы милиция майоры дәрәҗәсенә ирешә. 2009 елның 23 декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры 40 яшендә һәлак була,иптәшләрен үлемнән саклап кала. Бу батырлыгы Һәм тәвәккәллеге өчен якташыбыз Батырлык ордены белән буләкләнә (үлгәннән соң).
Слайд 21
Мирсәет Кәбиров урамы
Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсәяф улы үзе яшәгән урам аның
исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стелла да бар
Слайд 22Ел саен мәктәп укучылары, хезмәттәшләре hәм туганнары Мирсәет Кәбировны искә алып
каберенә чәчәкләр куялар
Слайд 23Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бар
Укучылар бүгенге
тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?
Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары , табиблар, янгын сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш
Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
Слайд 25Батырлык турында мәкальләр
Батыр яуда беленер.
Батыр үзе өчен туар, кеше
өчен үләр.
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс
Батыр иле өчен үләр.
Батырга таяк та корал.
Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.
Батыр баткактан курыкмас.
Батыр үз халкын яклый.
Батырлыгыңны мәйданда сынат.
Батырлыкта – матурлык.
Слайд 26Тормыш дәвам итә,батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз,йөзебез
якты,күңелебез тыныч булуын тели.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Слайд 27Хөрмәтле укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз
өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган.Кешелекле, кыю, игътибарлы, мәрхәмәтле, батыр булыйк, дуслар!