Азмы какканны вә сукканны
күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик
маңлаемнан милләтем.
Габдулла Тукай
Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”
Аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала.
“... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга, монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”
Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый
Сәгъди абзый йорты
1892нче елның җәендә Габдулланы Сәгъди абзый Кырлай авылына алып китә.
Шүрәле
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
Галиәсгар Госманов йорты
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әлислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа.
И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.
Г.Тукай
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть